Логотип «Мәйдан» журналы

Балачакка кайтам

Галиәхмәт Шаһи шигыре.

Балачакка кайтам, балачакта
Атлы чана көтә, ак юллар... 
Шул юллардан, мине каршыларга
Йөгереп килер кебек ак еллар.

Атлы чана, шикәр кебек ак юл –
Минем хәтер шуннан башлана.
Шуннан өзелмичә дәвам итә...
Һава салкын, яка бәсләнә.

Әнкәй миңа мамык шәлен урый,
Әткәй кызулата «Кашка»ны.
Колагымнан китмәс әтиемнең:
«На, малкай», – дип атка дәшкәне.

Балачакка кайтам, ак юлларда
Хәтер йомгагымны сүтәрмен.
Сары каеш дилбегәсен тотып,
Ак атларда кабат үтәрмен.

Әнкәй миңа мамык шәлен урар,
Әткәй салып бирер чикмәнен.
Балачакка кайтам. Әткәй-әнкәй,
Сезне бүтән ташлап китмәмен.

 

Фото: https://ru.freepik.com/

«Мәйдан» № 8, 2024 ел 
 

 

Комментарийлар