Логотип «Мәйдан» журналы

Шигъри мәйдан» проекты яңа сезонны ачып җибәрде

Татмедиа акционерлык җәмгыяте нәшер иткән «Мәйдан» журналы редакциясе, Чаллы язучылар берлеге, һәм Аяз Гыйләҗев исемендәге татар дәүләт драма театрының уртак проекты булган «Шигъри мәйдан» проекты яңа сезонны ачып җибәрде.

Бу юлы бирегә төрле районнардан, төбәкләрдән авыл шагыйрьләре җыелган иде – «Авыл шагыйре» бәйгесенә нәтиҗә ясалды.

Чараны Чаллы язучылар берлеге җитәкчесе Факил абый Сафин башлап җибәрде. Ул проектның бик кызыклы, күпкырлы шәхесләрне бергә туплавын билгеләп үтте. »Мәйдан» журналы баш редакторы һәм проект авторы Ризидә Гасыймова әлеге идеянең ничек тууы турында әйтеп китте.

– Мин үзем Кукмара районы Кәркәвеч авылыннан, – диде ул, – безнең авылда өч шагыйрь бар. Аларны күреп, мин безнең татар дөньясында шигъри күңелле кешеләрнең күплеген һәм аларның игътибарга мохтаҗ булуын аңладым.

Инде проект турында – бәйгедә 107 авыл шагыйре катнашты. Аларның шигырьләренә профессиональ шагыйрьләр бәя бирде. (Сүз уңаеннан, аларның берничәсе – Айрат Суфиянов, Сирень Якупова, Әлфия Ситдыйкова, Лилия Фәттаховалар кичәдә дә чыгыш ясады). Икенче турда шагыйрьләрге Илдар Юзеев иҗатына ияреп иҗат итәргә туры килде. Ә проект кысасында үткәрелгән өченче бәйге «Җыр язабыз» дип исемләнгән иде. Язылган җыр текстларының иң иң уңышлыларын кызыклы легендар шәхесләр – Асия һәм Вәсим Әхмәтшиннар сайлады. Бәйге шарты буенча композитор Вәсим абый Әхмәтшин җиңү яулаган бер җырга көй язарга тиеш иде – Вәсим абый бер генә түгел, өч җырны музыкалы итте. ҺӘм алар өчесе дә кичәдә танылган җырчы Асия апа Әхмәтшина тарафыннан башкарылды.

Иң мөһиме – кичәдә бик күп, бик күп шигырьләр яңгырады – бәйрәмгә килгән һәр авыл шагыйре үзе һәм иҗаты белән таныштыра алды. бер-берсе белән дә, профессиональ шагыйрьләр белән дә аралаштылар авыл шагыйрьләре.

Алар арасында җырчылар да табылды әле – Арчадан килгән Марсель Шарапов баянда уйнап җырлады. Актаныш егете Наил Әзһәмов та яраткан җырларын башкарды.

Бездән исә машина йөртүчебез Мөнәвир абый Калчурин музыкаль бүләк – җыр тәкъдим итте.

Кичәне оештыруда ярдәм иткән Татмедиа Акционерлык җәмгыятенә, Чаллы Язучылар берлеге җитәкчесе Факил абый Сафинга һәм Аяз Гыйләҗев исемендәге татар дәүләт драма  театрына, республикакүләм танылган тандем Асия һәм Вәсим Әхмәтшиннарга, танылган рәссам Мадияр Хаҗиевка ихлас рәхмәтләребезне җиткерәбез.

Һәм сезнең игътибарга кичәнең иң күңелле мизгелләреннән фотосурәтләр, видеосюжетлар тәкъдим итәбез.

Галерея

Комментарийлар