Логотип «Мәйдан» журналы

Зөләйха әбинең күңеле

Безнең авылның Зөләйха әби күрше подъезда гына яшәүче улы Заһретдин янында кунак булып китәргә Казанга килгәнен белә идем.

Бер күрәм үзен, ике, өч...
Безнең авылның дигәннән, хәер, ул да хәзер авылда яшәми инде. Алабугада гомер кичерә. Анда кече улы Зөфәр бар иде. Яхшы кеше, Ходай ярлыкасын, әмма кара чирдән Ахирәткә күченеп, балалары һәм эшкә булган хатыны ялгыз торып калдылар. Зөләйха әби дә, килененә ярдәм булсын диярәк, әүвәле ятим балаларын карашты, ахырда алар белән шунда торып калды. Улы Заһирга да вакыты-вакыты белән килеп чыга. Сагына инде, сагына.
Беркөнне Зөләйха әби:
— Заһирым күренми әле,— ди.
Мин сорыйм:
— Кая китте?
Ул җавап бирә:
— Менә, мин килгәч үк әйткән иде, кече баҗайга коттедж төзергә булышасым бар дип. Шуннан бирле күренгәне юк. Хатыны да, әллә, чукынчык, берәр марҗа табып, баш-күз булып ятамы, ди...
Зөләйха әбине сабантуйга кадәр үк Казанда күргән идем. Инде август ае бетеп килә. Берничә тапкыр сөйләшкәләп тә утырдык. Ни чакырсам да, безгә кунакка керергә яхшысынмады. Элекләрне бер күренеп чыккан иде, әллә артык зур игътибарны ошатмый калган?
— Улымны күрсәм, китәр дә идем!— диде ул, тагын уфтанып.
Зөләйха әбинең шул Заһретдин улы өчен генә Казанга килгәнлеген мин аңларга тиеш идем. Шулай да юатырга тырыштым:
— Эшләре күптер шул, бетереп кайтасы иткәндер!
— Күптер дип инде, бу вакыт эчендә дүртенче катын өяләрдер. Бер күренеп киткән иде. Галәмәт зурдан купканнар икән. Чамадан чыгып киткәннәр.
— Зур булса — иркен булыр! Яхшы түгелмени?— дидем.
— Анысы шулай да, улым Заһретдин җәй күрмәде инде, җәй күрмәде!— диде Зөләйха әби, сагышына кабат бирелеп.
Миңа: «Бала күңеле коттедж шул!» — дип, иске хакыйкатьне күңелдә яңартып, уйлап куярга гына калды.
 

Сентябрь, 2002.

Фәрит ЯХИН

 

 

Фото: Николай Туганов 

 

Комментарийлар