Логотип «Мәйдан» журналы

Нәгыйм-Нәгыймә имәне

Хикәя.

Нәгыймә әбинең урманда вафат булу хәбәре мине бик нык тетрәндерде. Күз алдыма аның аксыл йөзе, нур чәчеп, йөрәкнең әллә кайсы җирләренә үтеп керә торган карашы, балаларча самими кеткелдәп көлүе килеп басты. Яшүсмер чагымда аның миңа гына сөйләгән сере хәтеремдә яңарды.

Нәгыймә әби җәен-кышын урманга йөрергә ярата иде. Олыларга ияреп, без аңа апа дисәк тә, ул инде шактый карт иде. Аның тамак төбе белән «кһе-кһе!» дип йөткергәләп узганын ишеткәч, әни:

– Нәгыймә апай тагын урманга китеп бара, – дип, түбән өй тәрәзәсеннән карап кала иде. – Аңа урман җене кагылгандыр, дип юкка гына әйтмиләрдер, күрәсең. Һаман урман юлында.

Җәй булса, ул тимер көпчәкле тәбәнәк арба, кыш булса, табаны әз генә алга бөгелгән иске чана сөйрәр иде. Аны сибәләп торган яңгыр да, кышкы зәмһәрир суык та куркытмый иде.

Вафаты да урманда булган икән мәрхүмәнең. Әллә ничә еллар буена сандыкта яткан бала итәкле күлмәген киеп барган, учында ниндидер бакыр балдак та булган, имеш. Бик юан, мәһабәт, ябалдашлы имән төбенә сузылып яткан да, инде нуры киткән күзләрен зәңгәр күккә төбәп, дөнья куйган.

Беләм бит мин ул имәнне! Беләм! Нәгыймә әбинең ни өчен ул имән төбенә барганын да чамалыйм.

Исән чагында аңа еш кына:

– Нәгыймә әби, гомерең буе урманнан кайтмадың, җитеп тормас микән? Туксанга җитәсең бит инде. Анда ниең калган? Утының да каралтың тулы. Машина белән китереп, турап, ярып та куйдык. Йөрмә инде. Хәлең китеп егылып ятсаң, эзләп табуы да читен булыр, – дип әйтеп тә караганнар. Моңа каршы карчык, карашын еракка төбәп, үзалдына гына елмаеп, тыныч кына, берни дәшми китеп бара икән. Тик бер генә мәртәбә:

– Урман ул, оланнар, минем өчен оҗмах. Күзем күргәндә, аяк-кулым йөргәндә барам әле, барам! – дигән икән.

Ул бездән ике йорт аша гына япа-ялгыз яши иде. Дөрес, аның кемедер булган, тик ул фаҗигале үлгән, дип сөйлиләр иде сөйләвен. Ачык йөзле, киң күңелле, аз сүзле иде Нәгыймә әби. Юлында очраган баланың башыннан сыйпамый үтмәс иде. Сугыш елларында моңа мохтаҗ балалар аз идеме? Балан, миләш, чикләвек, җиләк, әллә нинди үләннәр җыяр, аларны юмарт өләшер иде.

Бу урында, укучыдан гафу үтенеп, бераз түземлек сорыйм, чөнки кечкенә генә чигенеш ясамый булмый икән. Сәбәбен укучы соңрак аңлар…

Без үскәндә, авыл тормышын утынсыз күз алдына да китереп булмый иде. Без ул утынны урманнан кышын кечкенә чанага, җәен «уфалла»га төяп сөйри идек. Аның ни икәнен әйтеп тормыйм, аты корысын. Яшьрәк укучыларга моны олылардан сорарга калдырам. Алар аңлатыр. Менә шул «уфалла»ны 3–4 чакрым җиргә сөйрәп барасың, коры-сары җыеп, күпме урман әйләнәсең, аннары тапканнарны, телеңне урталай тешләп, тартып кайтасың. Таба алсаң йә урман каравылчысы тотып, утыныңны бушаттырып калмаса.

Без, яшүсмер малайлар, коры утын юнәтүнең бер җаен таптык. Коры агач ботагы күрсәк, балтаны билдәге киндерәгә кыстырабыз да өскә үрмәлибез. Кыен, билгеле. Әмма шатырдап торган коры ботаклар төяп кайткач, әнинең рәхмәтен ишетү ни тора. Хәзер генә ул кая карама газ да газ. Оҗмах мисалы!

Ә без үскәндә…

Авылыбызның кече урман дип аталган урманы уртасында бик зур, бик биек имән бар иде. Үзе әллә кайлардан күренеп тора. Аның яшен олылар да белми, без яшүсмерләр кызыксына калсак:

– Аны хәвефле, диләр, янына барып йөрмәгез. Сезгә урманда коры-сары беткәнмени! – дип, күңелгә шом салалар иде.

Бервакыт миндә шул имәнне янына ук барып күрү теләге туды. Үстем, күрәсең. Ул мәһабәт имән урман юлыннан шактый читтә, эчтә иде. Әмма яшүсмер күңелендә туган теләкне ничек басып була соң? Кыскасы, мин, арбамны юлда калдырып, имән янына барып бастым. Ул шулхәтле биек, миңа аның башы күккә тигән кебек тоелды. Ә юанлыгы! Кайрысы бүрек-бүрек бүлтәеп чыккан, үзе ниндидер серле шаулап тора. Юан-юан коры аскы ботаклары шактый биектә, аларның кайрысы коелып беткән, инде каралҗым-көрән төскә кергән. Мин беләм, мондый ботаклар сөяк кебек каты була. Балта белән кисүе дә бик авыр, чык-чык бәреп бик озак маташасың. Килгән-килгән, бу ботакларны калдырып китеп булмый ич инде. Барын да киссәң, бер ат олавы чыгарлык…

Имәнгә менә алмыйча мин озак маташтым. Нечкәрәк агачка менү ансат, колачларга кул җитә. Ә моңа! Шулай да берничә кат егылып төшеп, кулларымны сыдырып бетерсәм дә, кайры кисәкләренә, кайчандыр сындырылган ботак калдыкларына ябыша-ябыша, мин беренче ботакка менеп атландым. Аннары инде агачның очына таба үрмәләдем. Кинәт миңа арттан кемдер кыштырдаган һәм карап торган кебек тоелды. Әкрен генә башымны борып артыма караган идем, куркудан тыным кысылды, аркамнан ниндидер кайнар дулкын узып китте, кулларым чытырдап агачка ябышты. Яфраклар арасыннан миңа бик зур күзләр текәлгән иде. Ул күзләр бер дә йомылмый, караганнар да катып калганнар. Мин ихтыярсыз:

– Әни! – дип кычкырып җибәрдем. Күзләргә җан керде, алар тирә-якка карап алды. Җиңелчә генә җил исеп куйды. Яфраклар җилфердәп алгач кына, мин янымдагы ботакта мәче башлы ябалак утырганын абайладым. Куркуым бераз басыла төшкәч, ботакларны селкетеп, көш-көш дип, ябалакны куа башладым. Аның артык исе китмәде, инде мин батыраеп каты итеп кычкыра башлагач кына, канатларын авыр җилпеп, күршедәге бер агачка барып кунды.

Йөрәгемнең дөпелдәве басылганчы, мин әле шактый вакыт ботак өстендә утырдым, аннары гына өскәрәк үрмәләдем дә урман өстенә күз салдым. Их, шул чакта мин кичергән хисләрне белсәгез икән!

Югарыдан, биектән урман уч төбендәге кебек күренә. Эссе кояш нурларына коенып, әлсерәп, үзенә генә хас меңләгән тавышлар белән гөжелдәгән урман, өстән караганда, искиткеч матур икән ләбаса. Без урманны астан гына күрәбез бит, агачлар арасыннан гына. Ә менә өстән! Ул нинди гүзәл икән ич! Шул чактагы урман күренеше минем күңелемә мәңгегә сеңеп калды. Их, тагын бер генә мизгелгә шул елларга әйләнеп кайтасы иде дә, шул юан имәнгә менеп:

– Әй, урман, урманым! Исәнме, кадерлем, гүзәлем! Мин кайттым! Өзелеп сагынып, сине күрергә кайттым! Бер генә минутка теге, мин яшүсмер чактагы урманым бул әле! – дип кычкырасы иде.

Ул чакта да мин соклануымнан, дөньяда мәңге яшисе килү теләгеннән, бөтен күңелемне илаһи өметләр биләп алудан, биеклек тудырган олы канатлану хисеннән, күрәсең, кычкырып урман белән исәнләштем, җанлы нәрсә белән сөйләшкән кебек сөйләштем.

Урманга гашыйк булып шактый утыргач, аскарак төшеп, бер юан коры ботакны кисәргә хәзерләндем. Балта белән бер-ике генә суккан идем, кинәт астан хатын-кыз тавышы яңгырады:

– Кирәкми, кисмә!

Мин, сискәнеп, аска карадым. Анда Нәгыймә апа басып тора иде.

– Әнвәр, синме ул, наным?

– Мин, Нәгыймә апа, мин. Син дә мондамыни? Килгәнеңне сизми дә калганмын.

– Кисмә, улым, бозма имәнне!

– Бозмыйм мин аны, Нәгыймә апа. Коры ботакларын гына кисәм.

– Корысын да кисмә, наным. Тыңла сүземне. Көз җиткәч, мин сиңа күп итеп чикләвек җыеп бирермен. Кисмә, ярамый.

Нәгыймә апаның тавышы ничектер калтырап чыга иде.

– Һи-и, Нәгыймә апа. Үзем дә җыям мин аны… Ярар инде, ботаклары бик шәп, коры иде.

Шулай дип, мин шуыша-шуыша агачтан төшеп киттем.

– Игелекле бала син, наным. Олылар сүзен тыңлаган өчен Ходай Тәгалә тәүфыйклы итсен, бәхетле итсен. Дөнья-ахирәт игелек күр, – диде Нәгыймә апа.

– Мин аңламадым, Нәгыймә апа. Ул ботакларны ник кисәргә ярамый икән соң?

Шулай дип, мин аның янына килгән идем, аптырап киттем. Апаем, җиргә тезләнеп, нидер пышылдый, ә карашы югарыга, имән очына төбәлгән иде. Ә күзләреннән мөлдер-мөлдер яшь ага. Гаҗәпләнеп, мин аңа шактый озак карап тордым. Ә Нәгыймә апа, минем барлыгымны да онытып, дога укый иде.

Укып бетергәч, ул, ике кулы белән битен сыпырып, миңа күз салды, аннары, күлмәк итәген астына кыстырып, җиргә утырды. Башын иеп, тагын уйга калды. Минем баштан бер уй йөгереп узды: авырый микән әллә?

Мин, якынрак килеп, кыяр-кыймас кына:

– Әллә кәефең киттеме, Нәгыймә апа? – дип сорадым. – Әйдә, кайтарып куйыйм үзеңне.

Нәгыймә апа яшьле күзләре белән карап торды да авыр итеп көрсенде:

– Гомере буе берьялгыз хезмәттә ватылган хатын-кызның кәефсез чагы да булыр инде аның, олан, – диде ул. Аннары: – Сиңа ничә яшь инде, Әнвәр улым? – дип сорады.

– Ундүрт. Унбишенче китте.

– Һәй, алтын чаклар. Әйтәм аны, урман белән сөйләшәсең… Минем дә синең шикелле чагым бар иде бит. Узды инде, узды гомерләр.

Нәгыймә апа тагын көрсенеп куйды. Аның тынычлана төшкәнен күреп, мин тагын кызыксына башладым:

– Кисәргә ярамый, дидең, Нәгыймә апа. Ә үзең ник икәнен әйтмәдең.

Нәгыймә апа тезенә кадалып торган чыбыкны сындырып ташлады, ипләбрәк утырды.

– Мин бит гел шулай битен җыерчык баскан карчык түгел идем, улым, – диде ул. – Бу имән яшьлегем истәлеге. Миңа уналты тулган гына иде. Янгын чыгып, урамыбызның өч-дүрт өе көл булды.

Безнеке дә. Бәлагә тарган кешеләргә урман кисеп, йорт салырга рөхсәт бирделәр. Без дә әтигә ияреп урманга килдек. Нәкъ менә шушы урында, шушы имән төбендә, балтасын агачка чабарга җыенган бер җегет басып тора ие. Якын тирәдә ул кискән агачлар инде шактый ие. Чибәр җегет ие ул. Иңнәре киң, беләкләре юан. Озын буйлы. Ә күзләре… Әле менә шул күзләр яфраклар арасыннан күренгән сыман булды.

Нәгыймә апа, авыр сулап, тынып калды. Аннары:

– Нәгыйм атлы җегет ие ул, – дип дәвам итте. – Бездән ерак түгел генә торалар ие. Бик гайрәтле, бик йөрәкле, уңган җегет ие.

– Шундый матур имәнгә кулың ничек күтәрелә, ә, Нәгыйм? – дидем мин. Ничек телем баргандыр инде. Әти миңа коры гына карап куйды, җегеткә сүз кушуны ошатмады бугай.

Җегет, елмаеп:

– Калсын алайса. Үсә бирсен, иеме. Бигрәк төз, матур шул, – диде.

Без киттек, ул бик озак артыбыздан карап калды. Бу имән, без кире кайтканда, вак агачлар уртасында, матурлыгы белән сокландырып, берүзе утырып торае. Мин шатлыгымнан нишләргә дә белмәдем.

Тыңлады бит җегет сүземне, тыңлады… Тора-бара без аның белән качып кына очраша башладык... сөешеп киттек. Шулай килеп чыкты инде, олан. Шушы имән кавыштырды безне. Нәгыйм имәне. Бер-ике кат шушы имән янына да килеп чыктык әле. Ул бу имәнне «Нәгыймә имәне» дип атаган ие. Кисмә, дигәнгәдер инде... Ярата ие шул ул мине, бик ярата ие.

– Ә син үзең, Нәгыймә апа? Үзең?

– Үзем дә инде. Һи, ул чаклар… Язгы ташу булып килеп керде ул минем тормышыма… Бермәлне мин авырып киттем, янына бара алмый тордым. Ул мине сагынып җыр чыгарган.

– Җыр?

– Ие. Миңа да өйрәтте.

Биектәгенәй тауның, һәй, түбәсе,

Ат чаптырып кына менәсе.

Җанкай-җанаш бик нык сагындыра,

Сагынуга ничек түзәсе.

Биектәгенәй тауның башларына

Колмак утырттым ла, үрләсен.

Кавыша алмабыз, диюеңне оныт,

Сүзең кабул була күрмәсен.

Биектәгенәй тауның, һәй, чишмәсе,

Агадыр ла көмеш сулары.

Төшләремдә китеп югаласың,

Үзәк өзә менә шулары.

Шундый сагышлы-моңлы җыр ие ул. Йа Хода, җыры калды, имәне калды, үзе юк булды.

– Юк булды?

– Үтерделәр аны… Калхуз кора башлагач, ул да әйдәп йөрде. Аның гайрәте, аның йөрәге беләнме… Һи! Арба кендеге белән башына сукканнар. Төнлә, сагалап торып. Шуннан игә килә алмады инде ул… Минем җылаганнарым ул чакта… Мине дә үзең белән алып кит, дип. Җир тырнап җыладым. Күгем ишелде… шулай итеп… Ул китте, истәлеге итеп менә урман калды, шушы имән калды, наным.

* * *

Нәгыймә әби белән урманда шул очрашудан соң күпме сулар аккан, күпме гомер узган инде. Ул үзе дә менә гүр иясе булган. Авыр туфрагы җиңел булсын мәрхүмәнең. Теге очрашудан соң ул миңа гел июльдә үк саргаеп киткән яфракны хәтерләтә иде. Була бит шулай. Табигатьтә яшел җәй гөрли. Ә агачта бер-ике яфрак бите саргаеп, моңаеп утыра.

Аның хакында, нишләп шундый киң күңелле, тыныч холыклы кеше башлы-күзле булмады икән, гомерен ялгыз уздыра икән, дип сөйләгәннәре хәтеремдә. Ә мин аның серен белә идем.

Сугыштан соң кайсы елныдыр Нәгыймә әбигә күрше авылдан Мостафа абзый килеп сүз каткан, дигәннәр иде.

– Ялгызлык бик авыр икән, Нәгыймә. Менә берүзем калдым, – дигән, имеш. – Хатыным дөнья куйды бит әле. Балаларымның икесе фронтта үлеп калды, кызларым, очар кошлар таралып бетте. Хуҗалыгым начар түгел. Үзем эчмим, тартмыйм. Әллә, мәйтәм, ояларны кушыйкмы? Арканы аркага терәп, җылынып ятырга да кешегә кеше кирәк ләбаса.

Нәгыймә әби Мостафа абзыйны, өенә алып кереп, мәтрүшкәле чәй белән сыйлаган, аннары алар бик озак сөйләшеп утырганнар. Агайның эше пеште, дип, елмаешып торган яшь җилбәзәкләр, кунакның җил капканы җентекләп ябып китеп баруын күргәч:

– Нәрсә, Мостафа агай, әллә килен туйга хәтле кайтып торырга куштымы? – дип, авызларын ерырга теләгәннәр икән дә, агайның гаять дулкынланган йөзен күргәч, урынсыз шаяруларыннан тынганнар.

Мостафа абзый:

– Әй, оланнар, саескан бүтәкәсе санап җөрим икән лә мин. Яшьли биргән антымны гомергә бозмадым, хәзер инде бигрәк тә, диде. Ачуланма, диде… Менә шундый хәлләр, – дип, болай да төзлеген югалта төшкән җилкәләрен авыр кыймылдатып, авылына кайтып киткән. Димәк, Нәгыймә әби серен аңа да чишкән икән…

Әйе, яшьлек мәхәббәтенә тугры калган, берне генә сөйгәннәр азмыни бу дөньяда! Һәм моның өчен кем кемне гаепли ала? Урман Нәгыймә әбигә яшәргә көч биргән, изге ябалдаш имән аңа Нәгыйме белән кавышу урыны булган лабаса! Олы мәхәббәтеңә тугры калган өчен зур рәхмәт сиңа, Нәгыймә әби!

Учыңдагы бакыр балдагың кем истәлеге икәнен мин беләм инде хәзер. Урының оҗмахта булсын!

 

Әнәс ХӘСӘНОВ

Фото: https://ru.freepik.com

 

 

Комментарийлар