Логотип «Мәйдан» журналы

КУЛЪЯУЛЫК

Хикәя.

Гамил өенә атылып кайтып керде. Бүген ул Нәфисәләрнең капка тирәсен берничә мәртәбә ураса да, кызны очрата алмады. Ә аның Нәфисәне сыңар күзе белән булса да күрәсе килгән иде. Әле кичә генә чишмә буенда күзгә-күз очрашкан булсалар да, сөйләшергә сүз таба алмыйча, бераз тын торып, кызның кыенсынып кына: «Мин кайтыйм. Әниләр югалткандыр,» – диюен, Гамилнең: «Әйдә, әз генә тор инде,» – дип әйтүен, Нәфисәнең, кыяр-кыймас: «Ярый, алайса,» – дип дәшүен бер-берсе бик абайлап бетерә алмасалар да, егет инде сөйгәнен сагынып өлгергән иде... Ярату дигәннәре шул була микән, Ходаем?.. Уйда гел Нәфисәнең сурәте. Аның чем-кара күзләре, башкортлык чалымнарын калку гәүдәләндереп торган озын кара чәчләре, серле көлүләре, әллә нинди хыял тауларына илтә торган карашлары... Гамилнең күңеленә сөю кошы оя корган да, егетнең җанын Нәфисәнеке белән бәйләгән, диярсең...

...Гамил, шкаф ишеген ачып, кыз бүләк иткән кулъяулыкны эзләде. Теге ләлә чәчәге төшкәнен... Туктале, ул аның яңа гына юып, бер сырын да калдырмыйча үтүкләп элеп куелган ак күлмәгенең түш кесәсендә иде бит. Кая соң әле ул?..

Күлмәк кесәсе буш иде... Ничек инде?!. Кичә үз куллары белән салып куймаса, бер хәл иде. Шун¬дый кадерле, хәтта үзенең җаныннан да кыйммәтрәк кулъяулыкның югалуы мөмкинме соң?..

Гамил шкафның астын-өскә китерде. Таба алмагач, шашкан кеше кебек, йортның бер башыннан икенчесенә йөренергә тотынды. Ә кулъяулык юк. Сандык, карават, тумбочка, китап киш¬тәсе... Актарды да актар¬ды. Аптырагач, апасы Галиягә:

– Син алдыңмы минем кулъяулыкны?.. Кая куйдың?.. Бир!.. – дип кычкырырга тотынды.

Галиянең:

– Мин каян белим? – диюенә карамыйча, егет котырган әтәч кебек пыр тузды, бер гөнаһсыз апасының тегү машинасына кадәр идәнгә атып бәрде. Ә кулъяулык тәки килеп чыкмады.

Гамилнең гүя йөрәген урлаганнар, әйтерсең лә, җанының бер зур өлешен кисеп алганнар... Аның башы әйләнде, аңгыраеп китте, каян карарга, кая барып бәрелергә белмәде, күңеле мөлдерәмә тулды...

Егет түзмәде – тышка чыгып, лапас түбәсенә менде дә, бик озак үксеп-үксеп елады да елады. «Ничек инде?! Кичә генә үз кулларым белән күлмәк кесәмә салып куйдым бит,» – диде ул. Шундый кадерле бүләк, сөйгәне биргән иң беренче кулъяулык...

...Ел ярымнан Гамил белән Нәфисә матур гына тормыш корып җибәрделәр. Беренче кызлары да дөньяга аваз салды.

Беркөнне Нәфисә күршеләре Хәят апаларга керде. Аның кызы Гамилләр туеның икенче көнендә үк авылдан китеп барды. Каладамы шунда, кайдадыр эшләп йөри икән, дип сөйлиләр иде. Хәят апалар бал коя торган агач кисмәкне күршеләреннән бер ел элек үк алсалар да, кире кертмәделәр. Нәфисәнең шуның артыннан кереше иде.

Шул чак Гамилнең хатыны агач кисмәккә кыстырылган бөке астында ниндидер саргаеп беткән бер чүпрәк күрде. Бу лалә чәчәге чигелгән кулъяулык иде.

 

Ленар ШӘЕХ

Фото: https://ru.freepik.com

Комментарийлар