Логотип «Мәйдан» журналы

«Кичер, улым!..»

Хикәя.

«Улым, кичерә алсаң кичер мине. Мин – яшьлек юләрлеге аркасында сине бөтенләйгә югалта язган газиз әнкәң. Гаебемне таныйм, улым. Теләсәң, бүген үк өйгә кайтырбыз. Анда сине «яңа» әтиең, бәләкәй сеңелкәшең көтә...»
Ярым шәрә өрәңге агачының коелган алтын яфракларын кыштырдатып, көзге парк буйлап әрле-бирле йөренүче Мәдинә әлеге сүзләрне мең кат йөрәгеннән кичерде. Нәни балага хисле күңелен ачып бирә алырлык гади сүзләр эзләп, ми күзәнәкләренең бар почмакларын актарып чыкты. Тик әлеге сүзләрне ишетергә тиешле Камил исемле бәләкәй малай гына күренмәде. «Шушы парктан ерак түгел генә яши», – дигән иде бит балалар йорты хезмәткәре. Инде ничәнче көн паркның һәр почмагын энә күзеннән үткәрә Мәдинә, һәр балада үзенең чалымнарын эзли. Тик балалар йортыннан алган уч төбе зурлыгындагы сурәткә охшаган малай никтер һаман күренми...
Мәдинә якындагы эскәмиягә утырды да, инде бөгәрләнә башлаган сурәтне кулына алып, уйга калды. Сурәттәге түгәрәк битле, кара чәчле малай менә-менә түгеләм дип торган моңсу күз карашын Мәдинәгә төбәгән. Гүя ул: «Мин бит синең каның, җан бөртегең. Нишләп мине ташлап киттең?» – дип сорый. Төшләренә дә нәкъ менә шундый булып керә иде Камил Мәдинәнең. Гәрчә ул баласын туганнан соң бер генә тапкыр күргән булса да... Юк, улы барлыгы турында бервакытта да онытмады Мәдинә. Яңа туган сабые исенә төшеп, төннәр буе елап чыккан вакытлары да булды. Тик яшертен рәвештә, кеше күрмәгәндә генә. Хәтта фатир стеналарының да «Камил» дигән исемне ишеткәннәре булмады.Чөнки ире Рәфис Мәдинәнең кайдадыр ятимлектән җәфа чигеп яшәргә азапланучы улы барлыгын белми иде.
Әйе, ялгышты Мәдинә. Яшьлек – юләрлек, диләр. Әлеге берни уйламый юләрләнеп йөргән чакларның кыйммәткә төшкәнен соңлап кына аңлады шул унтугыз яшьлек кыз. Казанга килгәч тә, Альберт исемле егеткә, шагыйрьләр әйткәндәй, «үлеп» гашыйк булды ул. Кичләрен чыгып йөри башлады, «шаһзадәсе» чакырган кичәләргә дә бик теләп барды. Күкләрнең җиденче катында иде мәхәббәтеннән исергән кыз. Тик бу бәхетле мизгелләр озакка бармады. Мәдинәнең йөккә узуын белгәч, «озакламый мин сиңа өйләнәм» дип йөргән «шаһзадә» суга төшкәндәй юкка чыкты. Кыз үз гомерендә беренче тапкыр чарасыз калды! Яшьли тол калып, өч баласын ялгызы гына тәрбияләп үстергән газиз анасына мондый хәбәрне җиткерергә теле әйләнмәде. Сизелмәсен дип, эчен буып куйды да берни булмагандай йөри бирде. Институтның өченче курсында укып йөргән чагы иде. Атнага, айга бер кайткан кызындагы үзгәрешләрне сизмәде дә ана. Ә инде башкача сузып булмаячагын аңлап, серне чишкән вакытта шактый күп вакыт үткән иде. Табиблар аборт ясарга алынмадылар. Тулай торакның тәрәзәсеннән сикерергә уйлаган иде дә... салкын таш тротуарга, әрле-бирле җилдерүче машиналарга карап алгач кире уйлады. Җан кемгә дә кадерле шул. Ничек кенә авыр булмасын, тормыш баткаклыгына чума-чума яшәргә омтыла адәм баласы.
Әнисе әрләр, каһәрләр дип курыккан иде кыз. Ә ул бер утырып елады да: «Ни язган булса, шул булыр, тап», – диде. Нишләсен, институттан академик ял алды. Йөкле вакытында авылга кайтып күренмәде. Кеше күзенә чалынырга оялды. Алама хәбәрнең җил белән дә таралуын белсә дә, бер ялгыз карчыкка фатирга керде кыз. «Ичмасам, күзгә карап мыскыллаучы булмас», – дип уйлады.
һәр мизгелдә борчылып, хаталарың өчен үз-үзеңне битәрләп яшәгәндә, бик авыр икән ул көннәрне үткәрүе. Тик шулай да тормыш тукталып тормый, үз җаена ага да ага. Ямьле май аенда, әнисенең хәлсез тавышына кушылып, дөньяга тагын бер сабый аваз салды. «Малай! – диде шәфкать туташы куанычлы тавыш белән. – Улың туды, сеңлем». «Ә мин инде исем дә сайладым – Камил». – Мәдинә дә азапланып кына елмаеп куйды! «Балага тугач кына исем кушалар иде кебек», – дип кеткелдәде табиб.
Исеме матур булса да, кызганыч, буй-сыны камил түгел иде малайның. Сул аягы уңыннан чак кына кыскарак иде. «Карында чагында зарар килгән», – диделәр. «Дәвалап булмыймыни соң дигән сорауга җавап катгый иде: «Операция бик кыйммәткә төшәчәк. Сул аякның киләчәктә бөтенләй үсүдән туктау куркынычы да бар».
Бу вакытта Мәдинәнең әнисе чирләп урын өстендә ята иде. Аны өлкән апасы Чаллыга үз янына алып китте. 20 яшьлек кыз гарип бала белән бер ялгызы калды. Кая операция ясату, ашарларына җиткерә алсалар да рәхмәт. Юк, болай яши алмаячак ул.
Әнисе фатирга түләргә дип биргән акчалар да бетеп бара. Укуын ташласа, тулай торактан да куачаклар. Авылга юл ябык. Ул бит әле яңа гына яши башлады! Аның да башкалар кебек бәхетле буласы килмимени?! Уйлады-уйлады да баланы калдырып чыгарга булды Мәдинә. Тәүге кат имезгәннән соң, шәфкать туташының кулына тапшырды да: «Миңа аны башка күрсәтмәгез. Мин аңа ана була алмыйм», – диде. Үгетләргә азаплаган табибка да җавабы бер булды: «Миңа бала кирәкми». Бу сүзләрне әйткәндә, йөрәгенең ничек өзгәләнгәнен үзе генә белә Мәдинә. Баласының нәни кулларын тотып караганнан соң, алсу иреннәрен чупылдатып имүен күргәннән соң, үзен ана итеп хис итә башлаган иде бит инде ул. Нинди генә булмасын, ул – аның үз баласы, җан кисәге. Тик нинди киләчәк бүләк итә ала соң ул балага? Ничек тәрбияләсен ул авыру баланы япа-ялгызы?..
Укуын тәмамлагач, Рәфис исемле егеткә кияүгә чыкты Мәдинә. Туганнары төшемле эш табып биргәч, озакламый алар Себергә күченделәр. Яңа фатир, машина алдылар. Бөтерчек кебек нәни кызлары туды. Тормышы түгәрәкләнгәндәй булды Мәдинәнең. Тик улы... улы бик еш төшләренә керә иде аның. Моңсу күзләрен тутырып карый да: «Минем дә сезнең кебек бәхетле буласым килә», – ди. Мәдинә сискәнеп уянып китә. Кызын кочаклап, иренә сиздерми генә, сәгатьләр буе елап утыра.
Ләкин сер гомерлек була алмый. Хатынының кача-поса елавының, көннәр буе моңаеп утыруының юкка гына булмавын сизенде Рәфис. Вакытын туры китереп, җайлап кына бу турыда сорады да. Мәдинәнең бу олы серен сакларлык чамасы калмаган иде инде. Барысын да түкми-чәчми сөйләп бирде.
Бер сүз дәшмичә тыңлады Рәфис хатынын. Сөйләп бетергәч тә, шактый вакыт тавыш-тынсыз утырды, аннан соң, гүя бик гадәти хәл турында сөйләшкәндәй:
– Синең уйлавыңча, ул хәзер кайда булырга тиеш? – дип сорады.
– Белмим, бәлки, балалар йортындадыр. Исән булса...
– Син баланы кайсы хастаханәдә калдыруыңны хәтерлисеңдер бит?
– Әйе.
– Анда аны теркәгән булырга тиешләр. Безгә кичекмәстән Камилне эзләп табарга кирәк. Баланы шундый язмышка дучар итәргә безнең хакыбыз юк!
Мондый сүзләрне көтмәгән иде иреннән Мәдинә. Кычкырыр, гаепләр дип уйлаган иде. һич югы, оныт син аны дип юатуын көтте. Ә ул...
Шул көнне үк юлга хәстәрлек башланды. Рәфис тиз арада Казанга билетлар алып кайтты. Казанга берне, Мурманскига икене. Үзе дә озата бармакчы иде дә, Мәдинә үз ялгышын ялгызы гына төзәтергә теләде. «Бәлки, чыннан да, тормышымдагы бу кара тапны юкка чыгара алырмын», – дип уйлады.
Ана, үзе бала тапкан хастаханәне эзләп табып, улы тәрбияләнергә тиешле балалар йортының адресын алды. Тик... ул соңарган булып чыкты. Бер ел элек кенә Камилне уллыкка алганнар икән. Бу очракта яңа ата-ананың яшәү урыннары сер булып калырга тиеш булса да, күз яше белән инәлеп сорагач, тәрбияче менә шушы парк адресын әйтте: «Алар анда бик еш булалар. Тик, зинһар өчен, үзеңнең кемлегеңне сиздерә күрмә». Бер ел элек, өч яшендә төшкән фотосурәтен дә бирде. Һәм менә инде ничәнче көн Мәдинә улын көтә...
Бүген дә юкка басып тора бугай ул парк уртасында. Киләсе булса, әллә кайчан күренер иде инде газиз улкае. Әнә бәхетле балалар инде уйнап туеп, әниләренең җылы учларына тогынып, өйләренә кайтып киттеләр. Аларның чыр-чу тавышы Мәдинәнең йөрәген генә сулкылдатты. Юкка бугай аның өзгәләнүләре, юкка. Кылган хаталарны алай җиңел генә юып ташлау мөмкин түгел, күрәсең.
Тукта! Бирегә таба йөгереп килүче малай аның улы түгелме соң?! Әйе шул, әйе! Почык борыны, түгәрәк күзләре – барысы да фотосурәттәге моңсу карашлы Камилнеке. Аяк астына карамыйча, көлә-көлә йөгерә. Тик аның улы гарип иде бит! Ә бу малайда хәтта чатанлау галәмәте дә сизелми. Шулчак бала мәтәлеп китеп, таш өстенә барып төште һәм әллә гарьләнеп, әллә бик нык авыртудан кычкырып елап җибәрде. Мәдинә шундук малай янына атылды: «Камил!» Малай тавыш килгән якка борылып карады. Ләкин, урыныннан торып, бөтенләй икенче якка таба атлап китте. Анда аны, кулына уенчык машина тотып, 30 яшьләр тирәсендәге бер ханым көтеп тора иде. Әллә нәрсә булгандай, куркынып, малай янына йөгереп килде дә кулларына күтәреп алды. «Бик авыртмадымы, улым? Әйттем бит мин сиңа комда гына уйнарга...» – «Юк, әни», – диде малай, пычранган чалбар балагын каккалап. Һәм әнисенең кулыннан шуып төште дә тагын йөгереп китте. Ханым, елмаеп, аның артыннан карап калды. Шунда аның күз карашы Мәдинәнеке белән очрашты.
– Гафу итегез, – диде Мәдинә, уңайсыз хәлдән чыгу юлын эзләп. – Мин улымны эзлим. Ул да нәкъ сезнең малай белән бер яшьтәрәк. Хәтта йөз чалымнары да охшаган.
– Балагызны югалттыгызмыни? – диде ханым кызганулы тавыш белән. – Ул тиктормасларны бер минутка да күз уңыннан җибәрергә ярамый шул.
– Юк, сез мине дөрес аңламадыгыз. Мин аны бөтенләйгә югалттым. Тугач та, хастаханәдә калдырырга туры килде. Камил исемле иде ул. Ул хәзер кайдадыр шушы тирәдә яшәргә тиеш. Чит-ятлар кулында. Хәер, хәзер мин үзем чит кеше инде аның өчен.
– Исемегезне әйтмәдегез бугай?
– Мәдинә.
– Ә мин Гөлинә исемле булам. Тыңла әле, Мәдинә. Син эзләгән малай – минем улым. Камилне узган ел балалар йортыннан уллыкка алдык. Үзебезнең балаларыбыз булмады.
– Ләкин... минем улым гарип иде бит. Сул аягы зәгыйфь булып туды аның.
– Әйе, без тәрбиягә алганда, Камил, чыннан да, аксап йөри иде. – Гөлинә ханым, ихтыярсыз аккан күз яшьләрен сөртү өчен, кесәсеннән кулъяулык чыгарды. – Без тәрбиягә бәләкәйрәк бала алырга теләгән идек. Ятимлеген белеп үсмәсен дип. Балалар йортына килгәч, Камил аягыма ябышты да: «Апа, минем әни бул әле. Мине монда кыерсыталар, гарип дип үртиләр», – дип ялвара башлады. Ирем башта гарип баланы уллыкка алырга теләмәде. Соңрак, Камилне үзебезгә кунакка алып кайтып йөри башлагач, ул да ияләшеп китте. Мәскәүгә алып барып, аягына ике тапкыр операция ясаттык. Бәхеткә, операция уңышлы үтте. Әнә хәзер рәхәтләнеп йөгереп йөри. Аягы төзәлүгә шатланып туя алмый балакаем. Кич белән йокларга ятканда, сул аягын сыйпый да: «Хәзер ике аягым да тәти булды», – ди.
– Ә мин... аны алырга дип кайткан идем... – Мәдинә тагын бер кат парк буйлап йөгереп йөрүче малайга күз ташлады. – Хәтта аңа дип аерым бүлмә әзерләп куйдык.
– Ташлап киткәндә, ни уйладыгыз соң? Ваемсызлыгыгыз аркасында балалар йортында улыгызның күпме җәфа чиккәнен беләсезме соң сез? Туйганчы ашый да алмый бит алар анда. Җитмәсә, авыру. Нинди йөрәк белән ташлап киттегез сез аны язмыш кочагына?
Мәдинә үксеп елап җибәрде. Нәрсә дип җавап бирсен? Акланудан ни файда? Үзенең гаепле булуын ул болай да аңлый, бик аңлый.
– Гафу итегез, мин артыграк кызып киттем бугай. – Гөлинә бәхетсез ананы кызганып куйды. – Ләкин шуны аңлагыз: Камил – хәзер безнең улыбыз. Аның башка әнисе юк. Кайгырмагыз, без аны үз улыбыздай яратабыз, аның өчен яшибез.
– Аңлашылды... – Мәдинә авыр сулап куйды. – Барысы да аңлашылды. Тик минем соңгы үтенечем бар. Миңа улымнан гафу үтенергә рөхсәт итсәгез икән. Ул көн саен минем төшләремә керә. Мин башка болай яши алмыйм.
– Аның белән очрашырга рөхсәт итә алмыйм. Бала күңеле бик нечкә була.
– Ләкин минем аны бер генә тапкыр булса да кочып сөясем килә. Җанымның бер кисәге бит ул минем!
– Юк! Кичерегез... – Гөлинә, дуслары белән комда уйнап утыручы малайны кулыннан алып, кызу-кызу адымнар белән парктан чыгып китте. Мәдинә, ни эшләргә белми гаҗиз калып, эскәмиягә сыгылып төште...
Икенче көнне, поезд китәргә әле шактый вакыт булганлыктан, Мәдинә янә паркка килде. Нәрсәгә дә булса өметләнеп түгел, бары тик үз-үзен кая куярга белмәгәнлектән, аяклары үзеннән-үзе шул якка атлады, «Һич югы, баласы йөргән юллардан тагын бер кат үтеп, Аллаһы Тәгаләдән кичерүен үтенермен», – дип уйлады. Башын иеп, сары яфраклар өстеннән атлаганда, колагына янә Камилнең тавышы ишетелде. «Әллә саташам инде» дигән уй йөгереп үтте хатынның башыннан. Юк икән. Күтәрелеп караса, үз күзләренә үзе ышанмады ул. Каршында, елмаеп, аның улы, аның Камиле басып тора иде.
– Син нәрсәдер югалттыңмы әллә, апа? – диде малай, яфракларны аягы белән тузгытып.
– Юк, үскәнем, ә әниең кайда?
– Ул арттарак калды. Мин аның кулыннан ычкындым да йөгереп килдем. Ул килеп җиткәнче, туйганчы таган атынам хәзер.
Мәдинә малайны кочаклады да елап җибәрде.
– Нәрсә булды сиңа, апа?
– Юк, бернәрсә дә булмады. Ә син әниеңне яратасыңмы?
– Яратам. Башта мин детдомда яшәдем. Анда мине малайлар гел кыйныйлар, чатанлап йөрүемнән көләләр иде. Әни килеп алгач, миңа Алла бабай яңа аяклар бүләк итте. Әти шулай диде. Бүльнискә кергәч: «Бер дә курыкма, улым. Теге ак халат кигән абыйлар – фәрештәләр, алар сиңа өр-яңа аяклар алып киләләр», – диде. Ә мин курыкмадым да. Әнә хәзер ничек яхшы йөгерәм. Детдом малайларын да узар идем мин хәзер.
– Ә нишләп детдомда яшәдең соң син? – Мәдинә улының үз язмышы хакында ниләр белүен ачыкларга теләде.
– Тәрбияче апа: «Сезне әниләрегез ташлап киткән. Сезнең кебек тәртипсез балалар беркемгә дә кирәкми», – дигән иде. Мине әни ташламаган, югалткан гына. Эзләп тапты аннан соң...
– Камил... Ками-ил...
– Син минем исемне каян беләсең, апа? Кем соң син?
– Мин... Мин синең...
Шулчак Камилне Мәдинәнең кочагыннан ниндидер көч тартып алды. Хатын сискәнеп китте. Аларның каршында Гөлине ханым басып тора иде.
– Киттек, Камил, – диде ул, усал карашы белән Мәдинәне үтәли тишәрдәй булып. – Соңга калабыз.
– Кичер мине, улым! Бәхетле бул! Бәлки, кайчан да булса очрашырбыз әле. – Мәдинә, яшьләренә буылып, алга йөгерде.
– Кем соң ул, әни? – диде малай, артына борылып. – Әллә юләрме?
– Беркем дә түгел, улым, беркем дә. Үзенең улын югалткан. Шуңа сине баласы дип белгән.
– Баласы югалгач кыендыр инде аңа, иеме, әни? Син килеп алганчы, миңа да кыен иде бит.
– Борчылма, улым. Мин сине башка беркайчан да югалтмам...
...Мәдинә бу вакытта парктан чыгып бара иде инде. Бик теләсә дә, артына борылып карамады ул. Үз-үзен юатып барды. Иң мөһиме, улы бәхетле. Чит-ятлар кулында үссә дә бәхетле... Ә инде ярлыкауны бары тик Аллаһы Тәгаләдән генә сорарга кала.

 

Лилия ЗАКИРОВА

Фото: https://ru.freepik.com/Изображение от senivpetro на Freepik
 

Комментарийлар