Логотип «Мәйдан» журналы

Җамайка

Туган-үскән җирен озакка ташлап киткәннәр белә: кабат әйләнеп кайту анда туган-тумачаң, якыннарың булса гына мөмкин.

Шулай килеп чыкты, нишлисең, мин читтә йөргән арада әти белән әни аерылганнар һәм икесе ике якка китеп барганнар. Аларны, әлбәттә, авылда төрле сүз таралу, гайбәт куркыткандыр, авыл кешесе гадәттә кеше сүзеннән курка, чит-ят җирдә аларның үзара мөнәсәбәте турында беркем дә белми, ул турыда исләренә төшереп, авырткан җирләренә кагылмый. Шуңа күрә мин дә иң татлы хатирәләрем, балачагым эзләре калган туган-үскән җиремә, гомерем буе җирсеп йөрсәм дә, егерме өч ел үткәч кенә кайта алдым.
Автобустан төшеп, нәсел тамырларыбыз калган туган җирнең тузанлы үләненә аяк басуым булды, шушы автобус белән кунакларын озатырга килгән олы яшьләрдәге бер хатын – мин аның йөзендә элекке дустымның әнисен чамаладым – мине танып, яшьле күзләре белән елмаеп, каршыма басты да, кычкырып җибәрде:
– Җамайка! Кайттыңмыни, җаным, безне онытмадыңмыни?!
Рәсми документлар буенча минем туган җирем булып район үзәге Вагай санала. Чынлап та туган авылыма әйләнгән бу авылга минем ике яшемдә чакта алып килгәннәр. Иң беренче хәтердә калганы шул иде: кемнеңдер көчле куллары мине атлы арбадан күтәреп алды да менә шушы яшел чирәмле җиргә бастырды. Шул көннәрдә авылда клуб салып ятучы әтиемнең дуслары – балта осталары миңа кызык булсын өчен һәм мин – сабыйның күңелен күрер өчен агачтан гармун ясап тоттырганнар иде. Яңа урында әле бер уенчыгым да булмаганга, мин бу гармунны бик яраттым Һәм бер дә үземнән калдырмый идем. Әти һәм аның иптәшләре бура күтәрәләр, бүрәнәләрне ышкылыйлар, ә мин, алар эшләгәндә, үземнән-үзем җырлар чыгарып, шунда ук көйлим һәм... онытам. Әлбәттә, ул җырлар балаларча бик гади. Җырлап арыгач, мин әтиемнең иске сырмасына ятып, гармунымны кочаклаган килеш йоклап китәм. Әнием дә минем гармун белән мавыгуыма җырлар чыгарып көйләп утыруыма бер дә кырын карамый. Алай гына да түгел, минем бу сабыйлык мавыгуым аның йөрәгендә бик тирәндә яткан өметләрен дә уята иде булса кирәк...
Хәтерлим әле: әтиләр буралап күтәргән авыл клубында Яңа ел бәйрәме булды. Бу бәйрәм, андагы чыршы бизәкләре, маскалар, киемнәр, маскарад – минем өчен үзе бер әкият иде. Бу бәйрәм, бәлки шул бизәлгән чыршы астында минем беренче мәртәбә шигырь сөйләвем, Кыш бабай Һәм Кар кызы белән беренче күрешүем, бүләкләр, гомуми куаныч аркасында аеруча истә калгандыр. Өстәвенә, Кыш бабай биргән тансык бүләк тә болай гына түгел, ә бөтен халык алдында чыгыш ясарга җөрьәт итүем өчен бирелгән иде бит.
Беренче уңыштан соң әни минем белән ешрак шөгыльләнә башлады. Ул өйгә матур рәсемле китаплар алып кайта, миңа укый. Ул укыган әкиятләрне мин аеруча яратып тыңлыйм, шундук хәтердә калдырам, кем сораса, шуңа сөйләп бирәм. Әти белән әни минем шундый зиһенле булуыма куанып бетә алмыйлар. Яшермим, үземә дә кешеләрнең игътибары бик ошый.
Белмим, җырларга һәвәслек миңа каян килгәндер. Мондый сәләт сирәк кешегә бирелә һәм җырны төгәл оту һәр җырчыга хас түгел. Моңа табигать тарафыннан бирелгән талант кирәк. Шулай да, Ходай Тәгалә миңа музыканы сизгер тою сәләте биргән. Шулай булмаса, өч яшьлек малай бик катлаулы халык җырларын (алар бит, моңлы булулары белән бергә, төрле бормаларга бай) бер-ике ишетү белән хәтеренә сеңдерә алмас иде. Җырлаган саен минем хәтерем җырларга байый бара, тавышым да көчәя, ныгый. Җырлый башласам, мине тыңлап торган һәр кеше хәйран калып тел шартлата: бу тәләкә малайга каян мондый тавыш килә, ничек аның озын, катлаулы җырларга тыны җитә?! Кайдан килә аңа шулкадәр музыкаль хәтер һәм көйләрне шулай төгәл итеп җырларга каян өйрәнгән ул?!
Ул чакта әти белән әни бик тату яшәгәнлектән, еш кына кунак чакыралар, үзләре дә дус-ишләренә кунакка йөриләр иде.
Кешеләр белән күбрәк аралашкан саен минем популярлыгым арта, тирә-якта инде мине белмәгән йә ишетмәгән кеше калмагандыр. Җырлавым аркасында мин әллә кайларда, көтелмәгән компанияләрдә тансык кунак, мине шундук күреп алалар, арбага, автомобиль капотына, печән күбәсенә, һич тә булмаса, төпкә бастырып куялар. Һәм мине дәртләндереп, яныма тамашачылар җыела. Ә мин җырларга һич иренмим, «Рамай», «Сарман», «Карурман»нарны – бер дә балалар җыры булмаган көйләрне сиптерәм. Гомумән, балалар җырларын белми идем мин. Әнием нәрсә җырлый, шуны отып алам. Хәтта озын һәм җан тетрәткеч сагышлы «Зиләйлүк»не дә җырлый идем. Ә бу җыр башкаручыдан аеруча зур осталык таләп итә! Гадәттә авылда җырчылар берничә генә, шуңа күрә дә минем кебек малайның шундый зур осталар һәм абруйлы башкаручылар белән ярышып җырлавы зур вакыйга буларак телгә керде. Үз яшьтәшләремнән алда өлкәннәрнең ихтирамын яулавым да аларны гаҗәпләндермәде. Армия хезмәтенә чакыру көтеп яшәгән абзыйларым мине һәрвакыт үзләре белән печән чабарга, уракка, ындыр табагына йә балык тотарга алып китәләр, атка атландырып йөртәләр, велосипедта, тракторда һәм комбайнда теләгәнчә йөрергә була... Миннән бары бер генә нәрсә – җыр гына кирәк. Мондый рәхәтлекләр өчен мин җырлау гына түгел, биергә дә әзер. Шуңа күрә минем яңгыравык тавышым авыл өстендә дә, буразнада тургай кыңгыравына кушылып та, китапханәдә дә ишетелеп торды...
Әлбәттә, яшьтәшләрем арасында минем үсеп барган абруемнан үлеп көнләшүчеләр дә очрый иде. Йодрык уйнаткан чаклар да булгалады. Кушаматларның да төрлесен чәпәделәр малайлар. Кайбер кушамат үзәккә үткеч хаксыз тоела иде. Малайларны да аңларга була: яшьтәшләрдән кемнең комбайн штурвалын тотканы бар? Мин генә! Кемгә буй җиткереп килүче кызлар йөрәк серләрен чишә, кавышуга чакырган хатлар иясенә җиткерүдә арадашчы итә? Мине! Ә кемне егетләр «хат ташучы» итеп балыкка ияртә, көймәдә йөздерә? Кемне йөзәргә өйрәтә, велосипедка утыртып урам әйләндерә? Мине бит! Иң бәхетле малай – мин Һәм мондый бәхет иясен ничек кичерергә мөмкин?!
Беренче низаг та өлкәннәрнең миңа артык игътибар күрсәтүеннән килеп чыкты. Миңа дүрт яшь. Дөньяны таный башлаган вакыт. Авыл яшьләре эрбет чикләвеге утыртырга урманга җыена. Аны эш дип тә булмый инде, яшь-җилкенчәк өчен ул бер иркенләп күңел ачу гына. Һәрвакыттагыча, юлда җырламый мөмкин түгел. Гадәтемчә, мин дә җырга кушылдым. Егетләр һәм кызларның кече энеләре, әлбәттә, тыңлаучылар гына, һәм алар «мактанчык җырчы»га кырын карыйлар. Урман юлы бормалы, анда тиз барып булмый, ә җыр тавышы ерак яңгырый. Мин, күрәсең, артык тырышканмындыр, һәрвакыт җырыма колак салуларына күнеккәнгә, моңа исем китми – җырлый бирәм. Шулвакыт кемдер кулыма берничә сары яфрагы да булган каен чугын өзеп тоттырды. Шул каен чугын флаг кебек болгый-болгый җырлыйм. Кайбер бала-чага кеше уңышына битараф, ә икенчеләре көнчелектән көеп чыга. Шундый малай табылды: ул минем кулдагы каен ботагын тартып алды, сындыргалап, җилкәсе аша читкә ыргытты. Өлкәннәр бу малайның ярамаган кыланышын да, минем кимсетелгән күңелемне дә сизми калдылар.
Хәтердә тагы бер истәлек саклана. Тирә-як халык белән тулы, музыка гөрләп тора. Бизәлгән машиналарга икмәк төялгән – дәүләт амбарларына беренче икмәк озатыла. Безнең ераграк бер кардәшебез булган апа әнигә ялвара: улыгызны миңа тәрбиягә бирегез, ул – талант, аңа үсәр өчен шәһәр шартлары кирәк, ә авылда аның сәләте сүнәчәк, югалып әрәм булачак. Аларның бәбиләре юк: «Кардәшләр бит без, үз каныбыз, янәсе, ире дә бик шат булачак. Тормышлары да җитеш. Балалар йортыннан алганчы үз туганыбызны кадерләп үстерербез, кеше итәрбез...». Ә мин бу сөйләшү беткәнен көтеп машина тирәсендә йөрим, дус малайлар белән саубуллашам. Мин яшәргә китәм, анда артистлыкка укыячакмын... Менә машиналар бер-бер артлы кабына башлады, без икмәк төялгән машина әрҗәсенә менеп урнаштык. Кемдер кыска гына итеп нотык әйтте, бөтен машина гудоклары берьюлы үкерә башлады. Һәм шул шау-шу, музыка, гудок тавышлары үтеп, йөрәкне өзгеч тавыш – әни тавышы колакка килеп керде. Үзәгем өзелеп китте, урынымнан сикереп тордым, түбәннән машинага таба сузылган әни кулларына омтылдым. Машина кузгалды, мин әни кочагында калдым, кардәш апаның яшьле күзләрен машина тузаны каплады...
Ул чакта авылдагы бер генә бәйрәм дә минсез үтми иде. Ат чабышларында, яшьтәш малайлар белән көрәштә призлар алмадым мин, ә менә халык алдында җырларга чыкканда дулкынлануларымны тыйган, үз-үзеңне кулда тоткан өчен миңа приз биреп булыр иде. Әллә минем балачагымның чагыштырмача тыныч һәм бәхетле булуыннан инде, әллә, нишләптер, безнең авылда гел бәйрәм сулышы, бәйрәм яктысы хакимлек итте кебек. Хәтер канатларында балачагыма кайтсам, мин үземне гел бәйрәмчә киенгән, ачык йөзле яшьләр арасында күрәм: концертларда, туй һәм мәҗлес кичәләрендә җыр, бию, музыка эчендә. Йә өлкәннәр арасында: буласы спектакльгә балалар роле, йә әле беркем дә ишетмәгән яңа көй өйрәнәм... Мин бу турыда яшьтәшләремә әйтмим – соңгы минуткача тансык сер булып калсын. Әле кайчакта авылның кыюрак яшьләре, кыек куллы кассирга багышлап, көйдергеч такмак язганнар да, миңа шуны сәхнәдән укыталар, чөнки бала кешегә җәза юк. Әмма мондый хәлнең шома гына үтмәгән чаклары да була: ниткән эш әле ул бөтен мир алдында абруйлы кешене рисвай итү!.. Ә бу авыл җирендә аеруча авыр тәэсир итүчән, авторы кем, дип сорау алып, колакны борганнары да булгалады. Өстәвенә, шул рисвай ителгән өлкәннәрнең балалары белән бергә уйнарга туры килә, анда инде йодрык татыган да, мыскыллы сүзләр ишеткән дә булды. Авыл ул һәр кешене үз урынына утырта белә. Авыл малайлары, никадәр генә борын чөймә, сине үз түшәмеңнән ары сикертми: син йә иптәш, йә...
Ә бер көнне безгә аракы шешәсе тоткан күрше абзый чабып керде дә, мине кочакларга, үбәргә кереште. Сәбәбе: ул урманда адашкан, аны минем колхоз радиочелтәре буенча яңгыраган җырым гына коткарган. Дөрес, радиодан яңгыраган һәр тавыш аны коткара алыр иде, минем тавыш исә аңа аеруча нык тәэсир иткән, имеш. Бу инде ике күршегә сугыш хатирәләрен уртаклашып утырырга менә дигән сәбәп, җитмәсә, кичә генә эш хакы да алганнар.
Ул елларда Сабантуйлары бик матур үтә иде. Һәр авыл, һәр бригада бу бәйрәмне матуррак үткәрер өчен тырыша. Сабан туена тирә-як авыллар да килә, халык гөрләп тора, кая карама – бәйге, концертлар, түгәрәк уеннары, гармун моңы...
Ә бер Сабан туеннан соң авылның бөтен бала-чагасын клубка җыйдылар һәм... сызгыру ярышы башлап җибәрделәр. Бөтен малай-шалай сызгыра белә һәм... билгеле инде, теләүчеләрнең саны юк. Ярты зал сәхнәгә күчте. Оештыручылар, аптырагач, бер авыл малайларын икенче авылныкылар белән ярыштырырга уйладылар: кайсы авыл җиңеп чыга. Оятыма күрә, мин сызгыра белмим, җырлый гына беләм. Иш янына куш булсын дип, үзебезнең авыл малайлары арасына кереп бастым. Ярыш исәбе әлегә тигез бара. Шулай килеп чыкты: күрше авыл малае белән кара-каршы басып калдык. Йә ул җиңә, йә мин. Җиңелсәм –хурлыгы бөтен авылга. Шунда мин әйттем: мин кычкырам. Судьялар киңәштеләр дә, риза булдылар. Без, әзерләнеп, сигнал көтеп торабыз. Үпкәләргә күбрәк һава алабыз. Күрше авыл малае ике бармагы аша сызгыра башлаган иде, үпкәсенә алган һавасы, өркелеп чыкты да, шундук сүнде. Сызгыруы матур иде каһәрнең. Инде чират минеке. Бәхетле очракка өметләнеп, мин табигать тарафыннан бирелгән тавышымның иң зур диапазонын алдым да, кычкырып җибәрдем. Иң югары аваз, колакларны ярып, клуб эчен айкады. Ул тавыш шулкадәр ачы иде ки, судьялар да бармакларын колакларына тыгарга ашыктылар.
Бу – минем чын-чынлап триумф яулавым иде. Минем талантыма бәяне авылдаш малайларым нәкъ шул көнне бирделәр дә!.. Алар мине урамга күтәреп алып чыгып, һавага чөйделәр. Җиңү безнең авыл ягында калды. Мондый бәхетле мизгелләр онытыламыни?!
Ул кышны әти белән әни район үзәге аша мине туганнарыбызга кунакка алып бардылар. Юлда без кар көртләренә күмелеп утырган дистәләгән авыллар аша үттек, йөгерек ат җигелгән чанада, бәхетле әти-әниләр кочагында җылы толыпка төренеп һәм каеш дилбегәне дә тотып, карлы юллардан җилдерү нинди рәхәт иде!..
Элекке мәчеттән үзгәртелгән клубка килеп керүебез хәтердә. Сәхнәдә концертка репетиция бара иде,без керү белән туктады, һәм бер ханым шыпырт кына бу авылга әти-әнисе белән яшьталант килүе турында хәбәр салды. Минем турыда әлеге ерак авылда да беләләр икән ләбаса. Күрәсең, миңа Ходай биргән талант бик сирәк күренеш булгандыр, югыйсә, аның турындагы сүзләр бу кадәр ерак араларга барып ирешмәс иде.
Концертның иң кызган бер җирендә аны алып баручы ханым чыкты да (әлбәттә, шартларын алдан сөйләшеп куйган идек), залга карап:
– Туганнар! Концертыбызны өзеп торабыз, чөнки бәхетле очрак авылыбызга италияле талант иясен – Робертино Лореттины китерде, – диде. Сәхнә пәрдәсе ачылуга, мин, дөнья шаулаткан артист шикелле, ышанычлы адымнар белән смокингта сәхнә уртасына чыктым да, нәкъ Робертино Лоретти тавышы белән:
– Джа-ма-а-й-ка-а! – дип җыр башладым. Зал әсәренеп калды. Зал өчен бу шаккатыргыч хәл иде. Миңа җырлап бетерергә ирек бирмәделәр. «Джамайка» дип ярып салуым булды, зал котырып кул чаба башлады, арткы рәтләрдәгеләр урыннарыннан сикереп тордылар, кул чабалар, идәнгә тибәләр, халык шашкан шикелле кылана. Куркудан йөрәгем алынды, мин кире сәхнә артына ташландым. Монысы да чынбарлыкка туры килгән кебек булган. Эффект көтелгәннән дә болайрак килеп чыкты. Ышанган да, бигүк ышанып та бетмәгән публика, ниҺаять, тынычлана төште: үкерү һәм аяк тибүдән туктап, беравыздан:
– Браво, браво, Робертино! – дип кычкыра башлады. Мин дә, бөтен кыюлыгымны туплап, муендагы бантымны төзәткән булып, кабат сәхнәгә чыктым. Күрәсең, тавышым Италия малаеның тавышына охшаган булгандыр, җырның сүзләрен дә итальянчага охшатырга тырыштым, шуңа күрә халык үз күзенә үзе ышанмый хәйран калгандыр. Соңыннан зал пышылдаша башлады. Аннары, минем артта Робертино җырлагандагы шәп оркестр да юк иде бит... Юк, тамашачы мине хәйлә ачылгач та кире какмады. Татар җырларын бу яшьтәге татар малаеның шул дәрәҗәдә  әйбәт башкаруы Төмән, Тубыл яклары өчен гомер бакый күрелмәгән зур вакыйга иде.
Ә бер зур аш-су мәҗлесендә (безнең гаиләне дә чакырганнар иде), ак сакаллы бер бабай, мине урындыкка күтәреп бастырды да, тулы стакан тоткан кулын өскә күтәрде:
– Җамайка өчен эчәбез! Безнең татар Робертиносы өчен! Шулай кирәк сезгә, дөнья капиталистлары, талант бездә – кар күмгән Себер киңлекләрендә дә бар!.. Яшәсен безнең Җамайка!..
Икенче бер чак исергәне:
– Кара син аны! Үзе шөшле кадәр генә, ә үзе чит телдә теттереп җырлап ята, – дип телен шартлатты.
– Ул «Сукбай» җырын да белә, – дип мактанып алды исереп өлгергән әти.
Һиндстан җырларына гашыйк якташларга ул елларда бик таралган «Итегедана, итегедана, упердана, упердана...» дип популяр кинофильм җырын башкарырга туры килде.
Хатын-кызлар яшьле күзләрен сөрттеләр, ә бер мужик, саллы йодрыгы белән өстәл төеп:
– Эх, безнең авылның бәхетсез язмышы! Егетне шәһәргә илтеп укытырга иде! Ул безне данга күмәр, безгә рәхмәт әйтер иде. Монда әрәм булачак, югалачак бу талант. Мин дә шулай әрәм булдым, – диде.
Мин яшь талантларның район смотрында үзебезнең мәктәпнең үзешчән сәнгатен яклап чыгыш ясадым. Анда, яшь җырчылар бәйгесендә беренчелекне яулап, лауреат исеменә лаек булып, район пионерлары делегациясе белән бергә данлыклы бөтенсоюз пионерлагерына ял итәргә барырга тиеш идем. Лагерьга юллама печән әзерләү вакытына туры килгәнлектән (авылда печән әзерләү, әлбәттә, беренче урында тора), мин кечкенә сеңлем белән утырырга дучар ителдем һәм диңгез белән очрашу бәхетеннән мәхрүм калдым.
Даным шаулаган көннәрдә килеп чыккан язмышның бу җимергеч тукмагы минем хыялларымны чәлпәрәмә китерде. Әгәр шунда укытучыларым белән киңәшкән булсам, бәлки, башка юлы да табылыр иде. Ул чакта да, бүгенге кебек үк, бала-чага гаиләдәге фаҗигасен чит-ят кешегә ачмый. Авылның бу гаҗизлеге мине тәмам сыкты. Йөрәгемне тетрәткән кайгымны мин дәшми-тынмый гына үз эчемә йоттым. Инде шуннан соң бернинди күңел ачу чараларына катнашмас булдым. Класс җитәкчебез ничек кенә үзешчән сәнгать түгәрәгенә тартырга, җырлатырга тырышмасын, таш шикелле нык тордым. Мин үземне болай нахакка рәнҗетүләрен кичерә алмадым. Мәктәп дирекциясе дә «малайның күчеш чоры, аңа каты бәрелергә ярамый», дип миңа ярдәмгә килде.
Миңа бәйләнү тукталды. Дөрестән дә, инде яшем дә катлаулы чорга җитте. Бу яшьтәге малайлар борын чөереп, кыланып йөрүчеләрне яратмыйлар...
Минем сәләтемнең соңрак – унөч-ундүрт яшьлек малайлар үсмер кызларның толымы астында нәфис муеннары, җилкәләре барлыгын тоя башлаганда кирәге чыкты. Кайбер яшүсмерләр инде кызлар озата башлаганнар иде. Без мәктәп интернатына, чая төркем булып, шаулап-гөрләп килеп керер идек. Кичкә таба тәрбиячеләр генә түгел, кызлар үзләре дә бездән туя башлый, безне сөреп чыгаралар, ишекләрне бикләп куялар. Кайчакта кызларның берәрсе авылдагы туганнарында яки репетициядә кала. Шунда инде малайлар мине интернатка сөйри: кайтмый калган кыз тавышы белән мин: «ишекне ачыгыз әле» дип ялварам. Мин, күрәсең, шундый охшаш тавыш белән эндәшәм – ишек ачыла. Без кабат кызлар бүлмәсендә.
Сигезенче сыйныфта укыганда мин кышкы салкында Тубылдан кайтканда бик каты салкын тигездем. Өйгә кайтып егылдым. Тирләп-пешеп, саташып авырдым.
Аңыма килгәч сөйләшә дә алмадым – тамакка әллә нәрсә тыгылган, телемне дә әйләндерә алмыйм. Әни миңа итле шулпада икмәк җебетеп ашата иде. Бер атна буе урын өстендә яттым. Терелгәч, мине гаҗәпләндергәне шул булды: тавышым минеке түгел! Гөбедән чыккан төсле әллә нинди таныш булмаган тавыш. Шуннан соң җырлау мөмкин түгел иде инде...
Җырчы булу бәхете турындагы хыялым белән мин шулай хушлаштым. Сабан тургаедай сайраган балачагым хәтер диңгезенә чумып югалды, даным китте, йолдызым мәңгелеккә сүнде. Кешедәге һәр сәләтне саклап, үстереп була. Әмма яшүсмерлектән чыгып килгән малайның тавыш белән ни буласын бер Ходай үзе генә белә! Тавышны, бәлки, саклап та буладыр, ләкин тавыш җырчы тавышы, үзенчәлекле тавыш булырмы – моны хәтта фониатрия профессоры да тәгаен генә әйтә алмас...
...Автобустан төшүгә, якташ апа, үз туганыдай күреп, яулык очы белән күз яшьләрен сөртә-сөртә, кабат тәкърарлады:
– Җамайка, бәгырем, исән-сау икәнсең!..
Әйләнеп карасам, минем янга берничә авылдашым ашыга. Алар мине онытмаганнар. Берсе дә үткәннәрне, яисә әти-әниемнең мөнәсәбәтләрен искә алмады. Аларның хәтерендә якты хатирәләр генә калган. Ә менә үпкәләрен белгерттеләр:
– Нигә хат язмадың? Сирәк-мирәк язгаларга иде. Авылга кайтып, балаларга музыка укытсаң, тагын да яхшы булыр иде дә бит...
Мин аларга нәрсә әйтим? Туган-үскән җирен ташлап киткән күпләр шикелле үк, мин дә алар алдында гаепле. Алар өчен файдалы бернәрсә дә эшли алмаганмын. Шунысы үкендерә.
 

Габдел МӘХМҮТ

Салисә Гәрәева тәрҗемәсе.

 

 

Габдел Мәхмүт (Мәхмүт Абдуллин) 1951 елда Төмән өлкәсенең Вагай районында дөньяга килгән. 1980 елда Чиләбе мәдәният институтын тәмамлаган. Себердә 1982–1997 елларда яши. Надым шәҺәрендә  үзешчән сәнгать клубы оештыра. «Норд-Вестник» исемле әдәби газета чыгара. «Надымгазпром» матбугат үзәгендә эшли. Шул чорда «Камертон», «Якташлар» дигән китапларын яза.

 

 

Габдел Мәхмүт рус телендә иҗат итә. Бүгенге көндә Мәскәү өлкәсе Щелоково шәҺәрендә яши.

 

 

Фото: vk.com

 

Комментарийлар