Логотип «Мәйдан» журналы

ЯРТЫ КАПЧЫК КАДАК

Хикәя.

Мамадыштан туган авылым Кирмән Башына кайтырга чыктым. Кәеф шәп. Әле июль башы гына булса да, инде мәктәбем уку елына әзер: буялган, бизәлгән, яңа җиһазлар да кайтардык. Укытучылар, тәрбиячеләр, эшчеләр җитәрлек.

Мамадыш үреннән Чаллы – Казан юлына менәм. Шәһәр белән олы юл арасын халык «сукыр эчәге» дип йөртә. Кәеф җырлап җибәрерлек. Чулпан борылышы, Галиулла мәчете дә, дога канатына кунып, артта калды.

Үзенең гайрәтле егетләре белән Чулман елгасын, аның болыннарын, авылларын үз канаты белән каплап, фәрештәдәй саклап торган Гомәр баһадир исемен йөртүче авыл борылышына якынлашам. Сала олы юлдан 20 чакрым эчтә булса да, исеме чыгып баскан – Омар. Ятлар килгәч, ул шулай атала. Гомәр бәхетле. Аның рухына әле бүген дә дога юллаучы бар.

Менә мәшһүр җырчыбыз Вафирә Гыйззәтуллинаның бездән китеп барган борылышы. Чардуган артка таба йөгерә. Юл читендәге чәчәкләр, буй урман агымына утырткан сиреньнәр таҗларын болгый.

Бераз төшерелгән тәрәзәдән ургылган җил машина эчендә июль аеның хуш исле ефәген җилфердәтә, кызлар чигеп бүләк иткән кулъяулык диярсең.

Кирмән тавыннан төшәм. Менә күпер. Гөрелдәп чыгабыз. Туган авыл чишмәләреннән яшәү алган нәни инеш егәргә тиенгән. Һавада аның елтыр агымыннан күчкән сафлык сизелә. Мин җәйге ялда. Борынгы Кирмән шәһәре урнашкан тау итәгеннән ургып чыккан җиде чишмәнең хәлен белеп, дәваланып чыгарга исәп.

Беренчесе – Күз чишмәсе. Дога укыйм. Кулларымны, битне, күзләремне юып рәхәтләнәм. Савытка су тутырам. Күзләрне өйгә кайткач та дәвалыйсы бар.

Тулган савытны алырга иелүем булды, кәчтүм кесәсендәге алтын төсендәге күзлек савыты бултыйх чишмәгә һәм… мин басып торган басма астына агып кереп тә китте. Менә сиңа кирәк булса!!! Иелеп карыйм – күренми. Ә басманың озынлыгы өч метр бардыр. Кадерле күзлек иде. Кәшәкәле таяк алып, басма астын чөшкели башладым. Андагы ботак‑сатак, чуерташлар, адәм балалары калдырган чүпрәк‑чапрак, полиэтилен каплар, бихисап икән.

Кәчтүмне салдым, 3–4 метрлы чикләвек куагы алып, басма астын чөшкели башладым. Аннан күпме яфрак, агач, ташлар чыкты. Чишмә суы чистарганнан‑чистара барды. Аскарак төшеп, бөгелгән чүп‑чарны елга үзәненә кадәр кырыйга көрәдем, су агымын иреккә чыгардым. Эшли торгач, моның саваплы икәненә төшендерде Аллаһ. Теләсә кемгә насыйпланмаган бит! Нәрсә ул күзлек?! Барыбер табам мин аны!

Бер авторучка да килеп чыкты. Аңа да сөенүем! Мин генә түгел икән ачык авыз! Басма астында яп‑якты чуерташлар гына калгач, күзлек савытын да табарга насыйп булды. Кагынып, юынып, кәчтүмне киеп, чишмә белән саубуллаштым да, су савытын алып, инеш аша салынган серле басма аша машина янына чыктым. Әле минем күрәселәр алда булган.

Олы юлга чыгуга, мине Ханнар зираты каршылады. Тизлекне киметәм. Иннә лилләһи, иннә иләйһи рәҗигун. Борынгы, изге, Ханнар зиратына күмелгән бәндәләреңнең урыннары җәннәттә булсын, газиз Аллам. Безгә, исәннәргә, бәрәкәтле гомер бир, бәла‑казаларны насыйп итмә, юл фәрештәләреңне, машина ияләреңне мәрхәмәтле ит. Балалар, оныклар кайгы‑хәсрәте насыйплама, газиз Аллам. Барлыгыңа, Берлегеңә ышанам. Кайсы хәерле, шуны насыйп ит. Бүгенгесе көнгә кадәр бәндәчелек белән белеп һәм белмичә кылган гөнаһларымны кичер. Амин.

Олы юлдан авылга борылдым гына, авылдашым Илсур кул күтәреп тора. Ул Алабугадамы, Чаллыдамы яши. Китте хәл‑әхвәл сорашу, теге дә бу. Әле 13 чакрым юл бар өйгә кадәр, сөйләшергә була.

Илсур җөмләсен башлый да тәмамламый. Нәрсәдер касыгына төртә моның. Әллә ничә тапкыр сүзе кырт өзелде.

– Абый, туктале.

– Нәрсә, Илсур, авыртасыңмы әллә?

– Хуже. Тыңла әле, абый, мине:

– Без синдә утын сарае, мал сарае, гараж төзедек. Шулай бит. Дүрт кеше идек, берсе – старший. Тырышып эшләдек, анысына сүз юк. Башта сөйләшү буенча акча бик күп чыга торган булды. Эшче көненә түләүдән өч тапкыр артык. Мин, килешми, дип тә карадым. Ләкин тыңламадылар. Без дүртебез дә синең укучылар, абый. Миңа бик читен булды. Әле минем Нәҗип абыйда синең якын туганың Асия апа. Мин ул көнне сиңа артык акчаны кайтарып бирә алмадым, иптәшләр алдында да сатлык җан булыр идем.

Аннан шәһәргә китеп бардым. Көн артыннан көн, болыт артыннан болыт агылды. Менә бу ничәнче җәй икән ул лапасларны корганнан соң?

Шәһәрдәме, күрше авыллардагы халыкка эшли генә башлыйм, исәп‑хисап ясаганда, синнән алган акча чалт итеп искә төшә. Хөснурый апа белән Рәсимә апа шулкадәр дә шәп ашаттылар, тәрбияләделәр бит әле, шуның өстенә, биргәннең битенә карама дип, рәнҗешле акча да ал. Синнән бер үпкә сүз дә ишетелмәде анысы. Син ир кеше, абый. Хатын‑кыз чәпчегән инде.

Менә, абый, мин сиңа бер сүз әйтәм хәзер. Берүк, каршы килмә. Мин күп акча белән кайтып киләм, эшләп алдым, Аллага шөкер, хәләл акча. Синең дә биш тапкыр намаз укыганыңны беләм, чөнки минем әти Куян Вакыйфы белән дус яшисез. Агач эшләренә гел әтигә әйтәсең икән, әтине кирәкле кеше итеп яшәтәсең, тиешлесен түлисең. Рәхмәт. Син шуны аңла, абый, теге синнән алган артык акча минем эчне гел яндыра. Мин дә ир кеше, тыныч яшисем килә, башка иптәшләрдә минем эшем юк. Абый, мин сиңа хәзер теге акчаңның артыгын кайтарам, Алла хакы өчен ал! Ул еллардагы акча инде хәзер нык очсызланды, абый, син болай да нык оттырдың. Алмасаң рәнҗим. – Илсур кулында әвәләп бетергән акчаларын машина бардачогына салды. Аның йөзе кып‑кызыл. Аның да, минем дә күзләрдә яшь иде. Без ирләрчә кочаклаштык. Миңа шулкадәр җиңел булып китте. Менә бит, нинди кешеләр яши безнең Кирмән Башында! – Тагын бер эчне яндырган әйберне әйтәм. Берүк, әләкли дип уйлама. Без эшне бетерәсе көнне, көндезге ашны ашагач, син Мамадышка җыенып чыктың гына. Теге: «Кадак кирәк», – диде. Без бер‑беребезгә караштык, чөнки кадак белән эшләрлек эш юк иде. Ләкин эндәшмәдек. Син подвалдан ярты капчык кадакны алып чыгып бирдең, көчкә күтәреп. 90лы кадак иде. Синең кузгалып китүең булды, теге күршең, өйне барлап төшәм дип, кадаклы капчыкны күтәреп китте. Берүк, бу кадак өчен безгә рәнҗемә, абый. Үз гөнаһысы үзенә булсын, иптәшләргә дә күләгәсе төшмәсен.

Өченчесе, сарай түбәңнең иң өске өлешендә кайчылар ята торган бүрәнәләрне дөрес ялгамадык. Аерылып, салынып беткәндер инде.

– Илсур, мин аны төзәттем. Башта тимерчыбык урап, сәнәк теше белән бордым, аннан, тагын да ышанычлырак булсын дип, чылбыр урап, болт белән тарттырдым. Рәхмәт сиңа.

Без кузгалып киттек. Икебез дә шулкадәр дулкынланган идек, сөйләшмәдек.

Туган авылга кырт борылып төшә торган юлга җитәрәк мин туктадым. Машинадан чыктык.

– Илсур, кайда туктаганыбызны беләсеңме? – дидем мин.

– Уңда – колхозның машина‑трактор паркы, сулда – Югары зират һәм заправка.

– Дөрес, Илсур, ләкин алай гына түгел. Юлның сул ягындагы таллык – авылыбызның дүртенче мәчете урыны. Ә менә уң якта, парк почмагында, су кипми торган чокыр – мәчет коесы урыны. Әйдә, дога багышлыйк барысына да: зиратта күмелгән бәндәләргә дә, сугыш шәһитләренә дә, дин әһелләренә дә, мәчетләребезгә, коега да…

Җомга көнне без зиратларга төшеп, зиярәт кылабыз. Дога укыйбыз. Үзебезнекеләрнең каберләре янында дога кылганнан соң, мин тагын бер чардуган янына киләм. Ул – Илсур Вакыйф улы Вагыйзов кабере. Ул да үзебезнеке…

 

Рафаил ГАЗИЗОВ

 

Фото: https://ru.freepik.com/

 

 

Комментарийлар