Логотип «Мәйдан» журналы

Әҗәл җыры

Хатын аш бүлеп табынга утыртты да канәгать елмаеп куйды.Бүген ул иренең иң яраткан ризыгын пешергән иде.Тавык шулпасында төрле тәмләткечләр белән әзерләнгән балыкны ире ашап туялмый иде. Бүген дә нәкъ...

Хатын аш бүлеп табынга утыртты да канәгать елмаеп куйды.
Бүген ул иренең иң яраткан ризыгын пешергән иде.
Тавык шулпасында төрле тәмләткечләр белән әзерләнгән балыкны ире ашап туялмый иде. Бүген дә нәкъ шулай булачак, аның җанкисәге, бер мактау сүзе ычкындырмаса да, ашны кабат-кабат сорап алачак, берничә тәлинкәне сыпыртып куячак. Хәер, бүген алай булмаячак...
Хатын ирен чите белән генә елмаеп куйды.
Ишектә кыңгырау шалтырады. «Кайтты…»— дип уйлады хатын һәм тиз генә кулларын сөртеп аңа каршы атлады. Ирнең кыяфәте йончу иде. Хатын аны кочаклап алды:
— Кайттыңмы, җанкисәгем. Арыгансыңдыр инде. Әйдә, уз. Аш әзер.
Ир, чынлап сөйлиме бу дигәндәй, аңа сәер генә карап куйды, аннан соң ашыкмый гына чишенә башлады.
— Хәлләрең ничек? — диде ул, ни дә булса әйтер өчен генә,— Әйбәт кенә тордыңмы?
— Әйбәт, җаным. Барсы да әйбәт.
Ир янә сәер караш ташлады.
Бик күп еллар инде хатынының болай итеп каршылаганы юк иде. Бик күп еллар буе хатыны аны ни акча китерми, ни адәмчә назлый белми торган бер беткәнбаш итеп карый, һәм ул үзенең чынлап та беткәнбаш икәненә үзе дә ышана башлаган иде. Ә бүген… Нәрсә булды икән? Әллә олыгаю галәмәтеме бу?
Хатын аның нигәдер шикләнүен тоеп, кухняга чыгып китте. Ләкин шундук кире әйләнеп килде. Бераз текәлеп карап торды. Аннан соң кочаклап алды.
— Сәерсенәсеңме, кадерлем?! — Ире дәшмәгәч, дәвам итте,— Без бит ничә еллар буена бер-беребезнең кадерен белмичә яшәдек. Издек, тападык, мәсхәрәләдек бер-беребезне. Арабызда ярату да, ихтирам да, хәтта кешегә кеше итеп карау да булмады. Без нәфрәттән битарафлыкка, битарафлыктан нәфрәткә күчеп яшәдек.
Ир тетрәнеп китте.
Күңелендә нәфрәт кабынды. Ләкин ул аны ераграк яшерергә тырышты. Бераздан ачуы сүрелеп, җанында ачы үкенеч кенә калды.
Шушы ук нәрсәләрне ул хатынына моннан берничә еллар элек үк төшендерергә теләгән иде бит. Бездән дә начаррак тормышлылар бар, ә безнең хәл әле аллага шөкер, тауга карап тау булып булмый, булганының кадерен белеп яшик, гомер берәү генә бит, бер-беребезнең җанын имгәтмик, дигән иде. Хатынының пыр тузуларына игътибар итмичә, аңа яхшы мөнәсәбәттә генә булырга тырышып караган иде. Бу гамәле барып чыкмагач ирлеген күрсәтергә теләп аяусыз да булып маташты, кул күтәргәне дә булды. Ләкин бер нәрсә дә үзгәрмәде. Хатыны аңа хыянәт итеп тә булашты бугай. Хәер, монсын ул үз күзләре белән күрмәде, ләкин күңеле белән тойды, ә күңеле аның сизгер иде. Ир эчкечелеккә бирелде. Тик моның да тәмен тапмады, кичке тилерү белән иртәнге махмырдан башка бер юаныч та бирмәде хәмер дигән нәрсә. Ахыр чиктә ул, үлем җәзасына хөкем ителгән тоткындай, үз язмышы белән килеште һәм туар таңнарыннан бер шатлык та көтмичә, сабыр гына җан асравын белде.
Һәм менә көтмәгәндә-уйламаганда…
Ул инде яңа гына мыегы шытып килгән егет түгел һәм бер сәбәпсез каен яфрагы да селкенмәгәнен яхшы белә иде. Шуңа күрә, бер арада күңелен сихри яктылык балкытып җибәрсә дә, хатынының матур сүзләренә ышанып, үткәннәрнең бөтен гөнаһларын кичерергә әзер булса да, ниндидер шик тынгы бирмәде.
— Аш суына, җаным, — дип елмайды хатын.
Алар табынга уздылар.
Өстәл артына барып утыруга иренең авызыннан сулар килде — бүген аның яраткан ризыгы иде.
Калакка үрелү белән телефон шалтырады.
Аның тавышы шундый кадер-хөрмәттән изрәп барган шикне кабат уятты. Ир калакка үрелгән хәлендә катып калды.
Ни өчен? Ни өчен өзелеп тора бүген хатыны? Нәрсә үзгәрде соң? Ни булды?
Теге яктан хатынының ярым пышылдарга тырышып:
— Бар да тәртиптә. Майлаган кебек, — дигәне ишетелеп калды.
Аның сүзләрендә ир ниндидер астыртын авазларны тотып алды.
Әллә шикләнгәнгә генә шулай тоелдымы?
— Ахирәтем килгән, — хатынның йөзендә һаман шул назлы елмаю иде, — Син ашый тор, җаным… Мин хәзер… Син ашый тор…
Хатыны чыгып киткәч, ул калагын кире куйды. Башында җавапсыз сораулар куерды. Ни өчен бүген аның иң яраткан ризыгын пешергәннәр? Ни өчен бертуктаусыз ашарга кыстыйлар? Ни өчен?
Һәм кинәт ул барсын да төшенгән кебек булды да тәлинкәсен күтәреп торып басты.
…Ахирәте аны подъезд төбендә көтә иде.
Кочаклашып күрештеләр. Аннан соң бер-берсенә назлы карашып тордылар да янә куеннарына ташланышып, иреннәреннән үбештеләр.
— Ничек?
— Әйбәт. Яраткан ашын пешердем. Керүемә идәнгә тәгәрәячәк.
— Акыллым минем!..— ахирәте аны тагын кочаклады,— Акыллым син…
Ул үзе ахирәтен үбеп алырга да әзер иде, тик тегесе эшлекле тонга күчте:
— Син алдан кер. Бераздан — мин.
— Икәү бергә керик, — хатынның күзләрендә борчылу галәмәте сизелеп китте,— Берүзем куркам.
— Син алдан кер, —диде ахирәте кире какмаслык итеп,— Әмма ишегеңне бикләмә. Аңладыңмы?!
Хатын кереп киткәч, ул тәмәке кабызды. Бераз дулкынлана иде.
…Ир йокы бүлмәсенең идәнендә сузылып ята иде. Хатын аңа бераз карап торды да сорап куйды:
—Ашадыңмы, җаным?!.
Тавышының калтыраныбрак чыгуына үзе дә сискәнеп китте.
Ир дәшмәде.
Бу хатынның күңеленә җылылык өстәде. Шулай да ул кухняга чыгып табынны тикшереп карамыйча кала алмады. Өстәлдәге юылмаган тәлинкәне, кәстрүлдәге ашның яртылаш бушаганын күргәч кенә бераз тынычлангандай булды. Әмма шундук күңеленә шик йөгерде. Салырга онытмадыммы соң? Юк, салдым. Салдым! Филне үтерерлек итеп!..
Хатын янә йокы бүлмәсенә чыкты.
— Ник идәндә ятасың, җанкисәгем?
Ир дәшмәде.
Хатын аңа озак итеп карап торды. Сулышы бар сыман тоела. Курыкканга гына шулай микән? Шулайдыр. Никадәр агу эчкәннән соң, кем исән кала алсын?!. Тик барыбер… Сулыш ала бугай…
Хатын аяк очларына басып кына ир янына килде.
— Нәрсә булды, җаным?
Ир дәшмәде.
Хатын аның сул кулына үрелеп пульсын капшады.
Ир үлмәгән иде.
Хатын тертләп китте. Ахирәте керсен иде тизрәк. Әмма шунда үзенең ишекне ачык калдырырга онытканлыгын исенә төшерде. Бетте! Бетте хәзер бөтенесе дә…
— Нишләдең син кадерлем! — дип кычкырды ул еларга җитешеп.
Ир күзләрен ачты. Томанлы карашларын бер ноктага төбәп озак торганнан соң иреннәрен кыбырдатты:
— Эчем яна… Үләм… Коткар…
Хатын елмаеп җибәрде.
— Эчең янамы, — диде ул, бер үкчәсе белән ирнең күкрәгенә басып,— Үләсеңме?! Коткарыйммы?!
Һәм бүлмә яңгыратып ярсып-ярсып көләргә тотынды. Озак көлде ул, шатлыклы көлү авазлары бөтенләй юкка чыгып, аны кыргый хихылдау алыштырганчы көлде. Һәм кинәт туктап калды. Бераздан астыртын тантана белән тезеп китте:
— Мин сине беркайчан да яратмадым. Мин ирләрне бер кайчан да яратмадым. Чөнки сез үз сусыныгызны гына кандырырга туган хайваннарсыз. Хатын-кыз сезнең өчен я уенчык, я бер корал гына. Әйе, корал… Ниндидер дәрәҗәгә ирешү чарасы. Сез шул дәрәҗәгезгә ирешәсез дә, кемнең җанына басып адәм булганыгызны онытасыз. Сез үзегезне әллә кемгә куя башлыйсыз. Сез безнең хакта уйлап та карамыйсыз. Ә без сезгә мохтаҗ. Без гомер буе чын ир-егеткә мохтаҗ. Без сезне көтәбез, эзлибез, Тик сез — юк. Сез я акча, я дәрәҗә артыннан куасыз. Я сезне инәгез, я илегез талаган була. Миңа инәй ире дә, ил ире дә түгел, миңа үз ирем кирәк, ХАТЫН ире кирәк. Хатынга ИР булырлык ир кирәк иде. Сезнең арагызда шундый кеше табылмады…
Син табылдың…
Тик син гарип идең…
Син аны үзең дә беләсең… Синең янда мин хатын-кыз була алмадым…
Ир кинәт торып утырды.
— Җитте!—диде ул тыныч, әмма катгый тавыш белән, —Җитте. Тынычлан.
Хатын ачкан авызын да ябалмыйча, кинәт акайган күзләрен билгесезлеккә төбәп катып калды.
Ир аягына басты. Сәер елмаю белән хәләленә текәлде.
— Син мине чынлап та үтерергә теләгән идеңме? — диде ул бераздан. Хатыны җавап бирмәгәч, дәвам итте,— Эчмәдем мин синең ашыңны. Унитазга түктем. Артык шикле булып тоелдың.
Хатынның иреннәре дерелдәргә тотынды. Хәтсез генә шулай азапланганнан соң, сүзләр сыгып чыгарды:
—Хәзер син мине… үтерәсеңме?
Ир көлде генә.
— Әгәр сине җәзаларга теләсәм, әгәр кулымнан килсә… сине бер генә айга ир кеше итеп карар идем. Ләкин…
Хатынның күзләре кабат маңгаена менде.
— Ир кеше?! Бер айга?!!
Аның тавышында курку да, чиркану да, чиксез нәфрәт тә яңгырады. Ул бер айга түгел, бер көнгә, бер сәгатькә, бер генә минутка да ир кеше булырга теләми, моны тамуг газабыннан да коточкычрак бәхетсезлеккә саный, гомумән, ул бөтен булмышы белән ир-ат халкын күрәлми иде. Һәм әллә кайчан теге дөньяда булырга тиешле мәхлукның үзен шул кадәр аяусыз мәсхәрәләвен ул күтәрә алмады.
Ул йодрыкларын йомарлап ире өстенә ташланды.
Ләкин ярга атылып та аны ни җимерәлми, ни аша узалмый кире кагылган дулкын сыман ишеккә килеп чәпәлде.
Ир котырган иде. Үтерергә теләп тә эше барып чыкмагач, хатын аның алдында, шушы җинаяте өчен бер авыр сүз дә әйтмәгән кеше алдында, һич югы гафу үтенергә тиеш иде. Ә ул… Ул аңа йодрыклап ташланды!
Хатын-кыз!..
Ир кешегә!!!
Ишеккә бәрелеп бер мизгелгә һушсыз калган хатынны ул җилкәсеннән алып тагын селтәп җибәрде. Тегесе кухня тупсасына бөгелеп төшкәч, җан ачуы белән типкәләргә тотынды. Хатын төрлечә карышып үз-үзен сакларга маташты. Ләкин ул көчсез иде.
Ишектә кыңгырау шалтырады.
Ир бер мизгелгә тынып калды. Битен-башын каплап бөгәрләнеп яткан хатынны тартып торгызып кухнядагы урындыкка утыртып куйды.
— Гафу ит, —диде ул аның чәченнән сыйпап, — Канымны кыздырдың. Гафу ит…
Хатын дәшмәде. Ул еламый иде. Ир моңа гаҗәпләнде дә, сокланды да. Нык кына эләкте бит инде, югыйсә. Берәү булса, сугымдагы чучка сыман дөнья яңгыратыр иде. Ә моның тавыш-тыны да чыкмады. Хәтта керфеге дә чыланмаган. Мондый чыдамлык, мондый сабырлык ирләрнең дә күбесендә юк әле…
Кыңгырау тагын шалтырады. Бу юлы озак итеп, түземсезләнеп шалтыраттылар.
Ир хәләленә тагын бер карап сокланды да ишек ачарга китте. «Ник болай яшибез соң без,— дип уйлады ул, — Ни өчен ярты гомерне шулай әрәм иттек?! Кешечә дә булыр иде бит… Булыр иде дә бит…»
Ишек тоткасына үрелгәндә сул як калак астына ниндидер салкын йөгерде, тиздән ул салкынлык ялкынга, әрнүле ялкынга әйләнеп бөтен тәнне ялмап алды. Ир артына борылды. Гаҗәпләнүдән һәм авыртудан зур ачылган күзләрен хатынына төбәде. Тик күргәненә ышанырга теләмәде. Ышана алмады. Алдында канга баткан пычак тотып хатыны тора иде. Битенә, киемнәренә куе кызыл таплар чәчрәгән, күзләрендә — боз салкыны, ә иреннәрендә — татлы елмаю.
— Син хатын-кыз түгел…— дип хәлсез пышылдады ир, тик сүзләрен әйтеп бетерә алмады, күкрәгенә тагын пычак кадалды.
Тагын… Тагын… Тагын…
Тәүдәрәк бөтен тәнне ялмап алган утлы әрнү инде күзәнәкләрнең тибрәнүен тоярлык бер ләззәткә әйләнде. Хатынның йөзе дә, буй-сыны да, тавышы да кызыл томанга төренеп акырын гына юкка чыкты.
Дөнья юкка чыкты…
Рәнҗүдән, нәфрәттән, тән һәм җан әрнүләреннән ярсуның соңгы чигенә җиткән хатын, күрәсең, дөнья белән бәйләнешен югалткан иде, ул иренең теткәләнеп беткән күкрәгенә дә, үзенең киемнәрен кып-кызылга әйләндереп, хәзер инде идән буйлап җәелгән куе канга да игътибар итмичә, аңлаешсыз авазлар чыгарып, пычак белән сугуын дәвам итте.
Кыңгырау шалтырады.
Кинәт ул һушына килеп, танымаслык хәлгә җиткән мәеткә карап катып калды.
Йөзеннән ниндидер шәүлә үтте.
Хатын куркудан йөрәк өзгеч тавыш белән кычкырып җибәрде. Һәм әлеге коточкыч күренешнең үз эше икәнен аңлап, бөтен тәне белән калтыранырга тотынды, тамак төбеннән ыңгырашуга да, елауга да охшаш авазлар саркылып чыкты, ул авазлар бераздан мәгънәви төсмер алды.
— Нишләдем мин?!. Ниш-лә-әдем…—дип ыңгырашты хатын һәм ире өстенә капланды.
Ул, кылганнарына үкенеп, хәләл җефетенең гәүдәсеннән гафу сораган кешегә дә, хәле бетеп ауган яралы ерткычка да охшаш иде.
Көтмәгәндә ишек ачылды һәм бая подъезд төбендә тәмәке көйрәтеп калган ахирәте килеп керде. Ишекне ачык калдырырга онытуыннан ук хатынның артык дулкынлануын, эшнең бик ансат кына килеп чыкмаячагын ул төшенгән иде инде, ярый әле күрше подъезд төбендә калган машинасында запас ачкыч барлыгын исенә төшерде. Фатирга кереп, иренең канга баткан гәүдәсе өстендә сулкылдаган хатынны күрүгә, ул йөзен җыерып куйды. Тик шундук диярлек ирененә елмаю кунды.
— Молодец!
Көтмәгәндә яңгыраган бу тавыштан хатын сискәнеп сикереп торды, пычак тоткан кулын алга сузып һөҗүмгә әзерләнде, тик алдында кем торганын күреп тукталып калды, күзләрен челт-челт йомып алды, ниһаять, алдындагы кешенең чынлап та ахирәте икәненә ышангач, пычагын читкә атып бәрде.
Күптән көткән бәхетен очраткандай киң елмаеп җибәрде.
Аның канга баткан йөзендә күзләре белән тешләре генә якты нур сибеп ялтырый иде.
—Булдыргансың, җаным,— дип пышылдады ахирәте, — Ә мин шундый нык курыккан идем. Ник ишекне ачык калдырмадың? Хәер, ансы үткән эш инде.
Үзен дөньяның иң пычрак, иң хашәрәт бәндәсе дип хис итә башлаган хатын, мондый ягымлылыктан тагы да яктырак елмайды. Яңакларындагы канны ертып, күзләреннән ике ачы тасма агып төште.
Менә бит нинди ныклы терәге, таянычы бар аның! Мондый кешең барда дөньяның бер газабы да чын газап түгел, мондый дустың барда үзеңне чын мәгънәсендә КЕШЕ итеп тоеп була!
— Син канга баткансың, — диде ахирәте ягымлы да, эшлекле дә тавыш белән,— Бу киемнәреңне сал. Ваннага кереп юынып чык. Тынычланып та калырсың. Ә мин монда тәртип урнаштыра торам.
Хатын, сөю тулы күзләрен ахирәтенә төбәп, ашыкмый гына чишенә башлады. Башта кичке күлмәген салып, стриптизершалар осталыгы белән канлы идәнгә ыргытты, аннан соң алсу төскә кергән күкрәкчәсен чиште, бераздан трусигы шуып төшеп идәндәге канга сыланып калды. Торганы бер әҗәл биюе иде инде. Бу күренешне йотлыгып карап торган ахирәтенең күзләрендә балкыган әйтеп бетергесез назлы хисләрне күрүдән ул чиксез бәхетле иде.
Тик ахирәте үзен тиз кулга алды:
— Соңрак, җаным, — диде ул карлыкканрак тавыш белән, — Балтаң кайда?
Хатын чоланга ымлады да аңа тагын бер назлы караш бүләк итеп ваннага керде.
Ул иң башта чәчләренә, тәненә сылашып инде укмаша башлаган канны яхшылап юып төшерде, кып-кызыл төскә кергән су, кечкенә һәм җитез упкын булып югала барды. Тәмам чистарынып калгач, әле кайнар, әле салкын су белән берничә тапкыр коенып алды, ә соңыннан таманча суга хуш исле кушылмалар сибеп ваннага сузылып ятты.
— Булсын! — дип куәтләде ул үзен, —Үтерүче булсын! Ә бу дөньяда кем үтерүче түгел? Кеше гомере буе сарык, сыер кебек хайваннарны суеп ашый. Шулар ите белән яши кеше. Ул тәнен кытыклаткан чебенне дә, үзенә укларын батырган черкине дә бер бәрүдә сугып үтерә һәм үзенең үтерүче икәнлеге турында уйлап та карамый. Ә үзе шул черкидән йөз, мең мәртәбә көчле укларын дустына, танышына, туганына, хатынына кадый. Ул үзенең әнә шул кечкенә уклары белән, күзгә күренмәс уклары белән, якыннарын һәлак итә, турыдан туры үтермәсә дә аларны мескенлеккә, бөлгенлеккә, фәкыйрлеккә төшерә, тормышларының мәгънәсен урлый һәм үзләрен яшәүгә хокуксыз бер бөҗәк кебек тоярга мәҗбүр итә. Кеше — иң зур ерткыч. Бу аның табигатендә. Бүре дә үтерүче. Тик бүредән: «Ник син үтердең?»— дип сорамыйлар. Сорасалар да ул җавап бирми. Ул үтерә генә. Кеше — бүре ише генә түгел. Чөнки кеше физик яктан гына үтерми. Ул рухи яктан үтерә. Ул үзенең бер сүзе, бер карашы, бер кыяфәте белән үтерә. Һәм ул сарыкны да, бүрене дә түгел, ә үз туганын — КЕШЕне үтерә.
ХАТЫН-КЫЗНЫ!
ИР-АТНЫ!
Нинди генә бәлаләргә тарып, нинди генә ачы язмышларга дучар булса да ерткыч ерткычны үтерми.
Бүре бүрене үтерми!
Кеше кешене үтерә!
Ә бит ул да ирен яратып кияүгә чыккан иде. Һәрхәлдә шулай тоелган иде бит. Ә тойгы — алдамый.
Тик ире аңа, ХАТЫН-КЫЗГА, тиешле тормыш тудыра алмады. Бәлки, аның гаебе генә дә булмагандыр, ләкин ул аны бер яклап та тәэмин итә алмады. Акча ягыннан да. Әлбәттә, бик мескен дә тормышта булмадылар. Ашау-эчүгә, дөнья көтүгә җитеп барды. Фатирлары ике бүлмәле, теләсәләр зурайтыр мөмкинлекләре дә бар, машиналары да чит илнеке иде. Хатын акчага да бик интекмәде. Хәер, ул акчаны нәрсәгә тотасың инде?!. Ял ул эшләгәндә генә кирәк, ә акча яшәгәндә генә.
Алар яшәмәделәр.
Алар яши алмадылар. Алар яхшы ашадылар, яхшы киенделәр, яхшы урыннарда ял иттеләр. Ләкин алар яши алмадылар.
Ир ракета гаскәрләрендә хезмәт итеп, үзенең әти булу хокукын туган иленә бүләк итеп кайткан иде. Дөрес, ул түшәктә, барыбер, ир булды, хатынына ләззәт тудырырга тырышты. Тик әти була алмаган кешедән хатын-кыз ләззәт ала аламы?
Ул АНА булырга тели иде.
Хатын да үзенең матур елларын, гомер буе колхозда эшләп хәзер авылда ялгызы саргаючы, әнисен дәвалау өчен сарыф итеп бетергән иде. Әнисе ун ел буе авырып ятты да, бердәнбер кызыннан башка беркемнән дә кадер-хөрмәт күрмичә, үлеп китте. Ул үлде дә котылды. Ә кызы калды. Бөтен дөньяга, илгә һәм бөтен ир затына нәфрәт белән ул тормыш чатында берьялгызы торып калды.
Һәм бер көнне ирен очратты.
Әйбәт кеше иде аның ире.
Тик ул гарип иде.
Ул, хатынның үзе кебек үк, бу тормышка яраксыз бер зат иде. Ул хатынын дәваларлык акча да таба алмады. Ә акчасын тапкач, хатынның чире дәваларлык түгеллеге ачыкланды. Ул үзенең матурлыгы белән акча эшләгәндә, әнисенең саулыгы өчен акча эшләгәндә, үзе дә әни булу хокугыннан колак каккан иде. Ә ире, аның беренче тапкыр гашыйк булган ир-егете, үзенең әтилек хокукын Ватан-Анага бүләк иткән булып чыкты.
Алар АНАлар корбаны иделәр.
Алар яшәргә тырыштылар.
Ләкин шушы яшәргә тырышулары белән алар бер-берсен үтерделәр. Алар бер-берсенең гомерен, язмышын, бәхетен үтерделәр. Моның өчен аларны бер кем дә хөкем итмәде, беркем дә җәзага тарттырмады. Алар, ике кеше кыяфәтендәге ике ерткыч, бер-берсен ипләп кенә үтерә-үтерә яши бирделәр.
Һәм бүген ул шушы җәзадан котылды.
Бүген ул — җинаятьче.
Ә ни өчен?
Бер-береңнең кешелеген аз-азлап кына үтерү, көннән-көнгә кешенең рухын юк итү җинаять булмаган чакта, аның тәнен үтерү, физиологик үлемгә дучар итү ни өчен җинаять булып саналырга тиеш әле? Әллә кешенең җаны аның тәненнән арзанракмы?
Ә бит хатын үзе дә рухи яктан күптән үлгән кеше.
Әгәр ире бүген аны теге дөньяга озаткан булса, ул әлеге хәленнән күпкә бәхетлерәк булган булыр иде. Тик ул бүген ирен озатты.
Нинди гаделсезлек!
Бу дөнья ник шулай икән соң?
Ул юынып чыкканда ахирәте идәндәге куна тактасында сибелеп яткан вак сөякләрне, ми, ит, сеңер кисәкләрен целлофан капчыкка тутырып булаша иде.
— Ә син озак, —дип елмайды ул, һәм стенага сөяп куелган капчыкларга күрсәтеп, өстәп куйды, — Монда эш бетеп килә. Син шуларны унитазга агыз инде.
— Унитазга?!.
Ахирәте астыртын елмаеп карады:
— Ә син ирләрнең урыны нәрсә арасында дип уйлыйсың? —Һәм шундук диярлек ягымлыга әйләнде,— Анда бар да ваклап туралган. Җырлап агып китәчәкләр.
Хатын агарынды.
Ул моңа әзер түгел иде.
Ахирәте аңа яратулы караш ташлады да кычкырып көлеп җибәрде:
— Җанын алырга булдырасың… Ә тәнен… Җансыз тән ул — ит кисәге генә. Бар, җебек булма.
Хатын бертын икеләнеп торды да, ни булса шул булыр дигән кыяфәт белән, капчыкларны алып туалетка атлады.
— Акырнлап кына эшлә. Тыгылдыра күрмә.— дип елмайды ахирәте аның тәвәккәллеген хуплап.
Капчыклар авыр иде.
«Ит кисәге генә бит ул… Ит кисәге генә…—дип кабатлады хатын һәм үзенең базардан сарык ите алып кайткан чагын күзалларга тырышты,— Җаны булмагач, нәрсә инде ул… Чучка ите ни дә, кешенеке ни…»
Ләкин капчыкка кулын тыгып, ваклап туралган кисәкләрне тартып чыгару белән укшып җибәрде. Юк, ит кенә түгел иде шул бу… Исе дә… Уч төбендә мимылдап торулары да… Бүтән иде… Ул алган кисәкләрен унитазга ыргытты да үзе дә шунда иелеп косарга тотынды.
Кинәт ишек ачылды.
Хатын дертләп китте. Бөтен буыннары буйлап салкын йөгерде. Ире үлмәгәндер, ул һаман да тыныч кына карап торадыр, ә алар ялгышып башка берәүнең мәетен тураганнардыр сыман тоелды. Әлбәттә, иренең мәете түгел инде бу. Агуланудан да котылып калган иде бит ул. Ә бит аның үз язмышында бер нинди дә гөнаһы юк иде. Гөнаһсызларны үлем ала мени?! Үлем алмый инде аларны. Алар үлемсез. Шул үлемсез кеше әле туалет ишеген ачып кергәндер…
Кергәндер дә хатынының нәрсә эшләгәнен карап торадыр.
Юк, ахирәте сыман елмаймыйдыр ул.
Елмаю да бәхетсезлек битлеге бит.
Ә ул елмаймыйдыр. Тыныч кына карап торадыр.
Улдыр бу. Улдыр…
Хатын акырын гына ишек ягына борылды.
Анда бер кулына — стакан, икенчесенә юеш сөлге тотып ахирәте басып тора иде.
—Син нык арыгансың, ахры,—диде ул, һәм хатынны күтәреп алып диванга әйдәде, — Менә бу суны гына эч тә, ял итеп тор. Өйне генә җыештырасы да…
Хатын аның калган сүзләрен ишетмәде, тирән йокыга талды.
Ләкин ул барсын да күрде.
Бер мизгелдә ул барсын да күрде.
Әнисе өчен дарулар табарга тыршып, бөтен дөнья ирләре белән төн үткәргән чагын да, шул төннәрдә яраланган яңакларын, ян якларын, бот араларыннан агып төшкән канны да, шул төннәрдә ирләрнең хайванлыгына рәнҗеп яңаклары буйлап агып төшкән күз яшләрен дә, күз яшләренә сыялмыйча төрле төсләрдә балкып чәбәләнгән нәфрәт хисләрен дә, әрнү-сызланулар тулы җанын да, һәм үзенең якты хыяллардан торган саф кыз чагын да — ул барсын да күрде. Ул барсын да күрде һәм үзенең бу дөньяга ни өчен килүен дә аңлый алмый изаланды. Ул бит яшәргә тиеш иде. Ул, хатын-кыз, кемнәргәдер гомер бүләк итәргә тиеш иде. Ул бит үтерүчегә әйләнергә тиеш түгел иде. Ул бер кемне дә, беркемнең күңел хисләрен дә үтерергә тиеш түгел иде бит. Тик ул үзе белән бәхетсез елларны бүлешкән, үзе кебек үк бәхетсез бер җан иясенең гомерен өзде. Ул, яшлегендә матурлыкка, саф мәхәббәткә табынып үскән кыз, моңа лаек иде мени? Хаклы идемени ул бу тормышка? Ә бу тормыш аңа хаклы идеме?
Ул үзенең ахирәтен күрде.
Ирләр куеныннан тәмам ялкып, аларны күралмас дәрәҗәгә җиткәч, ул сөю назларын үз җенесеннән эзли башлаган һәм тапкан да иде. Ул үз ахирәтен беркемгә дә алыштыра алмас хәлгә җиткән иде. Ахирәте, аның күңелен аңлый ала белгән, үзе дә аның язмышын кичергән ахирәте, аңа чиксез кыйммәт иде. Ул гомеренең бер мизгелен генә аның белән бергә үткәү өчен, дөньяның бөтен газапларына да әзер иде.
Бу дөньяда аны барсы да ташлады, барсы да аңа каршы булды, изәргә, якты хыялларын тапап юк итәргә тырышты. Тик ахирәте генә аны ташламады. Бер кайчан да. Бер нинди халәттә дә.
Ул ахирәтенең канлы идәнне юганын күрде. Кып-кызыл булган мунчаласын сыгып ала да ул, суын кабат алыштырып, тагы юарга тотына. Ышкып-ышкып юа. Стеналарга чәчрәгән канны аерым бер мунчала белән, аерым бер порошок белән юкка чыгара. Стеналар бүген генә ремонт ясалгандай булып яңарып кала.
Стеналар яңара.
Ә гомер яңармый.
Ирләрнең ирлеген, хатын-кызның хатын-кызлыгын урлый торган бу тормышта ничек яшәргә? Бәлки, ул ялгышкандыр, иреңне түгел, ә шушы җәмгыятьнең үзен үтерергә кирәк булгандыр?
Ә бит ире дә… Үзен үтерергә теләүләрен белгәч тә бер авыр сүз дә әйтмәде бит. Бәлки, аның да үләсе килгәндер. Карышмады да...
Тик ул үлде…
Әнә, аның иң якын ахирәте ирнең ваклап туралган гәүдәсен унитаздан агыза. Ирләрнең урыны тизәк арасында ди ул. Ул үзенең хаклымы, түгелме икәне турында уйламый. Ирләр идарә иткән бу тормышка нәфрәте зур аның.
Тик ул хаклымы соң?
Кем хаклы бу җирдә?
Ә кем хаксыз?
Кинәт аның бөтен булмышын әйтеп аңлатып бетергесез шом биләп алды. Ул үзенең ялгызлыгын тойды. Ахирәте белән иңгә-иң, иренгә-ирен терәшеп яшәсә дә, аның белән күп нәрсәләрен уртаклашса да, ахирәтеннән дә яшереп саклаган серләре, бу дөньяга булган үз карашы бар икән бит аның. Һәм ул карашны беркем дә җимерә алмый икән.
Ахирәте инде «тәртип урнаштырып» бетергән иде. Ул канлы күлмәкләрен салып, аны бер пакетка бөгәрләп тыкты да ишек төбенә алып куйды.
Һәм сискәнеп китте.
Сискәнмәслек түгел иде. Кинәт өйне кызгылт томан басып алды. Хатын моның нәрсә икәнен сизде, тик ахирәте аны-моны тоймыйча яңа гына юылган сөлге белән томанны куарга маташты.
Ачык тәрәзәдән өйгә якындагы җәйге сыраханәдә әрмәннәр пешергән шашлык исе керде.
Аңа ияреп яшләрнең яман сүгенгәне ишетелде.
Тәрәзә төбендәге калайга бәрелеп яңгыр тамчылары тыпылдады.
Төн караңгы иде.
Төн шомлы иде.
Ишек-тәрәзә аша үтәли җил иссә дә өй эчендәге куе кызыл томан таралмады. Ул, күңелгә шом салып, озак кына шулай асылынып торды да, үлем фәрештәсенең канат җиледәй, булмышыңны актарып, кухня төбенә килеп җыелды.
Хатын диванда яткан килеш моны тойды.
Тойды да торып утырды.
Күзләрен ачты.
Ахирәте әле бер нәрсә дә күрми дә, сизми дә иде. Ул сөлге белән кызыл томанны куган җирдән, кулындагы тастымалны кемнеңдер тартып алуын тоеп, катып калды. Тирә-ягына каранды. Бер нәрсә дә юк, тик тастымал гына теге томан эчендә уйный иде.
Хатын барсын да аңлады.
Һәм ахирәтенә эндәште. Юк, ул эндәшмәде, ә кычкырды, хәтта кычкырмады да, бөтен җан авазын салып акырды:
— Кач! Кач, җаным!
Тик аны ишетүче булмады.
Ә томан үтә күренмәле кечкенә чүмәлә булып идән уртасында туктап калды, бераздан ул матдәләшеп, ваклап туралган ит өеменә әверелде һәм кинәт шул өем уртасыннан ирнең башы калкып чыкты. Хатын аны күрүгә бөтен җаны-тәне белән калтыранырга тотынды.
— Аллакаем, зинһар өчен…
Баш елмайды. Ул бер аваз да чыгармады. Бары тик хатынның күзләренә карап елмайды гына. Хатынның арка үзәкләре буйлап зәһәр салкын узды. Бу әҗәл сулышы сыман иде.
— Син мине үтерәсеңме? — диде ул.
— Син үзеңне үзең үтердең…— диде ир.
— Безне җәмгыять үтерде…— дип акланды хатын.
— Җәмгыять — ул сез…— диде ир.
— Син безне дә… шунда… агызасыңмы?— дип борчылды хатын.
— Юк, —диде ир, — Мин бит кеше түгел. Мин тик өрәк кенә.
Һәм бөтен дөнья куе кызыл томанга уралып юкка чыкты.
Шул юклыкта ярты гомер үтте.
Хатын иртән һушына килде.
Һәм үзе янында ниндидер ир ятканын күреп, тертләп китте. Бу ир аңа шулкадәр ят һәм таныш иде.
Бу ир ахирәтенең моннан бер ел элек агуланып үлгән ире иде.
Хатын коты очып сикереп торды да, ишеккә ташланды, тик ишек ачылмады, ул баягы ир яткан урынга тагын бер борылып карады да, бу мәхшәрдән ничек булса да котылырга теләп, ваннага кереп бикләнде. Ахирәтен чакырып кычкырды. Үз тавышыннан үзе куркып почмакка сыенды. Юк, үз тавышы түгел иде, ахры, иренең тавышы иде. Сулыш алырга да базмыйча, бөршәеп озак утырды ул. Ахыр чиктә, иреннәренең шакылдап кибүен тоеп, калтыранган куллары белән кранны ачты.
Һәм көзгегә күзе төште.
Үз күзләренә үзе ышанмыйча тагын кычкырып җибәрде һәм иренең котсыз тавышын ишетеп, куркудан катып калды. Бөтен тәне дерелди иде аның, тәненең бөтен күзәнәкләре куркуның үзенә әйләнеп, бөтен тирә-якка үлем салкыны таратып калтырана, тик карашлары гына көзгедәге үз чагылышына текәлеп каткан һәм ул карашларны каерып алырлык көч дөньяда юктыр сыман иде.
Көзгедән аңа шундый ук курку, гаҗәпләнү һәм нәкъ шундый ук үҗәтлек белән үзенең ире карап тора иде.
 

Марат КӘБИРОВ


Фото: https://unsplash.com/photo by Михаил Секацкий

Комментарийлар