Логотип «Мәйдан» журналы

Җавапсыз хатлар

Хикәя.

Самат йөрәге кысылып, сискәнеп уянды. Әйтерсең лә май аеның шомырт чәчәкләре бөре ачкан да хуш‑исе өйгә тулган. Ә ул шушы матурлыкны күрми йоклап ята, имеш.

Ул юрганын шудырып төшерде дә, урыныннан торып, тәрәзәгә күз салды. Тәрәз артында яңгырлы кара көз иде. Аяк атлап йөрмәслек пычрак. Әнә, кемдер таеп, лыҗырдаган пычракка килеп төште. Шәп кенә сүгенеп тә алды бугай…

Саматның күз алдына ерактагы якын дусты – Гөлҗамалы килеп басты. Ул да тәрәзә каршында моңсу көзне күзәтәдер сыман.

– Нигә минем бер генә хатыма да җавап бирмисең, Гөлҗамалым? – диде ул ишетелер‑ишетелмәс кенә. Ләкин аның бу борчу катыш соравын Гөлҗамалы ишетмәде шул. Ул да, нәкъ менә шулай көн дә тәрәзә каршына килеп, Саматның үзен көтте. Көнаралаш килеп торган хатлар аның җанын җылытмады, күңелен күтәрмәде. Төннәр буе кайнар күз яшьләрен мендәренә сеңдерә барды ул.

«Бүген булмаса, иртәгә Гөлҗамалым янына кайтып киләм», – дип, үз‑үзенә сүз бирде Самат…

Ноябрь урталары иде… Җир бераз пычракны үзенә сеңдергән, иртә‑кичләрен шактый салкынайткан чак иде. Көн уртасында гына аяк асты бераз лыҗырдап ала. Әйтерсең лә көзге пычрак берни түгел ул, күңелең пакь булсын, дия сыман.

Саматны хатирәләре моннан шактый еллар элек, Гөлҗамалы белән таныштырган ямьле җәй иленә алып кайтты. Шәһәрдә институтта укыган чагы иде. Бер төркем студент яшьләрне каладан шактый ерактагы Тынкүл дигән татар авылына төзелешкә җибәрделәр. Кичке уенга чыккач, тәүге тапкыр озата кайтты ул Гөлҗамалны. Авылда таң атуын да беренче тапкыр шулчакта күргән иде. Шундый матур тын иртә… Ерактан, басу ягыннан тургайлар тавышы килә. Сулап туймаслык саф һава!.. Җанны иркәли торган мондый сихри табигатьне кала җирендә күреп буламыни?!

Әлеге уйларын бераз читкәрәк куеп, бүгенге чынбарлык белән япа‑ялгыз калды Самат. «Бүген үк юлга кузгалам», – дип, үз‑үзенә сүз бирде ул. Һәм шул сүзендә торды да.

Алда, билгесезлек эчендә озын юл… Әйе, шактый вакыт үткән икән шул. Автобуста үткән өч сәгатьләп юл айлар‑еллардай озын тоелды. Автобустан төшкәч, берничә чакрым араны җәяүләп үтәсе бар. Ул, күзен Гөлҗамалларга алып кайта торган юлга төбәп, тукталыштагы ялгыз ташка утырды. Нигәдер аяклары атларга теләмәде. Инде эңгер төшә башлагач, яхшы гына туңуын да сизенгәч, әкрен генә атлап китте…

Авыл урамында аңа беркем дә очрамады. Ул Гөлҗамалларга илтүче тыкрыкка борылды. Аларның тәрәзәләрен эзләде. Тәрәзәләр Гөлҗамалның күзләре кебек аны көтәдер сыман тоелды…

 

Менә аларның йорты. Яртылаш ачык капкадан ишегалдына үтте. Йортның ватык тәрәзәләрен күреп, Самат бер мәлгә өнсез калды.

– Йа Аллам! Бу йорт – безнең керсез мәхәббәтебез шаһиты ич, – дип, баскыч болдырына маңгае белән орынып елап җибәрде… Йортның шыр ачык тәрәзәләре шомландырып, куырып алды. Бу халәттә ул үзен шактый картайган, гомеренең соңгы көннәре якынлашкан авыл карты итеп тойды. Хәтере аша ерактагы сабый чагы йөгереп үтте…

Ул, хәлсезләнгән буыннарын көчкә тыеп, әлҗе‑мөлҗе килгән күзләрен бер ачып, бер ябып ишек тоткасына үрелде. Шундый таныш иде ул аңа. Ишек бикле түгел иде. Әйдә, кер, түрдән уз, дия сыман иде аның шыгырдап ачылуы. Самат әкрен генә эчкә узды. Һәрчак пөхтә итеп җыелган өй эче ятим иде… Түр башында элеккеге өстәл, уң якта Гөлҗамалның әти‑әнисе йоклый торган таныш карават. Күпереп торган мендәрләр күренми, тимер карават шыр ялангач иде. Бу бушлык аны янә куырып алды…

Көзнең усал җиле, тәрәзә аша кереп, хуҗа булып алган. Идәндә ул туздырган кәгазьләр әледән‑әле хәрәкәтләнеп ала. Самат иелеп идәннән бер конвертны алды. Аның эчендә Гөлҗамалның иптәш кызы Саимәдән килгән хат: «Гөлҗамал җаным, Камилем белән арабыз өзелде бит. Ул безне ташлап каядыр китеп югалды. Эзләп‑эзләп тә тапмагач, бөтенләйгә онытырга булдым. Син дә өзгәләнмә, яратса, килеп хәлеңне белер иде…»

Самат әлеге хатны ахыргача укый алмады. Аның йөзе буйлап күз яшьләре тәгәрәде. Ул, хатны калтыранган кулы белән өстәл читенә куеп, идәннән икенчесен алды. Бу – таныш кул… аның Гөлҗамалга язган соңгы хаты… Самат хатны күкрәгенә кысты, әйтерсең лә аның кочагында Гөлҗамал үзе иде… Самат хатны әкрен генә укый башлады. Тыны кысылды, күз аллары караңгыланды, тамагы чатнады. Бер генә тамчы су булса иде, дигән уй йөгереп үтте. Тамагына килеп төелгән төерне йотарга азапланды ул. Бераз тын алгач, хатны тагын кат‑кат укыды. Хатта язылган сүзләрнең мәгънәсенә төшенергә тырышты. Хатта: «Гөлҗамалым, бәгырем, әйдә, без ике арадагы сагышлы мәхәббәтне өзик. Сак‑Сок кебек яшәгәнче, күңелдәге хисләребезне хәтер сандыгына салыйк та, болай газапланмабыз. Икебезнең дә күңеле тыныч булыр, җаным…» Самат хатның әлеге юлларын гына укый алды. Әйтерсең лә аны ул язмаган, шушы җан өзгеч сүзләре белән Гөлҗамалның бәгырен телгәләмәгән… Ул чакта Самат, Гөлҗамалның керсез мәхәббәтен аклый алмам, гомер буе таянычлы ире була алмам, дип уйлаган иде бит. Бу хатны язганда, Самат әллә үзенең чын яратуына ышанып җитмәдеме, әллә Гөлҗамалның өметләрен аклап, гомере буе терәк була алуына шикләндеме? Самат ул вакыттагы халәтен бүген дә аңлый алмый.

Гөлҗамал бу хатны, бәлки, укымагандыр да әле?.. Әллә укып та Саматының үзенә тиң булмаслыгын аңлап, мәхәббәт дигән олы хисне аяк астына салып таптадымы?.. Саматның йөрәге чәнчеп алды. Ул үз‑үзен ни беләндер тынычландырырга уйлады. Бәлки, мин хаклыдыр?.. Ләкин мине Гөлҗамал аңламас шул. Чөнки… чөнки… чөнки…

Ул, үз‑үзен аклау өчен, күңел сандыгыннан сүзләр эзләде. Ләкин… ләкин…

Әйе, ул курыкты. Ир‑ат башы белән!.. Иңнәренә тормыш йөген күтәрергә курыкты… Ир‑ат башы белән… Куркак мин…

Самат, Гөлҗамалның берәр адресы килеп чыкмас микән дип, идәнгә тезләнеп, кабалана‑кабалана, аунап яткан кәгазьләрне актара башлады. Һәм менә аның әти‑әнисенә язган соңгы хаты килеп чыкты.

«Әти, әни! Мин әйбәт кенә килеп урнаштым. Бераздан сезне дә кайтып алырмын. Йортны кемгә дә булса бирегез, аның хәзер кирәге чыкмас. Кайтыр алдыннан хәбәр салырмын, җыена торыгыз. Кызыгыз».

Самат әлеге хатны укыгач әллә нишләп китте. Әйтерсең лә ул, әле кайчан гына бик якын булып, хәзер бөтенләй бер чит кешенең яшерен серен ача.

Конверт тышындагы мөһердән күренгәнчә, Гөлҗамалның әти‑әниләре бу йортны быел җәй башында гына калдырып киткән булса кирәк.

Самат үзен ятим баладай хис итте. Җанына урын таба алмады. Бу йорт аның Гөлҗамалына булган мәхәббәтен саклый иде бит… Аңа бу йортта берничә тапкыр куна калырга да туры килде. Ул чакларда Гөлҗамал әнисе янына ятып йоклый иде. Саматның урыны идәндә. Шул вакыттагы хисләрнең сафлыгы!..

…Бервакыт тәрәзәдән кергән хуш искә уянып китте ул. Төнлә җылы яңгыр явып үткән. Ачык калган тәрәзәдән яңгыр исе белән ап‑ак шомырт чәчәкләренең хуш исе бөркелеп керә. Ул, тиз генә торып, тәрәзәдән ярты гәүдәсе белән урамга үрелеп, йотлыга‑йотлыга, шомыртлар исен йотты. Аның исәрләнеп торганын күреп, Гөлҗамал аяк очларына гына басып килде дә касыгына төртеп, сискәндереп җибәрде.

– Әй, шундый рәхәт!..

– Уйларыңны сиздем, – диде Гөлҗамал.

– Синең хакта инде, – диде Самат һәм Гөлҗамалын кочаклап, маңгаеннан чупылдатып үбеп алды.

…Самат хатирәләренә чумып, Гөлҗамалның соңгы хатындагы адресын алды да, үзен аклар өчен булса кирәк, аңа берничә сүз белән генә хат юлларга булды.

«Безнең мәхәббәт хатирәләрен саклаган ялгыз өйдә җил минем сиңа язган хисле хатларымны укып йөри. Миңа бик ямансу… Сине яратып, Саматың…»

 

 

Дания ГАЙНЕТДИНОВА

 

Фото: https://ru.freepik.com

 

Комментарийлар