Логотип «Мәйдан» журналы

Халәт

Эңгер-меңгер әле тышта,Йорт башлары күксел-көрән.Таң алдыннан сихри тынлык,Уянмаган күрше-күлән.Яшел чәйдән авыз итеп,Карап торам тәрәзәдән.Табигатьнең иң саф чагы,Тибрәлми дә чыклы үлән.Селкенми дә а...

Эңгер-меңгер әле тышта,
Йорт башлары күксел-көрән.
Таң алдыннан сихри тынлык,
Уянмаган күрше-күлән.
Яшел чәйдән авыз итеп,
Карап торам тәрәзәдән.
Табигатьнең иң саф чагы,
Тибрәлми дә чыклы үлән.
Селкенми дә агач, яфрак,
Тирә-якта сихри тынлык.
Көн уяна иренеп кенә,
Кызылланып килә офык.
Карап торам тәрәзәдән,
Төпсез тирән, күгелҗем күк.
Табигатьнең бу халәте,
Минем шигри күңелем күк.
 

Фирдәүсә БИКМӘТОВА


Фото: https://ru.freepik.com/Изображение от mrsiraphol


«Мәйдан» № 2, 2023 ел

Комментарийлар