Логотип «Мәйдан» журналы

Улым

Юныс МИҢНЕМӨХӘММӘТОВ, Башкортстан, Тәтешле районы Кашкак авылыУлымКоймакларын майлап тәлинкәсенә өеп куюга, чәе дә өлгерде Тәнзиләнең. Үзе яратып эчә торган ал чәчкәләр төшкән чәшкесенә башта күршесе...

Юныс МИҢНЕМӨХӘММӘТОВ, Башкортстан, Тәтешле районы Кашкак авылы
Улым
Коймакларын майлап тәлинкәсенә өеп куюга, чәе дә өлгерде Тәнзиләнең. Үзе яратып эчә торган ал чәчкәләр төшкән чәшкесенә башта күршесе керткән куе сөтне мулдан салды, аннары пыяла чәйнектән яңа гына пешерелгән чәен агызды да җайлап кына тәрәзә янындагы утыргычына утырды. Бер калак шикәрен салып болгатканнан соң, «бисмилла» әйтеп бер йотым чәе белән коймагын алып тәмләп кабып алды. «Аллага шөкер, бүген дә үз аягымда йөреп бәйрәм коймагын өлгерттем, – дип уйлап куйды ул. – Күрше Хәмидәгә әйткән идем дә, чәй эчәргә керерсең дип, тагы да шул Хәмәтнуры ваксыйдыр, керә алмас, мөгаен...» Тәрәзәдән күршеләренең капкаларына караш ташлады Тәнзилә, тик капкадан чыгучы да, керүче дә күренмәде. Үз уйларына бирелеп чәйне азлап кына коймак кабып эчеп бетерә язды ул. Уку чоры түгел шул, каникуллар, югыйсә, барыбер берәр туганының, я танышының баласы килеп чыгар иде мәктәптән кайтышлый. Ярата аларны Тәнзилә, балалар да үзен якын итә. Күңелендә начарлык юк шул аның. Шул балалар керсә, үзенә дә күңелле, өенә нур тулган кебек була. Олылары да онытмый аны, әле күчтәнәчен, әле хәерен кертеп, хәлен белеп торалар...
Чәенең соңгы йотымын эчеп куюга, Тәнзилә кинәт кенә каршы як стенага борылды. «И балам, Радигым, кайларда гына йөрисең икән, бердәнберем?» Күңеле тулып китте Тәнзиләнең. Дөресен әйткәндә, соңгы арада чыннан да күңеле үтә дә йомшакка әйләнде ананың. Радиодан моңлы җыр ишетсә дә, үткәнен, яшьлеген искә төшерсә дә, еларга гына тора. Ә бит елатырлык мизгелләр күп булды аның тормышында. Беренче мәхәббәт тарихы. Яратам, сөям диеп өйләнгән иренең улы тугач та ташлап китүе. Аннары инде, алдап-йолдап диярлек, улын тартып алуы. Тәнзилә үзе генә белә ул елларның ачы газапларын, йокысыз төннәрен. «Улым, әллә миңа рәнҗүең кайтыр юлларыңа киртә булып торамы?» Тәнзиләнең күңелендә шушы сорау иде бу минутта. Юк, күрмәде түгел, күрде ул улын. Радигы үсә төшкәч, ни өчен шулай килеп чыкканын да аңлатты. Улы аңлаган да төсле иде... Ә кем белә? Бәлки, еллар узуга, улының күңелендә аңа карата үпкәсе һаман да таралмагандыр? Белми шул Тәнзилә, белә дә алмый.
Ире ташлап киткәннән соң берничә елдан ул тагы да гаилә учагы тергезде. Тик күкләрнең үз кануны булса кирәк: бу ирен инде күкләр аерып алды. Утынга дип киткән җиреннән үлеп кайтты Габдулласы. Трактор арбасында, утын өстендә кайтып килгәндә, йөкләре авып бүрәнәләр астында калып харап булды ире. Күңелен юатырга балалары да булмый калды шул. Тәкъдирем шулдыр, башкача кияүгә чыкмыйм, дип Тәнзилә үз-үзенә сүз бирде ул чакта. Инде олыгайган әти-әнисенә терәк булып, хуҗалыкның бар эшен үз өстенә алды: печәнен дә чапты, утынын да юнәтте, малын да карады. Шулай берничә ел узуга, тормыш Тәнзиләгә тагы да бер сынау куярга уйлады булса кирәк: аны күрше авылдан Закир атлы тол иргә димли башладылар. «Юк, – диде Тәнзилә, – бәхетемне башка сыныйсым килми». Теше-тырнагы белән каршы килде ул башта. Ахырда, олы яшьтәге әнисе: «Кызым, без бүген бар, иртәгә юк. Ә сиңа ялгыз калырга ярамый. Чык Закирга, начар кеше түгел диләр үзен. Бәлки сиңа язган язмыш менә улдыр», – дип киңәш иткәч, ризалыгын бирде.
Әйе, Закир начар кеше булмады. Бергәләп гөрләшеп дөнья көттеләр. Закирның беренче хатыныннан булган кызы Хәмдия инде күрше авылда кияүдә, үзенең өч баласы бар иде. Туган авылында китапханәдә эшли, төшке ашка гел аларга кереп йөрде. Балалар да укыган чорда дәү әтиләре белән Тәнзилә апалары янында кунарга калалар иде. Менә шулай гомер салмак кына аккан елга төсле үз юлыннан алга таба барды. Тик көннәрнең берсендә язмыш тагы да Тәнзилә өстеннән үзенең кара канатын җилпеп узды. Көз ахырында, җир өсте туңдыра башлаган вакытта атын басудан алып кайтырга дип киткән Закир юкка чыкты. Аты кайтып капка төбендә кешнәп җибәргәндә, Тәнзилә сарыкларга ашарга биреп йөри иде. Капканы барып ачуы булды, ат иярле, йөгәнле килеш ихатага килеп керде, ә Закир күренмәде. Күрше Хәмәтнур белән сөйләшеп торамы әллә дип урамга чыкты Тәнзилә, тик күршеләрнең капка төбендә дә беркем дә юк иде. Урамның басуга илтә торган ягына карады хатын, аңа таба ул очтан Кашшап карт килә ята иде. Исәнләшкәч, карт: «Атыгыз урамыгызга үзе генә чабып үтте, хуҗаң кайда, мәхлук», – дип сүз катты. Тәнзиләнең йөрәге чәнчеп куйды, «Ай, Алла, ул-бу була күрмәсен Закир белән, кая шул очка барыйм әле, басудан кайтып килмиме икән?» – диде дә басу ягына атлады. Тик ерак урманга кадәр сузылган басу буп-буш, кешенең әсәре дә күренми иде. Тәнзиләнең башыннан мең төрле уй үтте. «Болай торып эш чыкмас, кешеләргә, Хәмдиягә хәбәр итәргә, Закирны эзләргә, табарга кирәк. Аттан егылып төшеп я имгәнеп, я аңын югалтып ята торгандыр», – дип үз алдына сөйләнде дә, авыл ягына борылып, бригадир Искәндәрнең өенә юнәлде. Анысы, бәхетенә каршы, өйдә булып чыкты. Хәлне сөйләгәч, телефоннан берничә ир кешегә шалтыратып, мәсьәләне аңлатты, кемгәдер машина, кемгәдер ат белән, кемгәдер җәяү урман буе басуына чыгарга кушты. Хәмдиягә дә бу хәбәрне җиткергәч, Искәндәр Тәнзиләне машинасына утыртып басуга алып китте. Ярты авыл халкы эзләде Закирны, басуны аркылы-буй йөреп чыктылар, елга, урман буйлары калмады. Икенче көннең киченә генә Закирның үле гәүдәсен таптылар. Авылдан ерак та түгел икенче бер басуның урталыгында ята иде мәрхүм. Аты өстеннән егылып башы белән туң җиргә килеп төшеп үлгән Закир. Таш булып катты Тәнзилә, елыйм дисә, елый алмады, тамагына аш та үтмәде. Ярый үги кызы Хәмдия, туганнары, күршеләре янында булды. Закирның өчен, җидесен, кырыгын үткәрделәр. Тәнзилә ниндидер томан эчендә йөргәндәй уздырды ул көннәрне. Үз бәхетсезлегенең сәбәпләрен эзләде. Нинди гөнаһлары өчен шушы кадәр дә ачы югалтулар бирә икән Тәңре, дип елады. Закирының кырыгы да узгач, Тәнзилә үзенең ялгызлыгын ныграк тоя башлады. Ни дисәң дә, һәркемнең үз дөньясы, күрше-тирәнең, туганнарның үз мәшәкате, үз эшләре. Хәмдия дә үз авылындагы кибеткә сатучы булып эшкә керде, туган йортка килүләр сирәгәйде. Аның да ихатасы тулы мал, эшеннән соң кайта. Балалары кайсы кайда укый, аларга да булышырга кирәк. Тәнзилә берсен дә гаепләмәде. Тормышның үз кануннары, бары тик сабырлык белән бүгенгене кабул итәргә кирәклеген әллә кайчан төшенгән иде ул. Закирын да, Габдулласын да уйлады хатын, гомерләренең кыска булганына, фаҗигале үлемнәренә җаны әрнесә дә, Ходай каршында үзенең көчсез икәнен тоя иде. Зурәнисе, әнисе өйрәткән догаларны исенә төшерде Тәнзилә, шуларны укып ирләренең рухларына багышлады. Күңелен дә ниндидер тынычлык урнашкан төсле булды. Әмма бер күңел ярасы гына төзәлерлек түгел иде Тәнзиләнең: ул яра – бердәнбер улы, Радигының язмышы. Кайда ул, исәнме, уйлыймы анасын? Кичләрен, төннәрен җанын уттай көйдергән шушы сорауларга Тәнзилә берничек тә җавап таба алмады. Ике дистә еллар элек, Закирга кияүгә чыккан гына вакытта, кайтып китте аның Радигы. Үзе генә дә түгел, ә Тәнзиләне сөендереп, хатыны һәм алма кебек ике кызы белән. Ул елдагы июньнең ике атнасы Тәнзиләнең иң бәхетле вакытлары булды. Карап туя алмады ул улына, килененә, ике оныгына. Рус милләтеннән булса да, Наташа килене «ани» дип өзелеп торды. Ә Настя белән Катя исемле оныкларының «бабулька» дип ике яклап килеп кочаклаганнарын үлгәнче онытмаячак Тәнзилә. Улы белән барысы турында сөйләште Тәнзилә, башыннан узган хәлләрне аңлатты. Радигы шул вакытта бит: «Әнкәй, мин барын да аңлыйм, сиңа бернинди дә үпкәм юк!» – дип кочаклап алгач, күңелендәге авыр ташның эрүен тойган иде ул. Фотоларын калдырдылар алар, әнә каршы як стенада эленгән килеш торалар. Менә монсы Радигы, аның янындагы фотода ике оныгы, монсында килен белән улы, ә алардан өстәрәк торган фотода бар гаилә... Закир дә бик җылы кабул итте Тәнзиләнең улы гаиләсен. Үз баласы, оныклары төсле иде алар аның өчен дә. Тәнзилә ул вакытта мәрхүмә әнисенә рәхмәтләр дә укыды әле, Закирга кияүгә чыгарга үгетләгәне өчен...
Эх, кайда калды соң ул бәхетле мизгелләр?.. Улы гаиләсен алып киткәч, ел буе хат алышып тордылар. Ә бер елдан хатлар килүдән туктады. Тәнзилә хат язуын туктатмады, борчылды, кайгырды. Икенче ай китте дигәндә килененнән җавап хаты килеп төште. Элекке кебек шатлык-бәхет китерүче хат түгел иде ул, ә, киресенчә, яман хәбәр яшерелгән иде аның эченә. «Кадерле әнием, – дип башлаган иде килен хатны. – Хатларыңны алдым, тик җавап язарга көчем җитми торды. Ай узгач, бик авыр булса да, язарга көч таптым үземдә: Радик икенче хатынга ияреп илнең ерак шәһәренә күчеп китте. Яраттым мин аны, ул да ярата кебек иде. Настя белән Катяны икәүләп бергә үстереп кияүгә бирергә, оныклар сөяргә хыялландык. Тик ике ай элек ул кинәт кенә үзгәрде, үз эченә йомылды. Ә бер көнне әйберләрен җыйды да: «Наташа, мин башканы яратам, аның белән икенче шәһәргә күчеп китәм», – дип чыкты да китте. Берни әйтергә дә өлгермичә калдым, көтмәгән идем бу хәлне. Кызларга аны командировкада дип әйттем. Көнем эштә, төнем елап үтә, әнкәй. Ни өчен шулай булды соң? Җавап тапмыйм. Менә ай үтте, инде аның киткәненә күңел ышана да башлады төсле. Кайтмасына да... Әнкәй, сиңа ачуым юк, синең ничек безгә шатланганыңны күрдем мин. Шуңа да алдаша да алмыйм. Сиңа да авыр булачак бу хәбәр, әмма башка юл юк... Радик сиңа, бәлки, язар, әнисен лә онытырга тиеш түгел ул. Ә мин язгалап торырмын. Катя белән Настядан сәлам сезгә». Тәнзилә шул мизгелдә кара көйде. Хат кулларын көйдергән төсле, йөрәген кемдер үткер пычак белән телемнәргә бүлгән кебек тоелды. «И, Аллам! Балакаем, нигә ялгыштың икән?.. Ходаем, ялгышын аңлап, киткән юлларыннан кирегә кайтсын, башына зиһен бир баламның», – дип теләде...
Көннәр уза торды. Килененнән хатлар башта айга бер, аннан ярты елга бер тапкыр килделәр, ә соңыдан бөтенләй туктадылар. Рәхмәтле булды килененә Тәнзилә, хатлар туктагач та рәнҗемәде... Көченнән килгәндә оныкларына дип акчасын да, посылкаларын да салды. Закиры да бер тапкыр да каршы килмәде. Ә менә Радик суга төшкәндәй юк булды. Аптырагач, күрәзәчегә барды ана. «Улыңны сары чәчле хатын үзенә сихер ярдәмендә каратып еракка алып киткән. Анда ул, тик аңы томаланган, кайтыры да билгесез», – диюдән узмады анысы да. «И, улым, улым... Балаларыңны булса да искә төшер, аларда бит синең кан...» – Тәнзиләнең башында шушы сүзләр көннәр буе әйләнделәр. Ярый әле Закиры аңлый, кирәкмәгәнгә күңеленә кагылмый, сораулар бирми, Тәнзиләнең кайгырганын бик якын кабул итә. Ярый әле ул бар...
Тәнзилә өстәл артында улының фотосына текәлгән килеш утыра иде. «Закирның үлеменә биш ел узды, улының хәбәрсез югалганына егерме ел. Исән микән син, балам, әллә шул чит-ят тарафның зиратында ятамы газиз сөякләрең?» Тәнзилә уфтана-уфтана өстәл артыннан торып, озак утырганнан оеган аякларын чак кыймылдатып фотолар янына килде. Берәм-берәм аларны күздән кичерде, бармаклары белән һәрберсен сыйпап үтте. «Настя белән Катя да инде гаиләледер, мине искә алалар микән балакайларым? – дип яшь тулы күзләрен елмаеп торган ике кызчык төшкән фотога юнәлтте Тәнзилә. — Әтиегезне дә, мине дә кичерегез, балалар, берүк, сез бәхетле булыгыз. Әниегезне онытмагыз, әтиегез язмышын кабатламагыз!». Бераз тынычлангач, Тәнзилә кабат өстәл янына килде, чәшкесен чиста су белән чайкатып, коймакларның өстен ябып куйды. Догасын укып алгач, ихатага чыгып керергә уйлады. Тап шушы вакытта ишек ачылган тавыш килде, һәм Тәнзилә борылып карады.
– Исәнме, Тәнзилә әби! –диде ишектән кергән яшь кенә ир кеше.
– Әйбәт әле, балам, әйдә уз.Танымыйм бит, улым, кем дияргә дә белмим.
– Авылдашың Заһирәнең улы мин, әби, Таһир исемлемен. Авылыгызга йомыш белән килдем дә хәлегезне белеп чыгыйм дидем. Әнкәй күчтәнәчләр дә җибәрде, – дип кунак Тәнзиләгә төрле сыйлар белән тулы пакетын сузды.
– И, рәхмәт төшкере. Заһирә сеңлем тазамы?
– Аллага шөкер, күп итеп сәламнәр әйтте.
– Әйдә әле улым, чәй эчеп алыйк бәйрәм коймаклары, синең күчтәнәчләрең белән, – дип Тәнзилә чәен җылыта, күчтәнәчләрне өстәлгә тезә башлады.
Ә Таһир бу вакытта фотолар эленгән стена янында иде.
– Тәнзилә әби, минем килүнең сәбәбе дә бар бит әле. Авыр булса да сорыйм, гафу итәрсең. Радик абый хакында беләсе иде
Тәнзилә чәй ясаган җиреннән туктап, Таһирга карады.
– Әби, Радик абыйның бик күптәннән хәбәре юк икәнен ишеттем мин. Ә аны бит табарга була. Хәзер телевизордан «Көт мине» дигән тапшыру бара, шунда язып карыйк, димәкче идем.
Тәнзилә кунакны өстәл янына дәште, ә үзенең башында төрле уй. Чыннан да, эзләтеп караганда ничек булыр иде икән? Бәлки таба да алырлар иде, исән булса. Ичмасам, улы хакында берәр хәбәр белеп китәр иде бакыйлыкка. Әмма Таһиргә бу хакта әйтергә ашыкмады, бары авыл хәлләрен, Заһирәне, таныш-белешләрне сорашты. Таһир исә ихластан җавап бирде. Ул да Тәнзиләнең уйланганын аңлый иде, шуңа да әлегә Радик хакында сорашмаска булды. Тәмләп чәй эчеп беткәч, Тәнзилә өстәлне җыештырып куйды. Шул арада үзенең әлеге көндәге тормышын сөйләп алды. Зарланмады да, бары тик булганына шөкер итеп яшәгәнен әйтте. Ә Таһир сабыр гына көтте. Өстәлдәге ризык өстен ипләп кенә ябып куйгач, Тәнзилә, тәрәзә янындагы яраткан урынына утырып, Таһирга карап сүз башлады:
– Балам, әйдә, язып карыйк ул тапшыруга. Радик абыең исән булса да, үлгән булса да берәр хәбәрен бәлки белә алырмын
Таһир үзе белән алып килгән блокноты белән ручкасын кесәсеннән чыгарып Тәнзиләдән улы турындагы бөтен мәгълүматны язып алды. Радикның гаиләсе белән төшкән фотосын сорап алды. Хат белән тапшыру редакциясенә салырга кирәк, дип аңлатты. Фотоны бирде Тәнзилә. Улын гына тапсыннар, аңа берни дә жәл түгел. Таһир Тәнзиләне кочаклап саубуллашты да, хатны язып иртәгә үк салып җибәрәм, дип кайтып китте. «Ходаем, юллары уң булсын бу баланың. Радигым табылсын, үлгәнче бер күреп калсам ярар иде». Тәнзиләнең күңелендә үзе кыен, үзе рәхәт ниндидер хис урнашты. Шушы өмет белән ул йокларга ятты. Төшендә исә ап-ак киемнән Закиры белән Габдулласын күрде. Икәүләп килеп, Тәнзиләгә ак биләүгә төрелгән сабый тоттырдылар алар. Ул баланың матурлыгына исе-акылы китте Тәнзиләнең. Шулкадәр дә җиңел, рәхәт иде аңа. «Бу – синең улың!» – диде дә Закиры, кулын болгап, Габдулланы ияртеп яшел агачлар арасына кереп югалды. Ә Тәнзилә баланы күтәреп аклан уртасына барып утырды да, уянып китте. «Радигым кайтачак болай булгач», – дип юрады ул төшен...
Ике ай узгач, Тәнзилә яшәгән авылга ят машина килеп керде. Кибет тирәсенә җыелган кешеләр янына килеп туктагач, аннан таныш булмаган ике ир кеше чыкты. Русча сөйләшә торганы кешеләрдән Тәнзилә яшәгән йортка юлны сорады. Авыл халкы тик торамыни, боларның кем икәнен беләселәре килеп, сораулар бирә башладылар. Рус телле ир кеше сабыр гына бар сорауга да җавап бирергә тырышты. Җаваплар тулылана барган саен, авыл кешеләренең гаҗәпләнүе дә артты. Ә гаҗәпләнерлек, ышанмаска мөмкин булырлык нәрсәләр күп иде бу җавапларда. Машина янында эндәшми генә басып торган, инде шактый олы күренгән ир-атның авылдашлары Тәнзилә әбинең инде егерме ел хәбәре булмаган бердәнбер улы Радик икәнен дә, аны Мәскәүдәге, авыл халкы телевизордан елый-елый карый торган «Көт мине» тапшыруы аша эзләп тапканнарын да, менә бүген шушы Радикны Тәнзилә әби белән очраштырырга Мәскәү кадәр Мәскәүдән килгәннәрен дә белде авыл халкы. Кибет яны гөж килде, кемдер тизрәк өенә ашыкты – бу кеше ышанмаслык хәбәрне өйдәгеләргә сөйлиселәре килде. Ә Тәнзилә бу вакытта тәрәзә буендагы яраткан урынында тыныч кына көндезге чәен эчеп утыра иде. Уйларына бирелеп урамда кешеләр йөренгәнен дә, капкасы янына машина туктаганын да, ике ир-атның капкадан кереп киткәнен дә күрмәде дә, ишетмәде дә. Тик өй ишеге ачылып китеп, ерактан килгән кунаклар килеп кергәч кенә сискәнеп китте ул. Ирләр ишек янында ук тукталып, сүз башламый тордылар. Тәнзиләнең исә күңеле нидер сизенде, урынынан торып, әкрен генә кунакларга таба атлады. Алдарак торган олырак яшьтәгесенә танырга теләгәндәй озак кына карап торды. Бу кешенең йөзе таныш та, таныш түгел дә кебек тоелды аңа. Әмма ана йөрәге бу ирнең иң якын кешесе икәнен барыбер тоемлый иде. Тәнзиләнең ихтыярына да карамыйча куллары аңа таба үрелде, бармаклары аның йөзеннән, чәчләреннән сыйпады. Ирнең ике күзенә мөлдерәмә яшьләр тулды. Һәм ул күзләр Тәнзиләнең күзләре белән очрашты. Тын да ала алмыйча торды Тәнзилә, йөрәгенә берьюлы мең энә кадалган төсле булды. Хәле беткәнен тоеп, «Улым!» – дип үзәк өзгеч итеп эндәште дә җансыз килеш бердәнбер баласының кочагына авып төште.

Николай Туганов фотосы.

Комментарийлар