Логотип «Мәйдан» журналы

Татар җаны

Урыс «Витязь»лары очаУдмуртия күгендә.Самолетларны күзәтепКүзләр күккә төбәлә. Урыс «Витязь»лары оча –Илем өчен горурлык.Татар җаны урын тапмыйМилли үзаң корырлык. Татар халкы тир түксә дәҮз...

Урыс «Витязь»лары оча
Удмуртия күгендә.
Самолетларны күзәтеп
Күзләр күккә төбәлә.
 
Урыс «Витязь»лары оча –
Илем өчен горурлык.
Татар җаны урын тапмый
Милли үзаң корырлык.
 
Татар халкы тир түксә дә
Үзен алга илтергә,
Хокукларын, мәнфәгатен
Яклау тапмый интегә.
 
Урыс «Витязь»лары оча,
Күзләр күккә төбәлгән.
Татар җаны сорый багып
Мәрхәмәтлек күкләрдән.
 

Эльмира НИГЪМӘТҖАН


Эльмира Нигьмәтҗанова 1980 елны Башкортстанның Тәтешле районы Чургылды авылында туа. Читтән торып КФУны тәмамлый. Ике дистә елдан артык Удмуртия татарларының республика газетасы «Яңарыш»та журналист булып эшли. Шигырьләре Ижау шәһәрендә иҗат ителгән «Яшьлек бөреләре», «Язмышлар авазы» җыентыкларында дөнья күрде.

Фото: vk.com







«Мәйдан» №1, 2022 ел




Комментарийлар