Логотип «Мәйдан» журналы

Битлек

Укучылар иҗаты.

Хәсрәтләргә тарыганда,

Авырлыкка бирешкәндә,

Дуслар сынала да куя

Кулдан кисәк эш төшкәндә.

 

Көнләшүдән дәшмәүчеләр

Эчтән дөрләп янган чакта,

Хәсрәт белән очрашканны

Күрмәмешкә салышканда,

 

«Дуслар», димен, ярый сез бар,

Булмасагыз нишләр идем?!

Сер бирмичә яшәр өчен,

Битлегемне алып кидем.

 

Күз ачыла яши-яши,

Һәр елмайган ераклаша.

Начар ниятле бәндәдән

Раббым Аллаһ, Үзең сакла.

 

Нурфия ХАЛИКОВА

Фото: https://ru.freepik.com/Изображение от Freepik

«Мәйдан» № 10, 2023 ел

Комментарийлар