Логотип «Мәйдан» журналы

Авылны сагынып

Хәзер дә ягыла микәнТуган нигезнең миче?Урамга тарала микәнКайнар ипинең исе?Беркайда юк авылымныңАйлы аяз кичләре.Авылга гына хас булганКара мунча исләре.Морҗалардан чыккан төтенКүкләргә агыладыр.Бәл...

Хәзер дә ягыла микән
Туган нигезнең миче?
Урамга тарала микән
Кайнар ипинең исе?
Беркайда юк авылымның
Айлы аяз кичләре.
Авылга гына хас булган
Кара мунча исләре.
Морҗалардан чыккан төтен
Күкләргә агыладыр.
Бәлки әле аулак өйләр
Безне дә сагынадыр.
Битләрем куеп назланам,
Җил иссә туган яктан.
Анда югалткан бәхетне
Читтән эзләп кем тапкан?
И, мактыйлар чит җирләрне
Әйләнеп кайталар да.
Туган төбәк – кайнар йөрәк
Юк башка кыйтгаларда.
Җәннәт, диләр, чит җирләрдә,
Булса-булыр – шигем юк.
Анда минем милләтем юк,
Туган телем, күгем юк.
Анда минем сагышым сай,
Сыгылсам, терәгем юк.
Анда яшәргә теләгем,
Җәннәтле йөрәгем юк...


Никифор ТУКМАЧЕВ

Комментарийлар