Логотип «Мәйдан» журналы

Чахохбили рецепты

Чахохбили - тавык итеннән пешерелә торган популяр грузин ризыгы.Тавыкны турарга, тоз сибеп болгатырга һәм 15 минут кыздырырга.Икенче табада  суганны атланмайда кыздырырга һәм томат пастасы өстәргә.Тав...

Чахохбили - тавык итеннән пешерелә торган популяр грузин ризыгы.



Тавыкны турарга, тоз сибеп болгатырга һәм 15 минут кыздырырга.

Икенче табада  суганны атланмайда кыздырырга һәм томат пастасы өстәргә.


Тавык кыздырылган табага суган, татлы борыч, помидор, сарымсак, яшеллек, хмели-сунели тәмләткече, әче борыч салырга.


Табаның капкасын ябарга һәм әзер булганчы томалап пешерергә.


Автор: Дамира МАКСУТОВА

Фото: Автор фотосы.

https://intertat.tatar/ash-su/chakhokhbili/

Комментарийлар