Логотип «Мәйдан» журналы

ХӨР ЯШӘГЕЗ!

Мөдәррис Әгъләм шигыре.

Язган җырым

Туган нигеземә кайтып сүз сорады...

Туган өйдә

Идән ярыгыннан төшкән

Инә булып ялтырады.

 

Күкрәк терәп икмәк кисте,

Сынык чалгыдан ясалган пәке сыман;

Тигезләмәк булды дөнья җаһилләрен

Ярып төшеп яманлыкның уртасыннан.

 

Дөнья гиздем...

Бөекләрнең чордашлары аз калганнар.

Югыйсә бит

Зиратларның капкасына беркайда да

«Рәхим итегез!» дип язмаганнар.

 

Бу җырларым каберлеккә рәхим итсен!

Авыр кабер ташларының

Әлифенә карый белсен!

...Тәрәзә арасындагы бу шәмаил

Тукайның «Туган тел»е ул, таный белсен!

 

Бу җырларым кардәшләргә үз Ватанын

Үз биеклегеннән карап күзәтергә,

Ил картының еллар үтеп

Онытылган чардуганын төзәтергә ярдәм итсен!

 

Бәлки, ул илләр дә гизмәс,

Дан-шөһрәтне дә сөзмәс.

Тик әтиләр кебек сабыр булса икән,

Халкым өчен кирәк чакта

Үз сүзендә Җәлил булып торса икән.

 

Хәзергә ул

Туган туфрагымда булып икмәк киссен,

Буялмасын бу җирнең фани канына!

Ул хәзергә хезмәт итсен

Киң күңелле, олы җанлы

Гүзәл Татарстаныма!

 

Җырларым, сез – бавыр итем, балаларым,

Хөр яшәгез!

Җырларым, сез – яңа туган калаларым,

Хөр яшәгез!

Нәфрәт, сөю кырларыннан

Читкә чыкмый,

Хөр яшәгез!

...Әгәр яшен суга икән, курыкмагыз,

Куакларны яшен сукмый!

 

Фото: https://ru.freepik.com

«Мәйдан» № 8, 2024 ел

Комментарийлар