Логотип «Мәйдан» журналы

Урманда ак томан

Урманда ак томан,Күренә ак болан.Күренә җан сыман.Томаннар ак сыман,Томаннар ак сыман… Канатлы ак боланКанатлы җан сыман.Эндәшә артымнан:«Кайт монда ахырдан,Кайт монда ахырдан». Урманнар арт...

Урманда ак томан,
Күренә ак болан.
Күренә җан сыман.
Томаннар ак сыман,
Томаннар ак сыман…
 
Канатлы ак болан
Канатлы җан сыман.
Эндәшә артымнан:
«Кайт монда ахырдан,
Кайт монда ахырдан».
 
Урманнар артында
Ак болан, ак томан.
Мин көткән бәхетләр
Сагыштан ялгышкан,
Адашкандыр сыман..
 

Хәмит ЛАТЫЙПОВ


Фото: https://twitter.com


 

Комментарийлар