Логотип «Мәйдан» журналы

Терелербез

Нинди садә, чиста булганбыз ла!Уйларыбыз нинди пакь булган!– Без сәгадәт өчен яратылган,Бәхет өчен! – дигән чак булган... Тезләнеп без дога кыла идекМәҗүсидәй карап бу таңга.Без табына идек – пар...

Нинди садә, чиста булганбыз ла!
Уйларыбыз нинди пакь булган!
– Без сәгадәт өчен яратылган,
Бәхет өчен! – дигән чак булган...
 
Тезләнеп без дога кыла идек
Мәҗүсидәй карап бу таңга.
Без табына идек – пар каенга,
Без ышана идек
Ватанга.
 
Матурлыгын тоеп, моңсулыгын,
Шигърилеген тоеп дөньяның –
Адәм улы! –
Табигатькә сеңеп
Гел яшәрмен диеп уйладың.
 
Әллә кеше акылыннан шашты,
Әллә инде дөнья тилерде? –
Кем уйлаган
Кеше булган өчен
Оялырдай көннәр килерне!
 
Юктыр, булмас,
Дөрес түгелдер бу!
Андыймыни, кешем, үзәгең? –
Син бит
Сөя,
Тоя белгән өчен
Фани дөньялыкны бизәдең.
 
Терелербез, сагынырбыз әле...
Китми калмас, китәр бу халәт!
Савыктырып сынган канатларын,
Күңелләргә кайтыр мәхәббәт.
 
Тезләнешеп дога кылырбыз бер,
Мәҗүсидәй карап бу таңга...
Сокланырбыз тагын пар каенга.
Ышанырбыз тагын
Ватанга.
 

ЗӨЛФӘТ


Фото: https://pixabay.com/







«Мәйдан» №1, 2022 ел







Комментарийлар