Логотип «Мәйдан» журналы

Татарстаным

Мөдәррис Әгъләм шигыре.

Шагыйрь дустым сәяхәттән кайткач
Әйткән иде, Татарстаным,
Картадагы синең сурәтеңнең
Чабып барган атка охшавын.

Ничек кенә әле чабасың син,
Томырылып, Татарстаным,
Ялларыңнан чытырдатып тотып
Синең белән мин дә очамын.

Синең белән ул – без мәртәбәле,
Синең белән ул – без канатлы;
Бабаларым, атларыннан егылып,
Ничә тапкыр борын канатты...

Затлы аргамаклар кайсы чорда,
Кайда гына илтеп сукмады?!
Ил бәясе башлар ярылдылар,
Шөкер әле күзләр чыкмады.

Ярый әле шундый заманнарда
Югалмаган күрү сәләте;
Егылганда авырткан җир була,
Авырткан җир була, гадәти.

Авырткан җирем син – Татарстан,
Без чабабыз менә әлегә...
Әмма беләм, кайда бәрелсәң дә,
Авырткан җир алдан бәрелә.

Авырткан җирем син – Татарстан,
Син йөрәктер миңа, бәгырьдер...
Кайда гына килеп бәрелсәм дә,
Иң беренче сиңа бәрелер.

Башка халыклар күк безне дә бит
Азатлыкка сусау уяткан.
Без чабабыз, еллар очкын булып
Очып кала безнең тояктан.

Без чабабыз еллар, чорлар аша,
Яңгыратып бөтен тарафны;
Иле белән кеше мәртәбәле,
Иле белән кеше канатлы.

Бер канатың була туган телең,
Бер канатың була туган җир;
Кошка гына түгел, кешегә дә
Канат кирәк була торгандыр.

Син чыннан да, илем, әкияттәге
Чабып барган атка охшаган.
Шушы ике канат бар чагында,
Киләчәккә, илем, ышанам.

 

Фото: Татар-информ

«Мәйдан» № 8, 2024 ел
 

Комментарийлар