Логотип «Мәйдан» журналы

Шагыйрь

Нур Әхмәдиев шигыре.

Нәфрәттән туган шагыйрь...

Нәфрәт ташып тормаса,

Җырына – кылычына –

Кайдан көч таба алыр?

Ялкыннан туган шагыйрь...

Әгәр ялкын дөрләмәсә,

Меңләгән йөрәкләрне

Ничек җылыта алыр?

Кояштан туган шагыйрь...

Кояштай якты булмаса,

Адашкан күңелләргә

Ничек нур сала алыр?

Диңгездән туган шагыйрь...

Диңгездәй тирән фикерне

Гап-гади сүзләр белән

Кем тагын әйтә алыр?

Халыктан туган шагыйрь...

Әгәр халкы үги итсә,

Ул кайдан көчен алыр,

Үлмәс җырларын язар?

 

Фото: ttps://ru.freepik.com

Комментарийлар