Логотип «Мәйдан» журналы

Онытма

Кави Нәҗмигә.

Яшь ягыннан абый син булсаң да,
Ристанлыкта абый мин идем.
Шуңар, ахры, моң-зар, нәфрәт уты
Һәм әрсезлек миндә күп иде.

Иске-москы салган капчык асып,
Төрмәләрдә байтак сөйрәлдек,
Катлы-катлы һәм таштидлы итеп
Сүгенергә яхшук өйрәндек.

Ристанлыкта телгә йоккан сүзләр
Ихтыярсыз җырда чагыла,
Укучы да гаеп итмәс моны,
Тик елмаер дусларча гына.

Үткәннәрнең авыр шәүләләре
Сиңа һич тә тансык түгелдер,
Ләкин алар кыргый бер көч белән
Кузгаттылар минем күңелне.

Ничек онтыйм Кремль буендагы
Пугачаулар яткан төрмәне?
Юк, онытмыйм тынчу камерада
Сулар һава тапмый йөргәнне.

Хәтереңдәме, чакырып алдың мине,
Ишек тупсасына таянып?
Ишек ярыгыннан томаланып кергән
Бәдрәф исе катнаш һаваны,

Балык кебек авызларны ачып,
Алмаш-тилмәш икәү суладык.
Хәлгә килгәч, ак болытлар йөзгән
Күккә карап, төшләр юрадык.

Сәләмәне салындырып йөреп
Куандырмадык без дошманны.
Балык кылчыгыннан энә ясап
Ямый идек күлмәк-ыштанны.

Күпме илле грамм килер-килмәс
Күксеп беткән ипи кисәген
Хыянәтсез, кап урталай бүлеп
Ашаганнар синең истәме?

Исеңдәме көзге кабер кебек
Карцерларда бергә утыру,
Хаксызлыкка нәфрәт игълан итеп,
Ун-унбиш көн буе ач тору?

Белүчеләр әл дә сагынып сөйли
Ул чактагы безнең дуслыкны,
Дуслык белән чөнки тутыра идек
Тормыштагы бөтен бушлыкны.

Бүген менә ялгыз Кремль буйлап
Узган чакта башны күтәрсәм,
Сөремләнеп тора таныш төрмә,
Кабынып китте бөтен үткәннәр.

Үткәннәрнең авыр шәүләләре
Сиңа бүген тансык түгелдер,
Ләкин алар кыргый бер көч белән
Кузгаттылар минем күңелне. 

1941

Фатих КӘРИМ

Фото: https://ru.freepik.com

«Мәйдан» № 2, 2024 ел

Комментарийлар