Логотип «Мәйдан» журналы

«Күңелем – сәхнә...»

СӨЛӘЙМАН шигыре.

Күңелем – сәхнә,
күпме караш
текәлгән сәхнәгә.
Кем
    ни
        көтә?
Дошман – үксү-улау.
Дуслар – мактау-майлау.
Һаман көтә хатын
төштә күргән хакын.
Пәрдәләре генә 
    ябылмасын, диеп
көтә газиз әни.
Үзем дә мин көтәм:
елтыр күзле кызым
бермәл шул сәхнәдән
шәйләр үз йолдызын.
Күңел сәхнәсенең 
ярымачык мәле,
улым кулларында 
күңел пәрдәләре…
 

Фото: https://ru.freepik.com

«Мәйдан» № 9, 2024 ел

Комментарийлар