Логотип «Мәйдан» журналы

Көрәш рухы

Сизенепме алдан, тар эчленеңАклык сөенечен хупламасын:Арча халкы Тукай иҗатыныңҺәр сүзенә салган култамгасын.Туган якны сайлап алып булмый,Сатып алып булмый базарлардан.Базар буранында туңган АпушТука...

Сизенепме алдан, тар эчленең
Аклык сөенечен хупламасын:
Арча халкы Тукай иҗатының
Һәр сүзенә салган култамгасын.
Туган якны сайлап алып булмый,
Сатып алып булмый базарлардан.
Базар буранында туңган Апуш
Тукай булгачтын да тазармаган.
Фәкыйрь, сукыр заман ятименә
Нинди генә тузан, кер түкмәгән!..
Якташлары әмма шигъриятен
Саф алтынга тиңләп бөртекләгән.
Еллар әйләнәли җыен җыеп,
Сый-хөрмәтен куеп түр табынга,
Көрәш рухы белән дәртләндергән
Батырын да чорның, куркагын да.
Йә, әйтегез! Кайсы як Моңсары
Тукай белән тигезләшә алыр?!
Үз Моңсарын танымаган якташ
Килгән иманын да кире кагар...
Зевс Прометейны кадаклаткан сыман,
Таш кыяга кадаклатыр нәсел-затың...
Бер шаһитсыз, яклаучысыз, аклаучысыз,
«Мин гаепсез!» дип әйтергә
бармы хакың?
 

Флера ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА

Комментарийлар