Логотип «Мәйдан» журналы

ИҢРӘҮ

"Кукмарада Украинада һәлак булган 21 яшьлек Рүзәл Сабирҗановны соңгы юлга озаттылар. Аңа 2 июльдә 22 яшь туласы булган..."("Ирек мәйданы" газетасыннан, 9 июнь, 2022 ел.)...Кинәт кенә караңгылык иңде –...

"Кукмарада Украинада һәлак булган 21 яшьлек Рүзәл Сабирҗановны соңгы юлга озаттылар. Аңа 2 июльдә 22 яшь туласы булган..."
("Ирек мәйданы" газетасыннан, 9 июнь, 2022 ел.)


...Кинәт кенә караңгылык иңде –
Җирне, күкне гүя ут басты!
Тын кысылды...
Канлы төер булып,
Бугазыма сыктау укмашты!
Элек...
Кичә... дус-күршеләр идек –
Нужа йөген тарттык бер атта.
Бүген менә... нәләт яудырабыз –
Кичәге дус, туган, быратка...
Беләм, әйе, хаклык соңлап йөри...
Без – хөкемдар түгел... Кемгә дә!
...Менә тагы өнсез генә иңрим...
Яп-яшь татар...
...гүргә иңгәндә.
Ләбиб ЛЕРОН.
11 июнь, 2022 ел.
фото: авторның социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Комментарийлар