Логотип «Мәйдан» журналы

«Гөрләгән сулар башында...»

ДӘРДЕМӘНД шигыре.

Гөрләгән сулар башында,
Тыңлагыз, шунда үтәр −
Йөрсә сыктап таң-сәхәрләр
Моң-сагышлардан хыял.
И туган илнең һавасы,
    Рәнҗемим, зинһар, күтәр!
    Рәнҗемим, зинһар, күтәр!

Ни газизрәк − бу ватанмы?
Аһ, туган каумем газиз! 
Ул мөкаддәс кан белән ул
Изге сөткә ни җитәр!..
    Сөт калыр, ватан китәр!
    Сөт калыр, ватан китәр!
 

Фото: https://ru.freepik.com/

«Мәйдан» № 10, 2023 ел

Комментарийлар