Логотип «Мәйдан» журналы

Дөнья бит ул күптән яратылган

Дөнья бит ул күптән яратылган,язмыш безгә язып куелган.Без яратып өзәр чәчәкләрнеңтаҗлары да күптән коелган.Икәү бергә йөргән сукмакларданэзләребез күптән җуелган,бүтән көйгә җырлап, бүтән парларҗитәк...

Дөнья бит ул күптән яратылган,
язмыш безгә язып куелган.
Без яратып өзәр чәчәкләрнең
таҗлары да күптән коелган.
Икәү бергә йөргән сукмаклардан
эзләребез күптән җуелган,
бүтән көйгә җырлап, бүтән парлар
җитәкләшеп йөри бу юлдан.
Икәү генә җырлап йөргән җырлар
йөрәкләргә безнең уелган,
яшьлек кыска, ләкин безнең өчен
мәңге узмас кебек тоелган.
Яшьлек кенә түгел, гомер уза,
саргаялар инде каеннар.
Картайсак та, аермасын Ходай
сагышлардан безне, ваемнан.
 

Әхмәт ДУСАЙЛЫ


Фото: https://ru.freepik.com



«Мәйдан» журналы № 7, 2022 ел



Комментарийлар