Логотип «Мәйдан» журналы

Хәтереңдә калыйм

Үзем китәм, үзем сиңа карыйм...Хәтереңә шулай кереп калыйм.Онытылмаслык моңлы бер җыр булыпКүңелеңдә якты урын алыйм.Мин бит сине әллә кайдан таныйм,Мин бит сине карашыңнан аңлыйм.Назларымны түгеп күз...

Үзем китәм, үзем сиңа карыйм...
Хәтереңә шулай кереп калыйм.
Онытылмаслык моңлы бер җыр булып
Күңелеңдә якты урын алыйм.
Мин бит сине әллә кайдан таныйм,
Мин бит сине карашыңнан аңлыйм.
Назларымны түгеп күзләремнән
Томырылып һаман сиңа карыйм...
Хәтереңдә калыйм. Әрсез димә.
Бу ихласлык артык яратудан!
Чакырмавың аңлап беркайчан да
Йөгереп китәм офыкларга табан.
Югалырга... Шәфәкъ нурларында
Алсу болыт булып янар өчен.
Сагышларым җылы яңгыр итеп,
Йөрәгеңә бер көн тамар өчен...
 

Рәмзия ГАБДЕЛХАКОВА


Фото: https://ru.freepik.com/photos/flower'>Flower фото создан(а) freepic.diller - ru.freepik.com

Комментарийлар