Логотип «Мәйдан» журналы

Төрле чаклар була

Төрле чаклар була,Тормыш hәрвакыттаГел елмаеп тормый.Гомер чәчәкләренСалкын кырау сугып,Көтмәгәндә әче җилләр дулый. Алсу таңны кинәтКара болыт каплый,Таң нурлары сүнә, боега.Чарасызлык телә.Серл...

Төрле чаклар була,
Тормыш hәрвакытта
Гел елмаеп тормый.
Гомер чәчәкләрен
Салкын кырау сугып,
Көтмәгәндә әче җилләр дулый.
 
Алсу таңны кинәт
Кара болыт каплый,
Таң нурлары сүнә, боега.
Чарасызлык телә.
Серле йолдызлар да,
Алҗып, эңгерлеккә сыена.
 
Тормыш юлларында
Мин дә алҗыдым шул ,
Эңгерлеклер булды гомердә.
Ләкин төпсез, шомлы
Караңгылык тугел,
Якты шигъри нурлар күңелдә.
 

Сәяф ШӘЙХИ


Фото: Floral фото создан(а) wirestock - ru.freepik.com

Комментарийлар