Логотип «Мәйдан» журналы

Төнге тәүбә

Минем турыда кайчак мактау булса,

Минем турыда кайчак мактау булса,

Зинһар, кызыкмагыз, көнләшмәгез.

Үзем генә беләм бәхетемнең

Миңа ничек итеп эндәшкәнен.

Кайчак кызып авыр сүзләр әйтсәм,

И дусларым, зинһар кичерегез.

Төннәр йоклый алмый үкенеп ята

Сер-тел тотмас юньсез бу тилегез.

И дусларым, сезнең яхшылыкны

Уйлап ятам һаман тик сез юкта...

Тетрәп китәм: сезгә әйтелмәгән

Рәхмәтләрем җанда тулгак тота.

 

Рахмай ХИСМӘТУЛЛИН

Фото: https://ru.freepik.com

Комментарийлар