Логотип «Мәйдан» журналы

Телефон

Рәфикъ Юныс шигыре.

Аяк аша җанга күчә
Салкыны идәнемнең.
Тоям бүген, шундый тоям
Җанның буш икәнлеген.

Суык суыткыч, таш ванна,
Бу кием шкафлары...
Күңелсез!
Саклый сыман сер
Телефон гына бары.

Бардыр минем кебеге дә
Мең-мең җан арасында.
Бардыр әле минем сан да
Мең-мең сан арасында.

Җый да шуны, әйт кенә бит:
— Сагындым тавышыңны!
Бу мин әле. Мин инде, мин,
Әллә танымыйсыңмы?

Гаҗәпләнсен, шаяртсын ул,
Кирәксә—ялганласын.
Килә бүген, шундый килә
Кемгәдер ялганасым.



Рәфикъ ЮНЫС

Фото: https://ru.freepik.com

 

Комментарийлар