Логотип «Мәйдан» журналы

Ташлар моңы

Уйламагыз, ташлар моңсыз, диеп.Ташлар бит ул, – диеп тойгысыз.Аларга хас моңнар бар икән ул,Таш йөрәге була тынгысыз.Таулар куеныннан ташып чыккан,Салкын чишмә нигә саф сулы?Бу – ташларның энҗе күз яш...

Уйламагыз, ташлар моңсыз, диеп.
Ташлар бит ул, – диеп тойгысыз.
Аларга хас моңнар бар икән ул,
Таш йөрәге була тынгысыз.
Таулар куеныннан ташып чыккан,
Салкын чишмә нигә саф сулы?
Бу – ташларның энҗе күз яшьләре,
Бу – аларның йөрәк ярсуы.
Ташлар елый, нигә еламасын,
Саклый алар солдат каберен.
Саклый сөелмәгән күзләр серен,
Пуля кискән яп-яшь гомерен.
Тыныч торды микән Моабитның
Җан өшеткеч салкын ташлары?
Киселгәндә палач балтасыннан,
Мусаларның горур башлары.
Мәрмәр ташлар…
уеп язылганы,
Исемнәре батыр ирләрнең.
Сездә бетмәс горурлык мин тоям,
Бөеклеген изге җирләрнең.
Уйламагыз, ташлар хиссез, диеп,
Ташлар бит ул, – диеп тойгысыз.
Аларга хас моңнар бар икән ул,
Таш йөрәге икән тынгысыз.
 

Әгъния САБИРОВА-МИҢНЕБАЕВА


Фото: vk.com

Комментарийлар