Логотип «Мәйдан» журналы

Таңъязмалар

Таңъязмалар офык читәнендәКычкырып тора әллә кайларга! –Ул дастанны уку читендер лә,Гыйлем алмый торыпАйлардан… Илаһи Көч ярдәмлеге генәДөнья серен ача күңелдә –Йөрәк Күземкиләчәкне күрәГасырларн...

Таңъязмалар офык читәнендә
Кычкырып тора әллә кайларга! –
Ул дастанны уку читендер лә,
Гыйлем алмый торып
Айлардан…
 
Илаһи Көч ярдәмлеге генә
Дөнья серен ача күңелдә –
Йөрәк Күзем
киләчәкне күрә
Гасырларның тылсым-күгендә!
 
Ташязмалар кебек таңъязмалар
Тарих китабында – мәңгегә…
Дастан булып
алсулана
кырлар
Гөлестанлы галәм түрендә.
 

Мансур САФИН


Фото: Background фото создан(а) ijeab - ru.freepik.com

Комментарийлар