Логотип «Мәйдан» журналы

Таң сылуым

Илдар Әхсәнов шигыре.

И таң җиле, җилкәй, ис әле,

Тәрәзәмә янә чирт әле.

Бер ышанмау хисе, исәрлек,

Арабызга керде җитәрлек.

Син дә сулыккансың, җилкәем.

Җан ачысын тагы, тагын бәр!..

Өметләрнең сүнеп җилкәне,

Таш шикелле катты бәгырьләр.

Синең дә бар күкрәк читендә

Таралмаска түнгән хәсрәтең.

Сагышларым илә йомылдым,

Килмичә, җил, килми йөдәттең.

И таң җиле, җилкәй, ис әле,

Кузгат әле күңел дәрьясын;

Икәү бергә үрләр иңләгән –

Шул мизгелләр батты кая соң?..

 

Фото: https://ru.freepik.com 

Комментарийлар