Логотип «Мәйдан» журналы

Таң ата, эшлик туганнар!

Таң атадыр, иптәшләр!Эшләргә хәзерләнегез!Бездән куәтле эшләрТели хәзер илебез…Эшлә, туган, кулың берлән,Эшлә, туган, гаклың берлән,Эшлә, туган, арымыйча,Көне һәм төне берлән!Уйлама: синең көчеңФайдас...


Таң атадыр, иптәшләр!
Эшләргә хәзерләнегез!
Бездән куәтле эшләр
Тели хәзер илебез…



Эшлә, туган, кулың берлән,
Эшлә, туган, гаклың берлән,
Эшлә, туган, арымыйча,
Көне һәм төне берлән!


Уйлама: синең көчең
Файдасыз югалыр диеп,
Курыкма: синең уең
Аңланмый калыр диеп.


Ләкин файдалы итеп,
Халыкның басуына
Чәч син, туган, ал да
«Тартышу» орлыгын анда.


Үссен анда шатлык!
Үссен анда ирек!
Тусын байлык һәм барлык!
Яшәсен җир һәм ирек!


Эшлик кулыбыз берлән,
Эшлик гаклымыз берлән,
Эшлик һич арымыйча,
Көне һәм төне берлән!

Сәгыйть РӘМИЕВ


Фото:  https://ru.freepik.com/Изображение от Freepik

Комментарийлар