Логотип «Мәйдан» журналы

Шигырь уку

Мөхәммәт Шәйхи шигыре.

Үз-үземә шигырь укып чыктым,
Озын чагы иде төннәрнең.
Урам тутырып чабып йөргән җилләр
Кинәт тынып калды бермәлне.
Өй артына сузылып ап-ак көртләр
Тын да алмый шигырь тыңлады.
Уйга чумган дөнья кылларында
Шигъри аһәң ярсып зыңлады...
Уйлата да шигырь, елата да,
Керсен генә шигырь җаныңа,
Ияртә дә китә үз артыннан,
Карамыйча малың, даныңа...
Шигырь уты көчле.
Чын шигырьләр
Бервакытта да бушка атмаган.
Юкка гынамыни шагыйрьләрнең
Җанын кыйган явыз патшалар...
Шагыйрьләрдән котылырга була,
Ә шигырьдән, белмим ул ягын...
Үз-үземә шигырь укыдым да,
Һәм үземне-үзем тыңладым...
Күңелләрнең китек чагы иде,
Авыр чагы иде дөньяның.
Ишетә белүчеләр ишеткәндер,
Тыңлый белүчеләр тыңлады...
...Үз-үземә шигырь укып чыктым,
Озын чагы иде төннәрнең.
Ә аннан соң укыр шигырем бетте,
Күңел түренә үрелеп эзләндем...
Тик бер генә шигырь калган анда,
Ләкин әле аңа иртәрәк...
Мин укырмын аны, соңгы чикнең
Соңгы сызыгына җитәрәк...
Нинди булыр алкыш, әйтә алмыйм,
Йә, кайсыгыз ачык әйтә ала?!
Һәрбер адәм яза торган җыр ул –
«Яшәү-үлем», диеп атала…

Фото: https://ru.freepik.com

Комментарийлар