Логотип «Мәйдан» журналы

Саха җиренә барышлый

Ленар Шәех шигыре.

Без таңга таба очабыз,
Таң – саха тарафында.
Сөенү дә, гамь-сагыш та
Минем күз карашында.

Дусларга кунакка барыш...
Борынгы биләмәләр
Офыктан-офыкка кадәр
Томандай тирбәләләр.

Аралар гаҗәеп ерак,
Ара – җиде мең чакрым.
Очкыч кораб кебек йөзә,
Нык талгын, акрын-акрын.

Урманнары чыгалмыйча
Югалырлык чытырман.
Киекләргә дә серләргә
Бай, диләр, куе урман.

Аюлары җитез, усал,
Төлкеләре – хәйләкәр...
Кара Козгынга өч йөз яшь,
Диеп әйтсәләр әгәр,

Ышануы авыр булыр,
Ләкин бу да – хакыйкать.
Инанырсың могҗизага
Хәтта ун мең, йөз мең кат.

Шаман җыры ишетелә,
Комусның серле моңы.
Кылычын җилдә сызарга
Бушаган көмеш кыны.

Кымыз эчәләр сахалар
Каен тузыннан койган
Ап-ак тирмәнең эчендә, –
Монда дус-туган сыйган.

Сэргэләр балкый ерактан,
Ысыах булыр үзән...
Саха кардәшләр җылысын
Чакрымнар аша сизәм.

Без таңга таба очабыз,
Ул – саха тарафында.
Бабамнарның бар гамьнәре
Минем күз карашында.

 

Фото: https://ru.freepik.com

Комментарийлар