Логотип «Мәйдан» журналы

Саннар ни диләр?

Булат Ибраһим шигыре.

Аваз салып, киткәнчегә кадәр,
Саннар йөри гүя ияреп:
Фәлән елда туган, фәлән иткән,
Фәлән елда куйган өйләнеп.

Гел шул саннар әйләнә дә баса:
Авырлыкны, буйны үлчиләр. 
Яшьне сорап, яшьлек тирәсендә
Бөтерелеп йөри төчеләр. 

Кайсы акча саный, кайсы шунда 
Акча килер көнне көтәдер. 
Саннар – безне, без саннарны куып,
Гомер-бәгырь шулай үтәдер.

Кем җитезрәк, кемнең тимер аты
Гомер атын куып тотмакчы. 
Салкынаеп киткән бүген көннәр, 
Киенмичә берүк чыкмачы. 

Ниләр сөйли алар, аңлашылмый,
Бер кайтаваз кебек тоела. 
Юлдан юлга сикерешә саннар, 
Күзен җуйды гүя бу дөнья.

Матур саннар, матур күлмәк киеп,
Тезелешеп баса каршыма. 
Саный китсәң, дөрес кебек үзе,
Ялганлыйсыз диеп ярсыма. 

Күз буамы чегән кызы шунда –
Тотылмаган карак гаепсез. 
Бүрек яна, бүрек яна анда, 
Иссез генә яна, төтенсез. 

Аваз салып, киткәнчегә кадәр,
Саннар йөри гүя ияреп. 
Бик тырышсаң, була икән бит ул
Яңа саннар хәтта өйрәнеп! 

Юкны – барга, барны юкка төреп,
Җиңгән кебек зур бер афәтне, 
Белә торып якынайтабыз бит
Ахырзаман дигән сәгатьне.
 

Фото: https://ru.freepik.com/Изображение от freepik

«Мәйдан» № 2, 2023 ел

Комментарийлар