Логотип «Мәйдан» журналы

Өметсезлек

Киләчәк – яшьләр кулында,Күнеккән, таныш сүзләр.Шул киләчәкне күрергәУйда төбәлә күзләр. Куркыныч хәтта сөйләргә,Күргәнем – ахырзаман.Имансызлык алып бараБезне афәткә табан. Җирне имә сорыко...

Киләчәк – яшьләр кулында,
Күнеккән, таныш сүзләр.
Шул киләчәкне күрергә
Уйда төбәлә күзләр.
 
Куркыныч хәтта сөйләргә,
Күргәнем – ахырзаман.
Имансызлык алып бара
Безне афәткә табан.
 
Җирне имә сорыкортлар,
Мыжлый, сырып алганнар.
Намус, оят, миһербанлык
Үлеп, ятып калганнар.
 
Аһ, куркыныч!..
Күзләремне
Төбим әле бүгенгә.
Ни күрәм: каршыма атлый
Ава-түнә бер бичә...
 
Күңел күзләремне кая
Төбәргә икән инде?
Башымны томалый уйлар,
Ничек айнырга инде?..
Ничек айнырга инде?..
 

Зәйфә САЛИХОВА


Фото: https://ru.freepik.com/photos/school'>School фото создан(а) standret - ru.freepik.com

Комментарийлар