Логотип «Мәйдан» журналы

Нигә мин ятим?

Мидхәт Миншин шигыре.

Берничек тә аңлый алмыйм,
Мәңгелек утта янам.
Йөрәгемнең яралары
Көчәя бара һаман.

Кайда син, әни?!
Кайда син, әти?!
Кадерлем, диеп,
Кемнәргә әйтим?
Сугышлар да юк
— Нигә мин ятим?!

Мин кайсына охшаганмын —
Әтигә, әнигәме?
Әллә алар януымны
Бөтенләй белмиләрме?

Ничек итеп күрергә соң
Бер генә үзегезне?
Бәхет таба алырсызмы,
Яшереп эзегезне?!

Кайда син, әни?!
Кайда син, әти?!
Кадерлем, диеп,
Кемнәргә әйтим?
Сугышлар да юк
— Нигә мин ятим?!

Фото: https://ru.freepik.com

Комментарийлар