Логотип «Мәйдан» журналы

Ни диим?

Шәүкәт Гаделша

Шаулыйлар карт таллар, шатланып,
Күчүмнең кайтуы турында.
Шаулыйлар дулкыннар, елашып,
Ермакның батуы турында.
Тик урман болганмый – куйнында
Кысылган зур дәһшәт йомгагы.
Туйдырды шул дәһшәт каршында
Үкенү, юану, моңаю.
Калды тик, чыгарып аланга,
Акыртып суярга язмышны.
Калды дик рухыма булырга
Өгенең «уф»лаган тавышы.
И себер татары: ни диим?..
Бары тик Ермакны, Күчүмне
Тарихта калдырыр өченме
Дөньяга, бу җиргә син килдең?

Фото: https://ru.freepik.com

Комментарийлар