Логотип «Мәйдан» журналы

Моң

Лилия Гыйбадуллина шигыре.

Әй дала илчесе, язмышың кичерсен,
Йотлыгып сулыйсың җыр исен...
Кыллары кызышкан кубызлар,
Тыннары буылган курайлар,
Тыелып тын калган сорнайлар,
Даулары сүрелгән думбыра
Киштәдә тын тора. 
Моң кыра 
Күзеңне, 
Бәбәгең каерып,
Моң тора сураеп каршыңда.
Әй, дала илчесе, 
Күк-Тәңрең кичерсен,
Җырусыз юлыңны каршыла. 
Ул килә, ул көлә шаркылдап,
Тышаудай урала читегең тирәли. 
Син бүген исереп сулыйсың җыр исен 
«Музей» дип аталган төрбәнең. 
Син бүген күкрәгең каерып ачасың
Дөньяның үткәндә калганын,
Сыздырып-сыдырып 
        сызлата җырларың,
Бәгырең итенә кадалып.
Тирмә тын, киштәгә киртәләп 
Куелган хәтерең шикелле. 
Син тынсыз дөньяны 
        аңышмый каңгырап
Торасың чынлыктан исереп. 
Чынлыкта чың да юк.
Чаң кагып, 
Чәчрәннәп шартларлык тынлык бу.
Киштәгә киртләнгән моңнарың – 
Җырусыз юлыңа йолык бу. 
Җырларсыз һәм җансыз,
Җырларсыз һәм ятим,
Җырларсыз һәм салкын далада
Төн ката учаклар сүнә дә
Атышлы уйныйлар балалар. 
Балбаллар күбәя, тауларың чүгә һәм
Ваклана, ваклана йөрәкләр. 
Өрәктәй каңгырап төшеңдә төн саен 
Шөлдерләр чыңлавы йөдәтә... 
Әй дала илчесе, язмышың кичерсен,
Илереп сулыйсың җыр исен.
Буылган моңыңны кочаклап аварсың, 
Төрбәңә ак тынлык бөркелсен…

 

Фото: https://ru.freepik.com/Изображение от freepik

«Мәйдан» № 12, 2023 ел

Комментарийлар