Логотип «Мәйдан» журналы

«Минем җаным шигырь белән сулый...»

Әлфия Ситдыйкова шигыре.

Минем җаным
                    шигырь белән сулый,
Шигырь белән назга туена.
Килеп кердем ап-ак шигырь белән
Ак чәчәкле яшьлек туена.
Минем сулыш –
шигырь сулышы ул,
Сулыш алам халкым өчен дә.
Гомер юлым – һәрбер язган юлда,
Яшәү көчем – шигырь көчендә.
Минем җаным шигырь белән сулый
Яшәешем минем шигырьдә.
Язхмыш язган бәхетемне таптым
Шигырь белән үргән гомердә.

 

Әлфия СИТДЫЙКОВА

Фото: 

Комментарийлар