Логотип «Мәйдан» журналы

Кош юлы

Көн кагынып куйды.ИңнәреннәнАп-ак карлар очты, карлар очты.Тыпырчынып куйды вакыт җилеҺәм кыбырсып куйды канат очы.Офык арьягында таң тибенә,Иңсәләргә иңә көн сулышы.Вакыт җилен җилпеп үтсен икәнКауры...

Көн кагынып куйды.
Иңнәреннән
Ап-ак карлар очты, карлар очты.
Тыпырчынып куйды вакыт җиле
Һәм кыбырсып куйды канат очы.
Офык арьягында таң тибенә,
Иңсәләргә иңә көн сулышы.
Вакыт җилен җилпеп үтсен икән
Каурый-канатлары очар кошның!..
Үтсен лә ул киләчәккә таба,
Тапсын ла ул анда кунар урын.
Иңнәрендә – иртәгәсе көннәр,
Карашында – үткәннәрдән корым.
Вакыт җиле җилпи.
Гомер җитми.
Киткәннәргә һәр мизгеле тансык,
Көткәннәргә һәр мизгеле артык.
Бара кошлар
Дөнья йөген тартып.
Канат йөзләреннән вакыт ага,
Һәм туфракка тама тир ачысы,
Сукмакларны сискәндереп куя
Көмеш моңнар тулы һәр тамчысы.
Очар кошлар юлы күктәме соң?
Очар кошлар юлы биектәме?
Кош икәнен беркөн онытыр ул,
Тел очыннан китәр ирек тәме.
Үткәннәре – тансык, көткән – артык…
Борылыр да эзләренә карап,
Зыңлап куяр җирдә һәр дүрт тараф,
Сызлап куяр иңнәрендә канат.
Юллар такыр. Юллар себерелгән –
Канат кара юллар сөременнән.
Күкләр ерак, күкләр чиксез биек –
Күнегелгән инде, күнегелгән...
Мәгәр зыңлап тора дөнья моңы,
Изрәп ята юллар – өмет тулы.
Кошлар юлы – фәкать күк иркендә.
Иңнәремдә
Көн кагынып куйды.


Лилия ГЫЙБАДУЛЛИНА


Фото: https://ru.freepik.com/Изображение от Freepik 

Комментарийлар