Логотип «Мәйдан» журналы

Кояш баеса да, якты кич...

Минзифа Әхмәтшина шигыре.

И Ходайның, димен, рәхмәте киң,

Ямьләндереп моңсу көзләрне,

Комач кызыл итеп миләшләрне,

Сөендерә безнең күзләрне.

Кура җиләк, җир җиләге күптән

Ашалды да бетте онтылып.

Кызарып ла килгән миләшләргә

Карап барам менә ымсынып...

Ник ымсынмыйм? Үземнең дә минем

Комач миләш кебек чагым ич!

Таңнар атып кояш баеса да,

Күңел түрләрендә якты кич.

Кызыл бантлар таккан арчи кыздай,

Көзләр килә мулдан, туй уйнап.

Кызарып ла пешкән миләшләргә

Карап барам менә уй уйлап.

Шул миләшләр алды бар уемны,

Кызыл комач көзләр бүләге...

Язмышларга урап киләп сардым –

Өзелепләр куйды йөрәгем...

Уйлыйдыр ул: «Өзелеп төшәрмен бер,

Кайсы җиргә менә төшәрмен?

Җылы учка җыеп кабырлармы,

Салкын җир булырмы түшәгем?..»

 

Фото: https://ru.freepik.com

Комментарийлар