Логотип «Мәйдан» журналы

Китмә, сандугач

Сандугач, сандугач.Китмә, китмә, сандугач!Канатларын талдырып,Туган җирне калдырыпБездә туып үстең син.Чык суларын эчтең син.Сандугач, сандугач!..Син китәсен, мин калам,Дусларыма җырлар өченҖырыңны от...

Сандугач, сандугач.
Китмә, китмә, сандугач!
Канатларын талдырып,
Туган җирне калдырып
Бездә туып үстең син.
Чык суларын эчтең син.


Сандугач, сандугач!..
Син китәсен, мин калам,
Дусларыма җырлар өчен
Җырыңны отып алам


Сандугач, сандугач.
Китмә, китмә, сандугач!..
Курыкма син кышлардан.
Кал син башка кошлардан.
Саклармын салкын җилдән.
Китмә син туган илдән.


Сандугач, сандугач!..
Син китәсең, мин калам
Дусларыма җырлар өчен
Җырыңны отып алам!


 

Гөлшат ЗӘЙНӘШЕВА


Фото: https://ru.freepik.com 

Комментарийлар