Логотип «Мәйдан» журналы

«Каян килә шигырь?!»...

«Каян килә шигырь?!» —Диеп сорыйТаныш-белеш, дуслар, туганнар.Әйтә алмыйм, чөнкиҮзем белмим... —Шигырь яза кебек уйчаннар.«Шигырь язам!» — диепУтырган юк —Ташып чыга баскан килеш тә.Әллә миннән чыга,Ә...

«Каян килә шигырь?!» —
Диеп сорый
Таныш-белеш, дуслар, туганнар.
Әйтә алмыйм, чөнки
Үзем белмим... —
Шигырь яза кебек уйчаннар.
«Шигырь язам!» — диеп
Утырган юк —
Ташып чыга баскан килеш тә.
Әллә миннән чыга,
Әллә җаным
Күктән иңгән моңнар ишетә?
Берәү ишетмәгән
Ул тын моңны
Нинди көчләр миңа иңдерә?!
Дулкын озынлыгы
Аның, бәлки,
Минем күңелемә тиң килә?
Таштай каткан җанга
Һичнинди моң
Тәэсир итә алмый, күрәсең...
Минем күңел йомшак,
Син, Табигать,
Толым-толым шигырь үрәсең...


Рифат ҖАМАЛ


Фото: https://ru.freepik.com/Изображение от Freepik 

Комментарийлар