Логотип «Мәйдан» журналы

«Ялантәпи басып җиргә...»

Әлфия Ситдыйкова шигыре.

Ялантәпи басып җиргә,
Сикереп төшкәч бишектән, 
Күңелендә моң йөрткәннәр,
«Кайтырмын!» – диеп киткәннәр
Ишеткән ич, ишеткән. 

Чабулардан тартып җилләр
Уяткандыр җаннарын.
Карамый чор давылына,
Кайта ирләр авылына,
Сагынып туган якларын.

Туган йортка йөгереп керә
Иң алдан ярсу күңел.
Акыл-маяк күрсәтә юл, 
Авыл яшәргә тиеш ул,
Бетәргә тиеш түгел.

Кендек каны тамган җир ул – 
Дөньялыкның ишеге.
Яшел уҗым диңгезе.
Әхлак, әдәпнең нигезе, 
Рухи кыйммәт бишеге.

Киләчәк авыл язмышын
Алыйк ныклы кулларга.
Яшәсен гөрләп авыллар,
Бездән соң калсын оныклар
Тудырган кыз-улларга.

Киткәннәр кичермәс, ялгыш
Авыл җанын югалтсак.
Җир шары төренер моңга,
Авылсыз булалмый дөнья,
Авылсыз ил – ул аксак.

Авылын зурлаган ирләр
Иленә була терәк.
Кайда гына яшәсәк тә,
Яшен булып яшьнәсәк тә,
Авыл дип тибә йөрәк.

Йөрәк тавышын тыңлыйк та
Кайтыйк туган авылга,
Килер чорларга карасак,
Туплану җиңәр гарасат,
Өермә, давылны да!

 

Фото: https://ru.freepik.com

«Мәйдан» № 8, 2024 ел

Комментарийлар