Логотип «Мәйдан» журналы

Һәйкәлләр

Бакчада бронза ТукайныңАлдына яфраклар коела.Ишеттем, сорады бер бала:Һәйкәлләр кемнәргә куела? Чыннан да, кемнәргә?СирәкләрТерелә металлда, йә ташта.Кемнәрне сайлый соң кешелекҮзенә мәңгелек юлд...

Бакчада бронза Тукайның
Алдына яфраклар коела.
Ишеттем, сорады бер бала:
Һәйкәлләр кемнәргә куела?
 
Чыннан да, кемнәргә?
Сирәкләр
Терелә металлда, йә ташта.
Кемнәрне сайлый соң кешелек
Үзенә мәңгелек юлдашка?..
 
Һәйкәлләр тез чүкми беркайчан,
Һәйкәлләр баш ими көчлегә.
Әйтегез, шундый ук түгелме
Һәйкәлгә әйләнгән кеше дә?
 
Нәкъ шундый: мөмкиндер егарга,
Бөгәргә уйлама син аны.
Иң кара төннәрне кичте ул,
Һәйкәл күк, җуймыйча кыйбланы.
 
Тарихи постында язмыштан
Һәм ачы җилләрдән качмыйча,
Күзәтте гел халык файдасын,
Һәйкәл күк керфек тә какмыйча.
 
Һич төшмәс авыр йөк таныштыр
Һәйкәлләр һәм бары колларга.
Ул аны илтергә омтылды,
Һәйкәл күк, иң ерак елларга.
 
Кем уза тормыштан һәйкәлчә,
Һәйкәлләр куела шуларга.
 

Рәфикъ ЮНЫС


Фото: Гөлнар Караева


«Мәйдан» № 3, 2023 ел 

Комментарийлар