Логотип «Мәйдан» журналы

Гомерне яңадан башласам

Туганда барыбыз, Яшәргә туганбыз –

Туганда барыбыз,
Яшәргә туганбыз –
Бәхетле яшәргә дөньяда.
Бәхетле саныйбыз
Җылылык тойганда,
Җан сөйгән гаиләң булганда.

Кошларны очырдык,
Якты юл теләдек –
Ак булсын сайлаган юллары.
Чакырып торалар
Кошларың кайтуын
Көйләгән бишегең моңнары.

Гаиләм күгендә
Син якты кояшым;
Күңелдә язлар – җыр җырласам.
Алыштырмас идем
Бугенге тормышны,
Гомерне яңадан башласам.



Марс ХАФИЗОВ

Комментарийлар